Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69;+7(843)-590-13-18 |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 771, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 38 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 ( 49 ) 50 >>
-
X нчы Төбәкара шигырь конкурсы 28.02.2023

Шулай ук 1 нче А сыйныфы укучысы Хайруллин Салих, "Туган телем - серле тел" дигән X нчы Төбәкара шигырь конкурсында катнашып "Иҗади якын килүче" грамотасына лаек булды.
-
Аулак өй- көрәш 28.02.2023

28 нче февраль көнне гимназиябездә төбәкара "Аулак өй- көрәш" бәйгесенең финал ярышлары булып узды. Татар халкының гореф - гадәтләрен яшь буынга җиткерү, татар язучыларының мирасы белән танышу әлеге әдәби чараның төп максаты. «Аулак өй - көрәш» бәйгесе Татарстанның Мәгариф һәм фән, Мәдәният, Яшьләр эшләре министрлыклары, Бөтендөнья татар конгрессы, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте ярдәме белән оештырыла.
-
X нчы Халыкара вокал конкурсы 27.02.2023

Ял дими, бәйрәм дими безнең гимназия укучылары.
Шушы көннәрдә 1б сыйныфы укучысы Замилов Вилдан X нчы Халыкара вокал конкурсында катнашып, Лауреат 1исеменә лаек булды.
Менә бит, булганнан бар да була! Афәрин, Вилдан
Алга таба да уңышлар сина!

-
Ватанны саклаучылар көне 23.02.2023

Ватанны саклаучылар көне - ул көч, түземлелек, мәрхәмәтлелек һәм туган җиреңә карата мәхәббәт бәйрәме. Сезне әлеге бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезне Ватанны сакларга, якыннарга, дусларга ярдәм итәргә һәрчак әзер торучы чын ир-егет буларак беләбез һәм хөрмәт итәбез.
Эшегез уңышларга һәм җиңүләргә бай булсын ә йортыгызда тынычлык һәм иминлек хөкем сөрсен. Һәрвакытта да алга барырга рухыгыз һәм тәнегез нык булсын!
Бәйрәмегез котлы булсын!



-
Ватанны саклаучылар көненә карата зур концерт 22.02.2023

Бүген гимназиябездә Ватанны саклаучылар көненә карата зур концерт оештырылды.
Кичә дәртле биюләргә, моңлы җырларга, нәфис сүзләргә бай булды һәм сугыш чорын чагылдырган эпизодлар белән үрелеп барды.
Мондый чаралар барышында балаларда хәрби кешегә карата ихтирамлы мөнәсәбәт, Ватанга мәхәббәт тәрбияләнә һәм патриотик хисләр үстерелә, шул рәвешле балалар күңеленә патриотизм, Ватан алдында бурыч хисләре салына. -
Мастер-класс 22.02.2023

23 нче февраль- Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 2Б сыйныфы укучылары мастер-класста катнашты. Алар үз куллары белән әтиләренә бүләккә открыткалар ясадылар, бәйрәмнең тарихын белделәр, солдатлар турында матур әдәбият әсәрләре белән таныштылар.
Бу чараны оештыруда 6Б сыйныфы кызлары да читтә калмады. Аларга рәхмәтләребезне белдерәбез! -
Инглиз теле атналыгы дәвам итә 22.02.2023

Башлангыч һәм 5- 7 сыйныф укучылары белән квест формасында уеннар оештырылды. Укучылар һәр тукталышта белемнәрен сынадылар, иҗади яктан да сәләтләрен күрсәттеләр. Афәрин, укучылар!!!!
-
"Клаксон" Казан халык театры бездә кунакта 21.02.2023

21 нче февраль көнне "Клаксон" Казан халык театры укучыларыбыз өчен юл йөрү кагыйдәләре турында спектакль сәхнәләштерделәр. Укучылар юлда үз- үзеңне ничек тотарга, уяу булырга кирәклеген тагын бер кат искә төшерделәр.
-
Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел! 21.02.2023

Берләшкән милләтләр оешмасы карары буенча 21 нче февраль "Халыкара туган тел" көне буларак билгеләп үтелә.
1999 нчы елның ноябрендә, Бангладеш дәүләте тәкъдиме белән ЮНЕСКО генераль конференциясе, ЮНЕСКОга кергән илләр һәм берләшкән милләтләр оешмасы 21 нче февраль көнен "Туган тел" көне дип игълан итте. Беренче мәртәбә ул 2000 нче елның 21 нче февралендә Парижда ЮНЕСКО штаб - квартирасында тантаналы рәвештә билгеләп үтелде.
Безнең гимназиядә дә бәйрәм хөрмәтенә матур чаралар үткәрелде. -
"Әкият" курчак театрында 21.02.2023

21 нче февраль көнне 8 нче һәм 9 нчы сыйныф укучылары "Әкият" курчак театрында уздырылган "Моң сандыгы" дип аталган чарада булып кайттылар.










