МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | sch1495@rambler.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 19 учащихся | 19 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 ( 156 ) 157 158 159 160 >>
-
Хәлең ничек, укытучы апа? 13.10.2014

Мәктәбебез тимурчылары авылда ялгыз яшәүче әби-бабайларга һәрдаим ярдәм итеп торалар.
Буген 5-6 сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Алсу Зөлфикар кызы белән авылыбызның иң өлкән кешесе, ветеран - укытучы Хәмидуллина Найлә апа янында булдылар.Алар хуҗалыкта булышканнан соң, аның белән туган мәктәбебез тарихына экскурс ясадылар. Найлә апа- аяклы тарих , 96 яшендә булуына карамастан, узган гомерендә булган һәрбер мизгелне хәтерендә яңартып, Мөрәле мәктәбе, анда эшләгән мөгаллимнәр турында бик күп кызыклы мәгълүмат бирде. Исән-сау бул, озак яшә, Найлә апа!
-
Соңгы штрихлар 12.10.2014

Табигатьтә көзге матурлык өстенлек итә. Җир-анабыз кышкы йокыга әзерләнә. Бакчаларда соңгы штрихлар ясала. кайда куаклар киселә, кайда коелган яфраклар җыела, чәчәк түтәлләре тәртипкә салына.
Безнең мәктәп яны тәҗрибә кишәрлегендә дә бу көздә күп эш башкарылды. Барлык участокка черемә кертелеп, җир ашланды, сукалау да тиешле срокларда үтәлде.
Бу эшләрдә безгә актив ярдәм иткән Фирдәүс Баһавиев, Рафик Тимергалиевларга бик зур рәхмәтләребезне белдерәбез!
-
Сәламәт яшәргә ГТО өйрәтәчәк 11.10.2014

Мәктәп укучылары һәм студентлар хәзер үз белем дәрәҗәсен генә түгел, хезмәткә һәм оборонага әзерлеген дә күрсәтергә тиеш. Совет чорында гамәлдә булган ГТО (Готов к Труду и Обороне) нормаларын тапшыру быелдан кире кайтарылды. ГТО нормалары мәктәп укучылары һәм студентларга гына кагылмый. Аларны 6 яшьтән алып 60 яшькә кадәрге бар кеше тапшыра ала. Мәктәпләрдә сентябрь аенда әзерлек этабы башланды. Инде хәзер барыбыз да нормативлар тапшыру белән мәшгуль. Кайсы баланың гына кыю, җитез, көчле булып үсәсе килми икән? Бу хыялларны тормышка ашырырга илебездә кертелгән “ГТО” комплексы ярдәм итәргә тиеш. Без моңа ышанабыз.
-
Сак булыгыз, грипп! 09.10.2014

Халыкны каты чирләүдән гриппка каршы вакцина гына коткарып калырга мөмкин, ди Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белгечләре. Прививка ясату грипп белән авыру ихтималын уртача ике тапкыр киметә. Аны йоктырган хәлдә дә авыру җиңелрәк үтә. Вакцинаның гамәлдәге грипп вирусы белән тәңгәл килүе мөһим. Вакцина грипптан 70-92 процент чамасы саклый. Вакцинацияне ноябрь азагына кадәр ясатып өлгерергә кирәк. Шуңа күрә алдан ук чарасын күрегез, - ди авылыбызның фельдшеры Фәридә апа. Үзенең алтын киңәшләре белән бездә еш була ул. Шуңа да һәр ата-ана күңелен, бала күңелен яуларга сәләтле. Гриппка каршы прививка ясатуның мөһим икәнлеген ул бүген балаларга төшендерде. Организмның иммунитетын ныгыту өчен күбрәк җиләк-җимеш һәм яшелчә ашарга киңәш итте. Барыбызны да гриппка каршы прививка ясатырга өндәде.
-
Укытучыма әйтер сүзем бар 07.10.2014

Укытучы сүзен һич икеләнми,
Ана исеме белән тиңлим мин...
Укытучы! Һәркем бу сүзне тирән ихтирамын белдереп әйтә. Һәр кеше үзен укырга һәм язарга өйрәткән газиз укытучысына мең рәхмәтле. Бүген мәктәбебез укучылары, укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Әзерлек эшләре бик күптән барганлыгы сизелә. Мәктәп заллары матур итеп бизәлгән, иртән үк матур көйләр яңгырый. Иң күңеллесе, сине иртән мәктәп бусагасында укучылар чәчәк бәйләмнәре белән каршы ала, үзләренең изге теләкләрен җиткерә. Тәнәфесләрдә мәктәпне күптән тәмамлаган укучылар хаты укыла, димәк радиотапшыру бара. Укучылар үз көчләре белән әзерләгән бәйрәм башлана. Мәктәпкә ветеран укытучылар агыла. Нинди гүзәл бәйрәм! Безне күңелле ял иттергәнегез өчен зур рәхмәт сезгә, укучылар!
-
Нәтиҗәле һәм файдалы ял 06.10.2014

6 октябрь көнне Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе коллективы К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында Рәмзия Габделхакованың «Өзелгән яфраклар» спектакле премьерасын карап кайтты.
Тормыш беркайчан да гади генә түгел… бигрәк тә сиңа ундүрт яшь тулганда. Бу тарих - тормыш авырлыкларына бирешмәгән Фәридә исемле кыз турында. Катлаулы балачак хакындагы әлеге спектакль, күз алдында өмет хикәясенә әверелә.
Зал шыгрым тулы. Ремонттан соң театр бинасы танымаслык булып үзгәргән. Мондагы матурлыкка таң калдык.
Укытучыларга әйтәсе килгән сүзебез шул: укучыларыгызны театрга алып барыгыз, үкенмәссез. Шулай итеп эшләсәк кенә без татар театрына, аның тарихына мәхәббәт, хөрмәт тәрбияли алабыз. Бөек шагыйребез Г.Тукай “Театр яктылыкка, нурга илтә” дип юкка гына язмагандыр.
Профсоюз комитеты рәисе Садриева Алсу Зөлфикаровнага безгә шундый матур һәм файдалы ял оештырганы өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез!
-
Зыялы һәм затлы кеше сез... 03.10.2014

"Укытучы, синең исемең алдында түбәнчелек белән баш иям…" Н.А.Некрасовның бу сүзләрен һәркайсыбыз мәктәп елларыннан ук хәтерли. Кеше тормышында укытучының роле һәм урыны бәяләп бетергесез.
Укытучы профессиясе – безнең илдә иң хөрмәтле һәм мактаулы хезмәтләрнең берсе. Укытучыга меңнәрчә шигырьләр, җырлар, китаплар багышланган. А.Фадеев «Яшь гвардия» романы геройларының берсе Матвей Шульга сүзләре белән укытучы эшчәнлегенә мондый бәя бирә: «Укытучы! Сүзе дә нинди бит!.. Укытучы! Әйтергә генә җиңел! Бездә, һәр бала мәктәптә укыган илдә, укытучы – беренче кеше ул. Балаларыбызның, халкыбызның киләчәге – укытучы кулында, аның алтын йөрәгендә”.
Хөрмәтле укытучылар! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән тәбриклибез. Сезгә саулык-сәламәтлек, гаиләләрегезгә тынычлык, иминлек телибез. Сабыр канатларыбыз сынмасын, мәктәпләребездә шат балалар тавышы тынмасын. Бәйрәм белән сезне!
-
Бездә доктор Айболит! 02.10.2014

Сәламәтлек – кеше өчен иң мөһим, иң кирәкле нәрсә. Аңа игътибарлы булып, даими төстә медицина күзәтүе үтү зарур. Безнең мәктәп укучылары Кайбыч район үзәк сырхауханәсенең балалар табиблары тарафаннан медицина күзәтүе үтте. Укучыларның буен, авырлыгын үлчәделәр, эчке органнар эшчәнлеген тикшерделәр, үпкә, йөрәкне тыңладылр, сәламәтлек төркемен, физик һәм нерв-психик үсешен, физкультура төркемен билгеләделәр. Укучыларыбыз сәламәт, куркыныч авырулар ачыкланмады. Сәламәт булыйк, дуслар!
-
Тормышыбыз бизәге сез... 01.10.2014

Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара. Без дә бүген мәктәптә авыл җирлеге хезмәткәрләре, укучылар һәм укытучылар коллективы белән берлектә “Өлкәннәр көне”н билгеләп үттек.
Өлкәннәр!.. Олы кешеләр!.. Күпме мәгънә табып була бу сүзләрдән. Элек-электән үк олы кешеләр тормышның, яшәешнең нигезен тәшкил иткәннәр: намуслы балалар үстерү, аларның бәхете өчен көрәшү, туган илне дошманнардан азат итү, киләчәгебез якты һәм тыныч булсын өчен, табыннарыбыз мул, көннәребез уң булсын өчен башкарган барлык эшләр дә алар кулы аша үткән.
Хөрмәтле өлкәннәребез! Сезне бәйрәмегез уңаеннан кайнар котлыйбыз. Сезгә саулык, сәламәтлек, шатлык-куанычлар, олыгайган көнегездә тыныч тормыш телибез.
-
Ярминкәләр - көз бизәге 28.09.2014

Ярминкә генә түгел, чын мәгънәсендә бәйрәм иде бүгенге көн! Мәктәп, балалар бакчалары коллективларының берсеннән-берсе матур итеп, зәвык белән ясалган күргәзмәләре күз явын алырлык. Сату гөрләп бара, халыкның кайнашуы исә сабан туеннан ким түгел. Көне дә соң, заказ белән бирелгән диярсең - күктә кояш елмая, җилнең әсәре дә юк. Рәхәтләнеп ял ит, үзеңә кирәкле товарны сатып ал гына!
Безнең Мөрәле мәктәбе дә "Көз нигъмәтләре" конкурсына матур итеп әзерләнгән иде. Мул уңыштан район халкына да өлеш чыкты, яшелчәләре, чәй- ризыклары, табигать хәзинәсе булган гөлҗимеше, мәтрүшкәсе дә тиз арада сатылып бетте. Барыгызга да зур рәхмәт!












