МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | sch1495@rambler.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 19 учащихся | 19 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 151 ( 152 ) 153 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
Гадел яшәргә өйрәник! 03.12.2014

8 – 9 нчы сыйныф укучылары бүген “Нәрсә ул РИШВӘТ? Аны ничек булдырмаска? Ничек “ЮК!” ди әйтергә?” дигән сорауга җавап эзләделәр. Төрле ситуацияләрне чишү өчен “баш ваттылар”. Ләкин бу сорауларга төгәл генә җавап табу күпкә читенрәк. Фикер алышулар аларны түбәндәге нәтиҗәгә китерде:
Без, укучылар, һәркайсыбыз – дәүләтебезнең бер гражданы һәм илебезнең киләчәге безнең кулларда. Бүген үк без икътисади, сәяси, хокукый чынбарлык турында гомуми күзаллау булдырырга, алга таба да алган белемнәргә таяна белергә, дәүләтебезнең законны саклап яшәвен тәэмин итәргә тиеш. Киләчәктә илнең дөньяда нинди урын алачагы, нинди юлдан барачагы безгә дә бәйле булачак. Җәмгыять төзелеше ничек дип кенә аталмасын, гомумкешелек сыйфатлары: намус, җаваплылык, гаделлек мәңгелек булып кала. Бу сыйфатларга капма-каршы булган, гражданлык җәмгыяте үсешен тоткарлаучы ришвәткә каршы көрәш тә дәвам итә.
Ришвәтне җиңәргә мөмкин. Һич булмаса, аны кешеләр тормышына тәэсир итмәслек дәрәҗәдәге чиккә төшерергә була. Аның юлы – законнарны үтәп. Безнең яраткан илебез ирекле, тәртипле һәм җаваплы кешеләр кулында булырга тиеш. Шулай буласына без ышанабыз.
-
Физика - барлык фәннәрнең таянычы һәм нигезе! 02.12.2014

Физика, информатика атналыгы кысаларында укучылар төрле сынаулар үтәләр. Бүген атналык планы нигезендә 9 нчы сыйныф укучысы Гибадуллин Алмаз бөек физиклар белән таныштырды. Аларның кайсы өлкәдә нинди уңышларга ирешүләрен аңлатты.
-
Файдалы экскурсия 01.12.2014

Башлангыч сыйныф укучылары, авыл хуҗалыгына караган һөнәрләр белән якыннан танышу максатында, яңача җиһазландырылган фермага экскурсия ясадылар. Элеккедән күпкә яңартылган биналар, заманча эш технологияләре аларда зур кызыксыну уятты. Гөлфизә апалары укучы балаларны сыер саву җайланмалары белән таныштырды, бозаулар карау осталыгына төшендерде. "Авыл хуҗалыгы тармагында югары нәтиҗәләргә ирешү өчен безгә белгечләр күп кирәк. Балаларыбыз авылның киләчәген истә тотып, дөрес юнәлеш сайларга тиеш",- диде ул. Мәктәптә профориентация буенча максатчан эш алып барыла. Безнең алда укучыларда кече яшьтән үк туган авылга, туган якка мәхәббәт, ватанпәрвәрлек хисе, хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияләү бурычы тора. Менә шул чакта без үзебезнең балалар белән горурлана алачакбыз.
-
Уку- инә белән кое казу 29.11.2014

Менә алар- Гомумроссия фән олимпиадаларының мәктәп туры җиңүчеләре!
-
Иң изге кешең - әни... 29.11.2014

Чыннан да, җир йөзендә анадан да кадерлерәк, анадан да якынрак кеше юк бит ул!
Без барыбыз да әниләргә рәхмәтле, чөнки безне дөньяга тудырган, күзләребезне ачтырган кеше ул.
Синең тәүге тапкыр “әни” сүзен әйтүеңә дә, беренче кат йөреп китүеңә дә, әниең барысыннан да күбрәк куана. Үсә төшкәч тә, синең өчен ут йотып, бәла-каза килсә, төннәрен йокламыйча, кайгыручы да, шатлык килгәндә, синең белән бергә шатланучы да – әни!
Әни! Әнием! Әнкәй! Күпме наз, ярату бу сүзләрдә. Ул безнең дөньядагы иң кадерле кешебез! -
Ана- бөек исем! 27.11.2014

Аналарга дан җырлыйк без,
Аналарны гел зурлыйк без.
Беркайчан да ялгызлыкта,
Ятимлектә калдырмыйк без,
Сөекле Аналарны!
-
Снова о ГТО 26.11.2014

Сегодня обучающиеся 7-9 классов сдавали нормы ГТО по подниманию туловища. Среди них трое выполнили норматив на серебряный значок, четверо - на бронзовый. Молодцы!
-
Мониторинг дня 25.11.2014

Сегодня с целью мониторинга профилактики правонарушений среди учащихся школы проводилось анкетирование классных руководителей, родителей, заместителя директора по воспитательной работе и тестирование учащихся 5-9 классов.
-
Афәрин, Лиана! 22.11.2014

9 сыйныфта укучы Лиана Сибгатовага Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 20 еллыгына багышланган Парламент дәресе кысаларында үткәрелгән “Безнең йортыбыз Татарстан” информацион видеороликлар конкурсының район этабында уңыш елмайды. Математика укытучысы Җиһаншина Гөлнара Мансур кызы белән бергәләп башкарылган эше районда 1- урынга лаек булып, республика этабына җибәрелде. Котлыйбыз! Алда да җиңүләр юлдаш булсын!
-
Алар- җиңүчеләр! 22.11.2014

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 20 еллыгына багышланган Парламент дәресе кысаларында үткәрелгән “Минем йортым- минем республикам” рәсем конкурсының район этабында укучыларыбыз актив катнашты. Алар арасында Милана Гермашина (1 сыйныф) 3-урын яулады, Алия Зайнуллина (2 сыйныф), Таһир Хисамиев (3 сыйныф) диплом белән бүләкләнде. Молодцы!!!!












