МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | sch1495@rambler.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 19 учащихся | 19 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 141 142 143 ( 144 ) 145 146 147 148 149 150 >>
-
"Язгы Шәфкатьлелек атнасы" акциясе 13.03.2015

Илебез күләмендә 1997- елдан бирле узучы әлеге акциянең исеменнән үк күренгәнчә, бу атна гел игелекле эшләргә генә юнәлдереләчәк. Аның максаты – яшьләрне әхлакый кыйммәтләргә тарту, социаль яктан активлаштыру, аларга экологик һәм патриотик тәрбия бирү. Язның ямьле көннәрендә узучы бу акция кысаларында мәктәп "Язның шәфкатьлелек атналыгы"н үткәрү планы төзеде. Анда авылда яшәүче ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәргә булышу, сугыш каһарманнарының якты истәлегенә куелган һәйкәлләр тирәсен тәртипкә китерү, сыйныф сәгатьләре үткәрү һ.б. карала.
-
Булдырасыз, кызлар! 12.03.2015

Бүген Кайбыч мәдәният йортында узган "Йолдызлык- 2015" конкурсында укучы кызларыбыз Алия Зәйнуллина һәм Миләүшә Гобәева "Конферанс" номинациясендә (кечкенәләр төркемендә) 1- урынны яулады. Җитәкчеләре- Алсу Мансур кызы Сәйфетдинова. Тәбрик итәбез! Алда да зур уңышлар теләп калабыз!
-
Язның беренче кунакларына күчтәнәч 10.03.2015

"Язның беренче кунаклары" сыерчык оялары конкурсында 1 нче сыйныф укучысы Әхмәтҗанов Ислам катнашырга теләк белдерде. Ул әтисе Әхмәтҗанов Фирдүс белән бергәләп "Әкияти сарай" җиткереп тә куйды. Тиздән, бик тиздән бу оя хуҗалы да булыр.
-
Конкурс юных чтецов
10.03.2015
В районном конкурсе юных чтецов "Живая классика", который проходил в ЦВР "ЭКО", нашу школу представляла Ильсина Сафина, победитель школьного тура. Она прочитала вслух произведение Сергея Алексеева «Выходное платье».
-
Аҗаган 07.03.2015

Ел саен февраль ае хәрби - патриотик тәрбия ае буларак билгеләп үтелә. Традиция буенча бу айлыкта "Аҗаган" хәрби уены оештырыла. Бүген әлеге уенда "Летчиклар" һәм "МВД" командалары катнашты. Укучылар үзләренең төрле яклап сәләтле, тырыш булуларын раслады.
-
Беренче яз бәйрәме белән! 06.03.2015

Кадерле хатын-кызлар!
Сезне ихластан якынлашып килүче язның иң күркәм бәйрәме – 8 Март белән котлыйбыз!
Хатын-кыз – гүзәллек, шәфкатьлелек һәм гаделлек гәүдәләнеше. Халыкара хатын-кызлар көнендә тирән иҗтимагый мәгънә бар, бу бәйрәм күңелне күтәрә, иҗади хезмәткә илһамландыра. Җиребезгә аяк атлаучы әлеге бәйрәм сезгә шат елмаюлар һәм чәчәкләрне мөмкин кадәр күбрәк бүләк итсен, җан җылысы белән сөендерсен. Балаларыгызның игелеген күреп, алар белән горурланып яшәргә язсын. Һәрвакыт шулай тормышка гашыйк, көр күңелле, сөйкемле һәм гүзәл затлар булып калыгыз. Гаилә бәхете, сәламәтлек телибез, йөзләрдән елмаю китмәсен, яшь булып калыгыз! Күңелләрегез наз, рәхимлек белән тулы булсын!
-
Бездә - "Башваткыч" 06.03.2015

8 март - Хатын - кызлар көне уңаеннан мәктәптә "Башваткыч" уены үткәрелде. Хатын - кызларның көндәлек тормышы белән бәйле булган сораулардан торган уенда әниләр бик теләп катнашты. "Башваткыч"та Зиннатуллина Лилия, Зайнуллина Лилия һәм Хисамиева Рушания үзләренең көчләрен сынады. Бәйрәм укучылар көче белән әзерләнгән концерт номерлары белән үрелеп барды. Уенда Лилия Зайнуллина иң күп очко җыеп җиңүче булды. Афәрин! Котлыйбыз! Язның беренче бәйрәме барыбызга да сәламәтлек, җан тынычлыгы, иминлек китерсен. Бәйрәм белән сезне!
-
Алар Җиңүне якынайттылар! 06.03.2015

Авылның Мәдәният йортында бүген тыл хезмәтчәннәренә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап чыгарылган юбилей медальләрен тапшырдылар. Бу тантанада мәктәп укучылары ветераннарга булган олы хөрмәтләрен шигьри юллар, җыр- биюләр аша җиткерделәр.
-
Наши активисты 04.03.2015

Учащиеся нашей школы активно участвуют во всех конкурсах. Девятиклассники Лиана Сибгатова, Алмаз Гибадуллин за активное участие в муниципальном туре V Всероссийского конкурса "Моя малая Родина" (руководитель Хамидуллина А.И.), Ильнур Сайфутдинов (руководитель Хузина Н.С.), Л. Сибгатова, А. Гибадуллин (руководитель Садриева А.З.) в конкурсе сочинений "Нет в России семьи такой, где б ни памятен был свой герой", посвященных 70-летию Победы, награждены дипломами.
-
Поздравление 04.03.2015

С целью приобщения детей, подростков и молодежи к здоровому образу жизни проводилась акция "Спорт - альтернатива пагубным привычкам". Учитель начальных классов Сайфутдинова А.М. принимала участие в номинации "Ведущий за собой". В муниципальном этапе она стала дипломантом. Поздравляем!












