МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | sch1495@rambler.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 19 учащихся | 19 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 ( 158 ) 159 160 >>
-
Саф һава-тәнгә дәва! 12.09.2014

Балаларга физик тәрбия бирү һәм аларның хәрәкәт активлыгын үстерү өстендә мәктәптә күп эшләр башкарыла: иртәнге гимнастика, шөгыль барышында физкультминутка, спортзалда һәм спорт мәйданчыгында физкультура занятиеләре оештыру, саф һавада хәрәкәтле уеннар, төрле спорт бәйрәмнәре уздыру.
Ә менә шулардан иң - иңе- иртәнге гимнастиканың сәламәтлек өчен файдасы бик зур икәнен барыбыз да беләбез. . Француз язучысы Альфред Мюссе бу хакта болай дигән:” Физик күнегүләр бик күп даруларны алыштырырга мөмкин, әмма дөньядагы бер генә дару да физик күнегүләрне алыштыра алмый”. Сәламәт булыйк, дуслар!
-
Эш сөйгән үкенмәс 11.09.2014

Мәктәп яны тәҗрибә участогында эш кайнаган чак. Без дә бу эштән читтә калмаска тырышабыз. Мул итеп үстергән уңышны җыеп алыр вакыт җитте. Тирләп эшләгәч, ашавы да тәмле була. Хезмәткә мәхәббәт бары тик хезмәттә генә барлыкка килә. Педагог В.А.Сухомлинский фикеренчә, бары тик хезмәт кенә кешене иҗади, акыллы, мәдәниятле һәм белемле итә алачак. Тырыш кешеләр булыйк!
-
Йодрык кадәрле, йомры бәрәңге... 10.09.2014

Табигать шартлары матур булган арада - әбиләр чуагы җитте - мәктәп бакчасында бүген бәрәңге алдык. Уңышны җыюда булышкан, безгә тракторы белән эшне җиңеләйткән, балалары "Ромашка" бакчасында тәрбияләнүче Рәшит Гилазовка зур рәхмәтебезне белдерәбез!
-
Яңа юлларда имин йөрик! 08.09.2014

Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының В-К-1807/07 хаты нигезендә мәктәптә юл куркынычсызлыгы айлыгы уза. Безнең өчен балалар иминлеге бигрәк тә актуаль, чөнки авылыбызда яңа асфальт юл салынды. Менә бүген 1-6 сыйныф укучылары өчен аларда юлда имин йөрү күнекмәләре булдыру максатыннан гамәли дәрес оештырылды. Аны Кайбыч районы юл- патруль службасы хезмәткәрләре Тимуршин Р.Ф., Ахметов И. үткәрде. Барыбыз да исән-имин йөрик, юллар хәвеф- хәтәрсез булсын!
-
Карак берне, ут меңне алыр 06.09.2014

Мәктәбебездә янгыннан саклануга, аны булдырмауга һәрдаим зур әһәмият бирелә. Бүген дә гомуми мәктәп буенча өйрәнү максатыннан эвакуация үткәрелде. Балалар бакчасына йөрүчеләр дә читтә калмады, тиешле вакыт аралыгында барлык укучылар һәм хезмәткәрләр махсус билгеләнгән урын - яшел бакчада җыелды.
-
Финанс яктан белемле без! 05.09.2014

Бүген 7-9 сыйныфларда Россия Федерациясе Финанс министрлыгының "2014 елның 5-6 сентябрендә белем йортларында финанс яктан белемлелек Көне үткәрү турында"гы ( 30.04.14 №1- Г/0414) хаты нигезендә финанс дәресләре узды. Пенсия фондының пенсия билгеләү бүлеге җитәкчесе Сөнгатуллина Гүзәлия Хәбир кызы укучыларга кирәкле мәгълүмат җиткерү белән беррәттән аларны кызыксындырган сорауларга да җавап бирде.
-
Имин тормыш булсын дисәң 04.09.2014

Мәктәптә куркынычсызлык айлыгы дәвам итә. Айлык кысаларында план буенча сыйныфларда тәрбия сәгатьләре уза, түгәрәк өстәл артында фикер алышулар үтә. Бүген 1, 3 сыйныфларда Тимуршин Фирдүс Рәшит улы балалар белән җанлы әңгәмә барышында аларга файдалы киңәшләрен бирде һәм "Юлда йору кагыйдэлэре" дэфтэр-китапчыклар да бүләк итте.
-
Беслан кабатланмасын! 03.09.2014

Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының 26.06.14 елның НТ-694/08 номерлы хаты нигезендә мәктәптә терроризм корбаннарын искә алу көне үткәрелде. Беслан шәһәрендә 10 ел элек булган вакыйгаларга багышланган тематик дәрес барышында укучылар терроризмга каршы фикерләрен белдерделәр.
-
Дулкынландыргыч мизгелләр 03.09.2014

Бүген мәктәбебездә Кайбыч Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе җитәкчесе Юрий Михайлов булып китте. Ул балаларны ГТО нормалары белән таныштырып, физик әзерлекнең мөһимлегенә басым ясады. Бер уңайдан, 2-сыйныф укучысы Әмир Шаһивалиевка беренче разрядлы яшүсмер билгесен тапшырды. Әмир, киләчәктә дә уңышлар сиңа!
-
Куркынычсызлык дәресләре 02.09.2014

Мәктәптә Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хаты нигезендә куркынычсызлык дәресләре үткәрелде. Мәктәп буенча гомуми эвакуация сигналыннан соң, юл- патруль службасы өлкән инспекторы Тимуршин Фирдус Рәшит улы укучы балаларга юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшереп, юлларда уяу - сак булырга чакырды.












