МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | sch1495@rambler.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 19 учащихся | 19 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 ( 146 ) 147 148 149 150 >>
-
Күңелле стартлар 17.02.2015

Спорт - кеше тормышындагы мөһим факторларның берсе. Мәктәптә бүген спорт сөюче башлангыч сыйныф укучылары, "Кояшкай" һәм "Йолдызлар" командаларына бүленеп, өлгерлек- җитезлектә көч сынашты. "Кояшкай" командасы, 13 балл туплап, көндәшләрен күпкә артка калдырды. Патриотик тәрбия айлыгы кысаларында үткәрелгән әлеге чарада укучылар бик теләп катнашты. Төрле ярышлардан торган уен тиз арада үтеп тә китте. Без укучыларыбызның сәламәт булуларын телибез.
-
Үткәннәргә күз салыйк 16.02.2015

Укучыларда патриотизм хисләрен камилләштерү, аларны Ватанны сакларга әзерләү максатыннан, февраль ае һәр елны патриотик тәрбия айлыгы буларак үткәрелә. Быел да бу айда мәктәбебездә төрле чаралар планлаштырылды. Сыйныфларда тәрбия сәгатьләре, диспутлар уздырыла. Чираттагы чараны башлангыч сыйныф укучылары үткәрде. Алар патриотик темага шигырьләр, җырлар башкардылар, Муса Җәлил әсәрләрен сәхнәләштерделәр. Безне үткәнгә алып кайтып, күңел кылларын кузгаттылар.
-
Көтеп алынган тантана 13.02.2015

Бүген район үзәгендә үткән "Салават күпере" спорт -сәламәтләндерү комплексын ачу тантанасына мәктәбебезнең алдынгы укучылары да барды. Спорт үзәген ачуда президентыбыз Р.Н. Миннехановның катнашуы бәйрәмгә ямь өстәде.
-
Исемнәре мәңгелек 12.02.2015

Яшь антифашистлар кемнәр алар? Кем ул герой- пионерлар? Бүгенге тормышта бармы герой дип аталырга лаек кешеләр? Шушы һәм башка сорауларга 5-6 сыйныф укучылары җитәкчеләре Алсу Зөлфикар кызы белән бергәләшеп җавап эзләделәр. Тәрбия сәгате сизелмичә дә узды.
-
Җиңү артыннан җиңү 11.02.2015

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Тормыш иминлеге фәнни үзәге, Татарстан Республикасы юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясе идарәсе “Беренче сыйныф укучысына мәктәпкә куркынычсыз килергә ярдәм ит” республика бәйге-акциясенә нәтиҗә ясады. 5 нче сыйныф укучысы Шәрәфиева Әдиләнең "Слоганнар" номинациясендә башкарган эше Республика күләмендә 1 дәрәҗәдәге дипломга лаек дип табылды. Җитәкчесе - тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Мөзаффарова Рушания Зөфәровнаның да әлеге уңышта өлеше зур. Бүген алар Казанда, бүләкләү тантанасында катнашып кайттылар.
-
Минем кичерешләрем 11.02.2015

Бүген Адилә Шарафиева өчен чын-чынлап онытылмаслык көн булды. Казан шәһәрендә узган республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы чыннан да бик матур оештырылган иде. Көннең беренче яртысында балалар ДАИ-ЮХИДИ музеенда булып, ГАИ тарихы, юл хезмәткәрләре турында үзләре өчен бик күп кызыклы информация алдылар. Аннан соң- дулкынландыргыч бүләк алу мизгелләре, бергәләшеп тарихи фотога төшү, тәмле төшке аш... Ә иң кызыгы- соңыннан!
Күпләрнең хыялында гына булган картада йөрү, руль артына утырып машина йөртү Адилә өчен чынбарлыкка әйләнде. "Форсаж" картинг үзәгендә укучылар рәхәтләнеп картада йөрделәр, мавыктыргыч раллида узыштылар. Теоретик белемнәрен гамәли сынадылар, үзләренең чын җиңүгә лаек икәнен расладылар!
-
Сәламәт яшәргә ГТО өйрәтә 10.02.2015

Бөтенроссия спорт сәламәтләндерү комплексы ГТО нормаларын тапшыру дәвам итә. Кышкы сезонга чаңгыда 1,2,3 һәм 5 километрга йөгерү каралган. Физик тәрбия укытучысы Фрат Гаделша улы укучыларга чаңгы таякларын дөрес тоту, шуу төрләрен куллану, дөрес сулыш алу, иптәшеңнең тормышына куркыныч тудырырлык гамәлләр кылырга ярамаганлыгы турында аңлатты. Югары нәтиҗәләргә ирешү өчен әзерлекле булырга өндәде.
-
Спорт - ул сәламәтлек 09.02.2015

Сәйфетдинов Илнур Татарстан командасы составында катнашып Россия Федерациясе Идел буе федераль округының Идел аръягы зонасында үткәрелгән тимераякта узышу ярышларында многоборьедә 12 урынны яулады. Котлыйбыз!
-
Чаңгы юллары - 2015 07.02.2015

Мәктәп коллективы, барлык укучылар, авыл җирлеге хезмәткәрләре, әти- әниләр- барысы да бергәләп "Россииянең чаңгы юллары-2015" ярышларында катнаштылар. Кайнар коймак белән хуш исле чәй эчеп алганнан соң, салкын саф һавада , күтәренке күңел белән рәхәтләнеп чаңгыда йөрдек, сәламәтлекне ныгыттык, тәнгә сихәт, күңелләргә көрлек алдык!
-
Тагын бер җиңү! 06.02.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап район күләмендә үткәрелгән "Җиңү елъязмасы төссезләнмәс" баннерлар конкурсында мәктәп коллективы 3- урынга лаек булды. Котлыйбыз!












