МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | sch1495@rambler.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 19 учащихся | 19 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 ( 157 ) 158 159 160 >>
-
Хезмәт десанты дәвам итә 26.09.2014

Мәктәп коллективы Кайбыч урманчылыгына имән чикләвеге җыюны дәвам итә.
-
Рәхмәтебез чиксез... 24.09.2014

"АК БАРС Кайбыч" җәмгыятенең беренче филиалы директоры Рамил Шамил улы Каюмов башлангыч сыйныф укучыларына уку әсбаплары бүләк итте.
Сабырлыкның олы үрнәге Сез, изгелекнең гүзәл өлгесе,
Кешеләргә кылган яхшылыгыгыз- керсез күңелегезнең көзгесе.
-
Белемле меңне егар... 22.09.2014

Укучыларның иҗади һәм танып белү сәләтен активлаштыру, белем туплау белән кызыксынуны арттыру максатыннан мәктәпләрдә ТР Мәгариф һәм Фән Министрлыгының №5805/14, РФ Мәгариф һәм Фән Министрлыгының № 3767/13, район мәгариф бүлегенең 157 нче номерлы боерыгы нигезендә укучылар 21 фәнннән: математика, химия, физика, биология, информатика, география, астрономия, экология, татар теле, татар әдәбияты, икътисад, рус теле, рус әдәбияты, чит тел (инглиз, француз, немец), тормыш иминлеген саклау (ОБЖ), тарих, хезмәт (технология), физик культура, хокук, җәмгыять белеме, искусство буенча көч сынашачак. Бүген Гомумроссия һәм региональ фән олимпиадаларының мәктәп туры башланды. Укучылар биология фәне буенча үзләренең белем дәрәҗәләрен тикшереп карадылар инде. Уңышлар сезгә, укучылар! Сынатмагыз!
-
Хәрәкәттә - бәрәкәт! 21.09.2014

«Милләтләр кроссы» – Россия территориясендә үткәрелә торган спортның җәйге төрләре буенча иң масштаблы массакүләм спорт чарасы. Бу – зур, күпмилләтле илебездә яшәүчеләрнең берләшүе көне. Йөгерү - спорт белән дуслаша башлау, инертлыктан, утырып эшләүнең авыр нәтиҗәләреннән, тормыш ыгы-зыгысыннан котылу өчен менә дигән мөмкинлек. Барлык бүгенге спорт ярышында катнашучыларга уңышлар, финишка кадәр барып җитүләрен телибез.
-
Туган җиребезгә булышабыз 20.09.2014

Мәгариф бүлеге күрсәтмәсе нигезендә укучылар Кайбыч урман хуҗалыгына имән чикләвеге жыйдылар. Урманнарыбызда имәннәр шаулап үссен өчен балалар тырышып эшләделәр, һәрберсе 10-15 кг чикләвек жыйдылар. Шул ук вакытта питомник мастеры Айрат абый балаларның күп кенә сорауларына җавап бирде. Имән агачын ничек үстерергә кирәк икәнлеген дә аңлатты. "Булдырасыз, балалар, рәхмәт сезгә!"- диде ул.
-
Изгелек җирдә ятмас
19.09.2014
Авылыбызда "Мәктәбеңә булыш!" акциясе дәвам итә. Элекке укучыбыз, бүгенге көндә туган авылында яшәп гомер итүче Алмир Биктагиров, кайчан гына мөрәҗәгать итсәң дә, мәктәпкә һәрвакыт булышып тора. Менә бүген дә ул Казаннан мәктәп ашханәсе өчен өстәл- урындыклар алып кайтты. Юлларың уң булсын, исән-сау йөр, Алмир!
-
Сак йөрегез зур юлларда... 18.09.2014

Соңгы елларда республикабызда машиналар саны артканнан-арта бара. Юлларда йөрү машина йөртүчеләр өчен дә, җәяүлеләр өчен дә көннән-көн авырлаша. Балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да арта. Ә бу исә, үз чиратында, укучыларга юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтүнең мөһимлегенә басым ясый. “Юл йөрү куркынычсызлыгы” айлыгы кысаларында Мөрәле мәктәбендә укучылар белән юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү сәгатьләре, дәрес-викториналар, файдалы әңгәмәләр, уен - дәрес кебек чаралар узды. Без юлларда хәвеф – хәтәрләр булуын теләмибез.
-
Бер алдыңа, биш артыңа кара! 17.09.2014

Яңа уку елы башланып берничә көн үтүгә, мәктәптә “Юл йөрү куркынычсызлыгы” айлыгы башланды. Татар халкында борынгыдан ук килгән күркәм бер гадәт бар: бездә юлчыларга юлга чыкканда: "Хәерле юл!"-дип озатып калу һәм: "Исән-сау кайттыңмы”, -дип каршы алу гадәткә кергән. Әйе шул, без яши торган заманда хәерле юллардан исән-сау әйләнеп кайту бик куп зиһен һәм тапкырлык сорый торган эш. Менә шуңа күрә дә без кечкенәдән үк юлда исән-имин йөру кагьйдәләрен белергә тиешбез. Шул уңайдан башлангыч сыйныф укучылары һәрберсе, ЮХИДИ бүлеге биргән “Юл йөрү кагыйдәләре” дәфтәрен даими тутырып баралар. Алар юлда йөрү кагыйдәләрен, өйдән мәктәпкә кадәр “булган куркынычсыз юл” схемаларын төзиләр.
-
Җир - Анага хыянәт итмик! 16.09.2014

Бүген республиканың барлык мәгариф учреждениеләрендә “Чисталык дәресе” табигатьне саклау һәм экологик белем бирү республика акциясе узды. Акциянең максаты – үсеп килүче яшь буынның экологик белемнәрен арттыру, туган ягыбыз табигатенә сакчыл караш уяту, экологик үзаң тәрбияләү, республикада өзлексез экологик белем бирү системасын үстерү. Әлеге чара “Халыкара озон катлавын саклау” көне уңаеннан уза. Бүген мәктәбебездә әйләнә-тирә мохитне саклауга багышланган “Мәңге яшә, планета!” КВН - дәрес үткәрелде. Моннан тыш, башлангыч сыйныф укучылары үзләренең класс бүлмәләрен, урта звено мәктәп тирәләрен, су буйларын җыештыруда, чүп-чардан арындыруда катнашты. Чисталык- чистарткан урында түгел, ә чүпләмәгән урында булганын аңларга кирәк. Табигатьне яшәртик, һәрберебездә чисталык тәрбиялик!
-
Урманнарда йөрдек иркен сулап... 13.09.2014

Шимбә кән иртәсе бик матур иде. Без барыбыз да - укучылар, бакчага йөрүче балалар- ашкынып көзге урманга экскурсияга бардык. Саф һавада рәхәтләнеп уйнадык, балык тоттык, учакта пешкән бәрәңге ашадык. Бөтен мәктәпне берләштергән һәм көн буена җитәрлек күңел күтәренкелеге, уңай тәэсирләр биргән гаҗәеп манзара булды ул. “Гомернең иң төп хәзинәсе син яулап алган җирләр дә, сандыгыңдагы байлыклар да түгел... Гомернең иң төп хәзинәсе – сәламәтлек һәм аны саклап калу өчен бик күп белергә кирәк”, – дип, Әбүгалисина бик дөрес әйткән шул. Мәктәбебездә үткәрелгән Сәламәтлек көне безгә сәламәт яшәү турында бик күп яңалыклар һәм файдалы мәгълүмат бирде, ә спорт ярышлары тагын да ныграк берләштерде. Бердәм булыйк, дуслар!












