Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69;+7(843)-590-13-18 |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 771, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 38 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 ( 47 ) 48 49 50 >>
-
Юл йөрү кагыйдәләре буенча сөйләшү 15.03.2023

Бүген инспектор Ямалов М. З. 1 нче һәм 2 нче сыйныф укучылары белән юл йөрү кагыйдәләре буенча сөйләшү үткәрде.
-
Габдулла Тукай музеенда 14.03.2023

Бүген 1а сыйныфы бөек шагыйребез Габдулла Тукай әдәби музеенда булып кайтты.
"Бу балаларның күптәнге хыялы иде. Шагыйребезнең туган көне алдыннан әлеге сәяхәт алар өчен зур бүләк булды.
Музей хезмәткәрләре укучыларны бик җылы каршы алдылар. Беренче бүлектә Габдулла Тукай әсәрләренә җырлы - уенлы сәяхәт, икенче бүлек шагыйрьнең балачак истәлекләренә багышланды. Әлеге бүлектә экскурсияне Апуш – робот алып барды. Экскурсовод һәр экспозиция, экспонат турында бик тәфсилләп җайлы итеп аңлатты, укучыларның сорауларына җавап бирде, бик күп кызыклы фактлар, истәлекләр турында сөйләде.
Башкалабыздагы Тукай музеен барып күрү һәркем өчен зур истәлек булып хәтердә калыр" - ди, сыйныф җитәкчеләре Гөлфия Рөстәм кызы. -
Профилактик сөйләшү 14.03.2023

Бүген гимназиябездә 3, 4 сыйныф укучылары белән профилактик сөйләшү уздырылды. Инспекторлар Мухамедзянова А. Н. һәм Ризванова Э. В. үз- үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен искә төшереп үттеләр. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
-
Мөһим сөйләшүләр 13.03.2023

Бүген гимназиябездә Дүшәмбе иртәсе гимн җырлаудан һәм "Мөһим сөйләшүләрдән" башланып китте. "Мөһим сөйләшүләрнең" темасы СССР һәм Россия гимннарының авторы Сергей Владимирович Михалковның тууына 110 ел тулуга багышланды. Укучылар язучының иҗаты һәм Россия Федерациясе дәүләт гимнын булдыру тарихы белән таныштылар.
-
Галәм киңлекләре 13.03.2023

Менә ничә еллар инде гимназиябезнең газетасы бастырылып килә. Элегрәк ул "Энҗе бөртекләре" дип аталса, хәзерге вакытта "Галәм киңлекләре" дип йөртелә. Бу газетада укучылар гимназия яңалыклары, укучыларыбыз иҗаты һәм һава торышы белән дә таныша алалар. Ә инде сәхифә рубрикасына туктап, кызыклы башваткычлар чишәргә була.
-
"Чулпан" концертлар залында 10.03.2023

10 нчы март көнне 8 - 11 нче сыйныф укучылары "Чулпан" концертлар залында Татарстанның халык артисты, композитор һәм җырчы Вил Усманов концертында булып кайттылар.
-
10 - 11 нче сыйныфлар өчен профориентация 09.03.2023

Бүгенге профориентациянең максаты буларак абитуриентларны вузга планлаштырылган кабул итү белән танышу аша җәлеп итү, вузда уку шартлары һ.б.
Моннан тыш, һөнәри юнәлеш бирү эшенең мөһим бурычы - укучыларны КДЭУга керү өчен кирәкле предметларны тапшыруга ориентлаштыру.
Бу яшьтә барлык егетләр дә үзләренең кем булырга теләүләрен, аларга нинди һөнәр сайларга теләүләрен белмиләр. Күпләр әти-әниләренең теге яки бу һөнәрнең перспективалары турында фикер йөртә, аларның сәләтләре һәм талантлары беренчел булуын оныта. Теләгегез булмаса, укуыбыз да уңышлы булмас. Җаны ятмаган һөнәрне сайлагач, чыгарылыш сыйныф укучылары еш кына белгечлек буенча эшләмәскә урнашалар. Шуңа күрә һөнәри юнәлеш биргәндә алар кем булдыра алачагын сөйләү, вузны тәмамлаганнан соң эшләү бик мөһим.
ЭХП кафедрасын тәмамлаучылар төп энергетиклар, предприятиеләрне, торак биналарны һәм учреждениеләрне электр белән тәэмин итү системаларын проектлаучылар, кабельле, һава линияләре һәм электр обойлары монтажчылары вазифасына төп кандидатлар булып тора. -
Халыкара хатын - кызлар көне 08.03.2023

Хатын-кыз сез-
Бу дөньянын йөзек кашы.
Бәһа җитмәс
Иң кыйммәтле асылташы.
Горур да сез
Тау кыядай, буй җитмәслек
Гүзәл дә сез
Бер гөлгә дә тиңләшмәслек.
Кадерле хатын-кызлар - әниләр, әбиләр, апалар, сеңелләр! Сезне чын
күңелдән 8 Март бәйрәме белән котлыйбыз. Сезгә иң изге теләкләр телибез, якыннарыгызның игелеген күреп яшәргә язсын сезгә Ходай. Салкын, озын кышлардан соң килгән бу беренче Яз бәйрәме, иң гүзәл бәйрәмнәрнең берсе. Бу бәйрәм сезгә тормыш яме, яшәү көче өстәсен. Бәхет
нурында коенып, назга күмелеп, сөеп - сөелеп яшәгез.
Бәйрәм белән!!! -
Мөһим сөйләшүләр 06.03.2023

Бүгенге "Мөһим сөйләшүләр" укытучылар һәм остазлар елына багышланды. Укучылар әлеге хезмәтнең хәзерге дөньяда нинди роль уйнавы турында фикерләрен җиткерделәр. Әлеге "Мөһим сөйләшүләрнең" төп максаты- укытучыларга һәм остазларга карата рәхмәт хисе һәм хөрмәт тәрбияләү.
-
Бәйрәм кичәсе 06.03.2023

Җылы кояш нурларына төренеп, йөгерек гөрләвекләре белән йөгереп язның беренче ае — март та килеп җитте.
Барыбызга да билгеле, әлеге айның иң матур иң олы бәйрәме — 8 нче МАРТ — ХАЛЫКАРА ХАТЫН КЫЗЛАР КӨНЕ.
Бу бәйрәмне үткәрмичә калу мөмкин түгелдер. Безнең гимназиябездә бүген шушы бәйрәмгә карата кадерле укытучыларны, хөрмәтле әниләрне, әбиләрне котлап, тантаналы рәвештә бик матур кичә булып узды. Кичә җыр - биюләр белән үрелеп барды. Шулай ук эстрада җырчысы Эльвира Хамматова да бу кичәгә чакырулы иде.
Бәйрәмдә яңгыраган җырлар,башкарылган биюләр, сәхнәләштерелгән күренешләр һәркемнең кәефен күтәрде.
Тамашачылар, алкышлар аркылы, үзләренең никадәр дәрәҗәдә канәгать булуларын һәм рәхмәт хисләрен аңлата алдылар.










