Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69;+7(843)-590-13-18 |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 771, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 38 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 41 ( 42 ) 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
"ВИЧ һәм СПИД сүзләре һәркемгә таныш" 14.04.2023

Гимназиябездә сыйныф сәгатьләре даими рәвештә үткәрелә. Бүген 9А, 9Б сыйныфы укучылары Эльмира Расыховна һәм Индира Рифкатовна белән берлектә "ВИЧ һәм СПИД сүзләре һәркемгә таныш" темасына сөйләшү алып бардылар. Сыйныф сәгатенең кунагы буларак "Гигиена һәм эпидемиология үзәге" табибы Аббазова Галия Шамилевна да килгән иде. Әңгәмә барышында Галия Шамилевна укучыларга ВИЧ һәм СПИД , зарарлану ысуллары, кисәтү чаралары турында сөйләде. Әлеге профилактик чараны укучылар бик җитди кабул иттеләр, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар.
-
Җиңел атлетика буенча спартакиада 14.04.2023

Бүген Казан шәһәре Идел буе районы гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары арасында җиңел атлетика буенча спартакиада булып узды. Гимназиябез командасы да әлеге эстафетада катнашып кайтты. Афәрин, укучылар! Нәтиҗәләрне шулай ук якын арада көтеп калабыз!
-
"Космик хыяллар" 13.04.2023

Гимназиябездә изостудиягә йөреп, шөгыльләнүче балалар ярдәмендә "Космик хыяллар" дип исемләнгән рәсем күргәзмәсе оештырылды. Бу күргәзмә космонавтика көненә багышланган иде.
"Күргәзмәнең төп идеясе шунда ки, балалар үз рәсемнәре белән әйләнә-тирә дөньяны ничек күрүләрен, космосны ничек күз алдына китерүләрен һәм аның белән бәйле булганнарын рәсемнәрендә чагылдырырга тырыштылар" - ди, җитәкчеләре Равилә Хәйдәровна -
«Таныш булыгыз- яңа китаплар» 13.04.2023

Балачакта китап укудан да күңелле шөгыль юктыр. Бигрәк тә китапта сиңа таныш хәлләр, вакыйгалар турында язылган булса. Әлеге китапны кат-кат укыйсы, аның турында иптәшләреңә сөйлисе килә. Гимназиябездә «Таныш булыгыз- яңа китаплар» дигән күргәзмә оештырылды. Укучылар татар язучыларының яңа гына дөнья күргән әсәрләре белән таныштылар.
-
Рөстәм Яхин җырларыннан оештырылган иҗади кичәдә 12.04.2023

8А сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчеләре Эльмира Вагизовна белән танылган композитор Рөстәм Яхин җырларыннан оештырылган иҗади кичәдә булып кайттылар. Әлеге чарада укучылар композиторның тормышы һәм иҗаты белән таныштылар, танылган җырчылар башкаруында Рөстәм Яхинның җырларын, романсларын тыңладылар.
-
"Чулпан" мәдәният үзәгендә 12.04.2023

Шулай ук 6А сыйныфы укучылары "Чулпан" мәдәният үзәгендә "Апуш" балалар театр студиясенең "Әбүгалисина" мюзиклын карап кайттылар.
-
Космонавтика көне 12.04.2023

Бүген Космонавтика көненә 4А сыйныф укучылары "Йолдызлы күк хәзинәләре" сәяхәтендә булдылар. Әлеге чарада укучылар галәмне өйрәнү тарихы, космоска беренче очыш, Кояш системасы планеталары турында таныштылар.Табышмакларны һәм кроссвордны
чишкәндэ астрономия, инженерия өлкәсендә үз белемнәрен кулландылар. Шулай ук Галәм темасына багышланган китап күргәзмәсе белән дә таныштылар. Әлеге чараны оештырган өчен китапханәче Зөлфия Рафаильевнага зур рәхмәт!!! -
Бадминтон ярышында 3 нче урын 11.04.2023

Шулай ук, бүген дә гимназиябез укучылары Идел буе районы яшүсмер кызлар арасында оештырылган бадминтон ярышында катнашып 3 нче урынга лаек булдылар. Афәрин, укучылар!!! Сезне бу җиңүегез белән кайнар котлыйбыз!



Менә бит, булганнан бар да була! -
Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында 11.04.2023

Бүген 10 нчы сыйныф укучылары Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында булып кайттылар.
Очрашуның төп максаты - уку профилен һәм булачак һөнәри эшчәнлек өлкәсен сайлауда иде.
Экскурсия вакытында укучыларга университетта укуның төп юнәлешләре һәм өстенлекләре турында сөйләделәр, заманча җиһазлар һәм лабораторияләр белән җиһазландырылган фәнни-мәгариф үзәкләрен күрсәттеләр.
Укучыларыбыз бу очрашудан бик канәгать калдылар һәм КГАСУның фәнни-мәгариф үзәкләре буенча үткәрелгән экскурсия өчен рәхмәт белдерделәр. -
"Мөһим сөйләшүләр" 10.04.2023

Бүгенге "Мөһим сөйләшүләрнең" темасы космонавтика көненә багышланды. Укучылар беренче очучы-космонавт Ю. А. Гагарин язмышы һәм аның космоска тәүге очуы белән таныштылар.










