МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | sch1495@rambler.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 19 учащихся | 19 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 151 152 153 ( 154 ) 155 156 157 158 159 160 >>
-
Мәктәптә кече ДЙА 07.11.2014

Бүген, укучыларның алган белемнәрен системага салу максатыннан, математика фәненнән кече ДЙА үткәрелде. Мәктәптә бланкларны дөрес тутыру буенча, матур, аңлаешлы язу өстендә, төрле тест формалары белән эшләү буенча эш алып барыла. Бигрәк тә геометрик мәсьәләләрне чишү, үзлекләрне исбатлауга аерым басым ясала. Уңышлар юлдаш булсын сезгә, укучылар!
-
Основному закону Татарстана- 22 года 06.11.2014

Вот уже 22 года наша республика живет в условиях, когда Конституция обеспечивает слаженную работу всей системы органов государственной власти и местного самоуправления. Законы надо уважать и знать. Только при этом условии Конституция будет действенным и востребованным правовым документом.
С праздником! С Днем Конституции Республики Татарстан!
-
Профсоюз- наша опора! 05.11.2014

Сегодня на базе Центра внешкольной работы состоялась профсоюзная конференция работников образования Кайбицкого муниципального района.
На конференции из нашей школы в составе делегации участвовали Садриева А.З., председатель ПК первичной профсоюзной организации и директор Мингазова Л.Т.
Садриева А.З. выступила с докладом, где отметила, что профсоюз - надежный защитник интересов работников образования.
-
В единстве- сила! 04.11.2014

Сегодня по всей стране отмечают День народного единства.
Пока мы едины, мы непобедимы!
-
Көзге каникуллар! 01.11.2014

Иртәгедән көзге ял көннәре башлана. Каникуллар бер атна дәвам итәчәкләр.
-
Кеше тормышында гражданнар оборонасы 01.11.2014

«Гражданнар оборонасы” айлыгы кысаларында, 5-9 класс укучыларына “ Кеше тормышында гражданнар оборонасы” дигән темага класс сәгатьләре үткәрелде. Класс сәгате барышында укучыларга гражданнар оборонасының тарихы, аның нинди эшчәнлек алып баруы, әһәмияте һәм төрле тормыш вакыйгаларында үзеңне ничек тотарга кирәклеге аңлатылды һәм сөйләнде. Практик дәресләрдә укучылар противогаз кияргә өйрәнделәр. Огнетушитель белән эшләү алымнарын өйрәнделәр һәм практика үттеләр. Төп максат - гадәттән тыш хәл килеп чыкканда, кеше югалып калмаска тиеш.
-
Минем бәхетле көнем 31.10.2014

5 нче сыйныф укучылары «Яшьлек» балалар оешмасының варислар сафына кабул ителде. Алар варисларның кем булуы, лозунг, девиз, символ, законнары белән танышты.
Кадерле укучылар! Менә сез Татарстан Варислары Берлеге сафларына бастыгыз. Берлек таләпләрен үтәү, куелган максатка ирешү җиңел булмас. Моның өчен катлаулы сынаулар үтәргә, яңа үрләр яуларга кирәк. Монда сезгә “Варис күп белергә, көчле һәм җитез булырга омтыла” дигән кагыйдә ярдәмгә килер. Сезне варис булуыгыз белән тәбрик итәбез. Акыллы булыгыз, тырышып укыгыз, сәламәт булып үсегез, герой-пионерлар шикелле Ватанны яратыгыз.
-
Киңәшле эш таркалмас 30.10.2014

Дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү һәм аңа әзерлек эшләре белән таныштыру максатыннан 9 нчы сыйныфта ата – аналар җыелышы үткәрелде. Мәктәп җитәкчесе Мингазова Л.Т. дәүләт йомгаклау аттестациясе (ДЙА) үткәрү тәртибе, мәктәптә имтиханнарга әзерлек барышы турында аңлатты. ДЙА сен уңышлы тапшыру өчен шартлар тудыру - педагогик коллективның һәм ата-аналарның иң мөһим бурычларының берсе икәнлегенә басым ясады. Ә инде имтихандагы уңышның иң төп алыштыргысыз шарты булып укучының үзенең уңышка омтылышы тора. Уңыш - шушы өчпочмакның бердәм эшчәнлегенә бәйле. Укучы көндәлек режимны төгәл үтәгәндә әзерлек процессында авырлыклар белән очрашырга тиеш түгел. Дөрес туклану, ялны дөрес оештыру, саф һавада булу, белем туплау - иң кирәкле факторлар.
-
Интернеттан нәрсә яный? 29.10.2014

Хәзер һәркемнең йортында компьютер бар, Интернет тоташтырылган. Кагыйдә буларак, барыбыз да иң элек Яндекс, Mail, GoogIe һәм башка эзләнү системаларының баш битләренә керәбез. Үзенә кирәкле мәгълүмат эзләгәндә бала очраклы рәвештә куркыныч, начар эчтәлектәге биткә юлыгырга мөмкин. Интернет челтәренең нәрсә белән янаганын аңлап бетермәгән бала җинаятьчеләргә әти-әнисенең кредит карточкасы номерын, электрон кошелок паролен, тулы адресын һәм башка мәгълүматларны әйтеп салырга мөмкин. Укытучылар әнә шул мәсьәләләрне үз эченә алган тәрбия сәгатьләре үткәрделәр.
Ата-аналар игътибарына!
1. Интернеттан файдалану балага зыян салмасын өчен баланың компьютер каршында утыру вакытын чикләгез.
2. Балаларга Интернетта шәхси мәгълүматларны ачарга ярамаганлыгын аңлатыгыз.
3. Интернетның беренче чиратта мәгълүмат эзләүдә, укуда ярдәмче булуын төшендерегез.
Безнең балалар мондый янауларга бирешергә тиеш түгел. Бердәм булыйк, бергә булыйк!
1.
-
Батырларны кабат искә алыйк 28.10.2014

Укучыларның Бөек Җиңү һәм Ватан сугышы турында алган белемнәрен тирәнәйтү, туган төбәгебезнең сугыш һәм хезмәт батырлары, аларның батырлыклары турында мәгълүмат бирү; укучыларга Афганистан һәм Чечня сугышлары, илебез халкына алып килгән югалтулары турында төшендерү; гражданлык һәм патриотик хисләр, туган җиренә, халкына, милләтенә карата мәрхәмәтлелек, горурлык хисе тәрбияләү максатыннан сыйныфларда “Батырлык дәрес”ләре үткәрелде.
“Тәрбияле балалар әдәп илә тәрбияне олыларның сүзләреннән тыш аларның фигыльләреннән дә өйрәнерләр. Һәр хәлләрне дә вә әдәпле кешеләрдән гыйбрәт алып, алар рәвешле булырга тырышырлар”, - ди яза Р. Фәхреддин.












