Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69;+7(843)-590-13-18 |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 771, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 38 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 ( 48 ) 49 50 >>
-
Рәсми символлар 06.03.2023

Гимназиябездә һәр дүшәмбе иртәсе дәүләт флагларын күтәрүдән һәм гимн җырлаудан башланып китә. Әлеге чаралар аша укучыларда патриотик рух тәрбияләнә.
-
Кооператив институт вәкилләре белән очрашу 04.03.2023

Бүген кооператив институттан килгән вәкилләр белән очрашу барышында гимназиянең 9-11 сыйныф укучылары белем бирүнең барлык формаларына керүнең шартлары һәм үзенчәлекләре белән таныштылар. Институт вәкилләре бакалаврлар һәм магистрлар әзерләү юнәлешләре һәм профильләре турында сөйләделәр. Укучылар студентлар тормышы, уку һәм укудан тыш чаралар турында актив сораулар бирделәр.
Профориентация эше кысаларында укучылар белән ахырда анкета да үткәрелде. -
Хатын-кыз – гүзәллек алиһәсе 04.03.2023

Тиздән нинди бәйрәм дисезме? Әйе, тиздән 8 март - Халыкара хатын - кызлар көне җитә. Хатын-кыз – җир йөзендә яшәүче гүзәллек алиһәсе дә, иң назлы, иң шәфкатьле йөрәк иясе дә, иң көчле яратуга сәләтле зат та диясе килә.
Шушы форсаттан файдаланып безнең гимназия укучылары һәм рәсем җитәкчеләре Равилә Хәйдәровна сезне киләчәк бәйрәмнәр белән котлап, үзләренең матур рәсемнәрен бүләк итәләр. -
Афәрин, егетләр! 04.03.2023

Башлангыч сыйныфтан да шәп хәбәр килеп төште бит әле. 1б сыйныфы укучысы Замилов Вилдан үзенә 4б сыйныфында укучы бертуган абыйсын Замилов Тамерланны гармунчы итеп алган ди. Әле бит беренче гастрольләрен дә Шаян ТВдан башлап җибәргәннәр икән. Болай булгач егетләр, киләчәккә юл ачык дигән сүз.
Афәрин! Булдырасыз


-
"Иң акыллы сыйныф" - брейн-ринг 02.03.2023

Бүген 7,8 нче сыйныфлар "Иң акыллы сыйныф" исеме өчен көч сынаштылар. Уен брейн-ринг форматында үтте. Укучылар бик актив катнаштылар, төрле өлкәләргә караган сорауларга җавап табарга тырыштылар. Нәтиҗәдә "Иң акыллы сыйныф" исемен 7А сыйныфы яулады. Котлыйбыз аларны!!!! ӘФӘРИН!!!

Ә инде шушы чараны оештырган өчен, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Мәҗитовнага рәхмәтебезне белдерәбез! -
КНИТУ-КАИ ның, эксперементаль технологияләр центрында 02.03.2023

Бүген 4а сыйныфы КНИТУ-КАИ ның, эксперементаль технологияләр центрында булып кайтты.
"Балаларга экскурсия hәм мастер-класс уткәрделәр. Барыбызга да бик ошады" - дип җиткерде сыйныф җитәкчеләре Резедә Фатыховна. -
Тормыш иминлеге нигезләре 02.03.2023

Бүген 3Б сыйныфы укучыларының "Тормыш иминлеге нигезләре" буенча МЧС хезмәткәрләре Гафаров Гумар Наилевич, Сираҗетдинов Артур Дамирович, полиция майорлары Мәннәпов Рөстәм Дилшатович һәм Мәннәпова Гүзәл Муллануровна белән очрашулары булып узды. Чакырылган кунаклар үзләренең һөнәрләре белән таныштырдылар, укучыларның сорауларына җавап бирделәр, куркынычсызлык кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрделәр. Әлеге очрашуны оештырган өчен сыйныф җитәкчесе Гафарова Илсияр Илгизовнага рәхмәтебезне белдерәбез!
-
Халыклар дуслыгы йортында 02.03.2023

7в сыйныфы укучылары да Халыклар дуслыгы йортында булып кайттылар.
-
Тормыш иминлеге нигезләре 01.03.2023

1 нче март көнне барлык сыйныфларда да «Тормыш иминлеге нигезләре» буенча Бөтенроссия ачык дәресләр уздырылды. Әлеге чара гадәттән тыш хәлләр шартларында үзеңне ничек тотарга, шәхси саклану чаралары белән идарә итә белүгә, беренче медицина ярдәме күрсәтүгә юнәрдерелде.
-
Туган телем - серле тел 28.02.2023

1 нче А сыйныфы укучысы Шакирова Зилә, "Туган телем - серле тел" дип исемләнгән X нчы Төбәкара шигырь конкурсында катнашып, II дәрәҗә Дипломга лаек булды.
Афәрин, Зилә













