Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69;+7(843)-590-13-18 |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 771, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 38 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 41 42 43 ( 44 ) 45 46 47 48 49 50 >>
-
Лагерьның 6 нчы көне 31.03.2023

Буген лагерьның 6 нчы көне, сәламәтлек көне буларак игълан ителде. Балаларга сәламәтлекне саклау серләре турында әңгәмә узды, күңелле стартлар оештырылды. Аннан тыш, Сөмбел Арсеновна һәм Фәния Наилевна пластилиннан геометрик фигуралар ясаттылар.
Көн ахырында лагерьның беренче көненнән башлап үзен актив күрсәткән, барлык чараларда да теләп катнашкан һәрбер укучы диплом һәм кечкенә бүләкләр белән бүләкләнде. -
Лагерьның 5 нче көне 30.03.2023

Лагерьның 5 нче көне "Рәсәй- минем туган илем" дип исемләнгән девиз астында башланып китте. Туган ил ул - Ватан. Бу көнне укучылар "Тынычлык күгәрченнәрен" плакатка төшереп, үз теләкләрен яздылар. Шулай ук ике төркемгә бүленеп дәүләт символларын ясадылар. "Илебез һәрчак тыныч, имин булсын"- ди, алар.
-
Лагерьның 4 нче көне 29.03.2023

Лагерьның 4 көне "Сәламәт тәндә- сәламәт акыл" девизы астында узды. Укучылар белән кызыклы эстафета уздырылды. Шулай ук укучылар "Пирамида" күңел ачу комплексында "Кто принцессу поцелует?" спектаклен карап кайттылар.
-
Лагерьның 3 нче көне 28.03.2023

Лагерьның 3 нче көнендә Эльмира Әлфисовна һәм Фәридә Гайнетдиновна укучылар белән "Күңелле балачак илендә" дип аталган музыкаль уен үткәрделәр. Укучылар җырны танып - белү, бию буенча үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Лилия Гансовна һәм Рушания Мингазовна укучыларга " Минем хыялымдагы шәһәр" дип аталучы мастер - класс күрсәттеләр. Соңыннан балалар әлеге мастер- класс буенча макет ясадылар.
-
"Минем гаиләм тарихы" 27.03.2023

27 нче март көнне гимназиябезнең 6Б сыйныфы укучылары Валеева Алимә һәм Жданова Диләрә "Минем гаиләм тарихы" дип исемләнгән төбәкара конференциядә катнашып кайттылар. Әлеге чарада уңышлы чыгыш ясап Алимә җиңүче дипломына, Диләрә актив катнашкан өчен сертификатка ия булдылар. Укучыларны һәм җитәкчеләре Гөлназ Мәҗитовнаны зур җинүләре белән котлыйбыз!!!
-
М. З. Зәкиев исемендәге фәнни - гамәли конференция 27.03.2023

Бүген, М. З. Зәкиев исемендәге фәнни - гамәли конференциядә катнашып 2В сыйныфы укучысы Сәяфетдинов Кәрим лауреат исеменә лаек булды. Афәрин, котлыйбыз!


-
Галиәскәр Камал театрында 27.03.2023

Бүген Бөтендөнья театр көне. Театр сәнгатенә якын булган, театрны яраткан һәркемне бу бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз.
Шушы бәйрәм уңаеннан, каникулларны бушка уздырмыйк, дип 3в сыйныфы Галиәскәр Камал театрында яраткан бөек шагыйребез Габдулла Тукайның "Кәҗә белән Сарык" әкиятен карап кайттылар.
-
Лагерьның 2 нче көне 27.03.2023

Лагерьның икенче көне физик тәрбиядән башланып китте. Лилия Камилевна укучылар белән төрле күнегүләр ясадылар, флорбол уйнадылар. Аннан соң китапханәче Зөлфия Рафаильевна кызыклы әдәби викторина үткәрде. Китапханәдән соң укучылар рәсем дөньясы белән таныштылар. Сынлы сәнгать укытучысы Равилә Хайдаровна укучыларны төсле акбурлар белән буяу серлэренә өйрәтте.
-
Язгы каникуллар - искиткеч вакыт! Лагерьның 1 нче көне 25.03.2023

Нихаять укучыларыбызның көтеп алынган каникуллары да килеп җитте! Язгы каникуллар - искиткеч вакыт!
Табигать уяна, кошлар сайрый һәм барысында да илһам сизелә!
Ә каникуллар белән беррәттән, гимназиябездә язгы лагерь эшли башлады.
Лагерьның беренче көне бик кызыклы һәм күңелле башланып китте. Куркынычсызлык техникасы буенча инструктажлар үткәрелде, балалар көн тәртибе, лагерьда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар.
Көннең икенче яртысында "Наука - это просто" дип аталган чара карадылар. Алар анда ут серләренә төшенделәр.
Шулай көн ахырына якынлашты. Укучылар барысы да шатланышып өйләренә таралдылар. -
Китап - белем чишмәсе 24.03.2023

«Балалар китабы атналыгы» бәйрәме дәвам итә. Бүген 4б сыйныфы укучылары белән гимназиябез китапханәсендә балалар әсәрләре буенча викторина үткәрелде. Балалар 3 командага бүленеп, сорауларга җавап бирделәр, ребуслар, кроссвордлар чиштеләр. Китапның ничек барлыкка килү тарихы белән таныштылар.










