Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69;+7(843)-590-13-18 |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 771, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 38 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 ( 46 ) 47 48 49 50 >>
-
3 нче чиреккә нәтиҗә 23.03.2023

Бүген 3 нче чирек нәтиҗәләре буенча линейкалар уздырылды. Конкурсларда, олимпиадаларда, фәнни конференцияләрдә актив катнашкан укучылар дипломнар һәм тәм- томнар белән бүләкләнделәр. Афәрин, укучылар!!!
Шулай ук гимназиябез директоры Гөлшат Әбузаровна язгы каникуллар вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшереп үтте. Барлык укучыларга да ялларны файдалы һәм күңелле үткәрергә язсын дигән теләктә калабыз! -
“Куркынычсыз тәгәрмәч – 2023” 23.03.2023

Бүген гимназиябезнең яшь инспекторлар хәрәкәте командасы “Куркынычсыз тәгәрмәч – 2023” республика конкурсының район этабында катнашып лауреат дипломына лаек булдылар. Укучылар үз көчләрен төрле этапларда сынадылар. Беренче станциядә юл йөрү кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәттеләр, теоретик сорауларга җавап бирделәр. Икенче станциядә тиз һәм дөрес итеп беренче ярдәм «күрсәттеләр», өченче станциядә төрле каршылыклар аша үтеп велосипедта йөрделәр, реаль юл шартларына якын булган ситуацияләрдә ориентлаша белүләрен күрсәттеләр. Шулай ук иҗади яктан да көчләрен сынадылар. Афәрин, укучылар!!!
-
"Иң акыллы сыйныф" брейн - ринг 23.03.2023

Бүген 5- 6 нчы сыйныф укучылары "Иң акыллы сыйныф" исеме өчен көч сынаштылар. Уен брейн-ринг форматында үтте. Укучылар бик актив катнаштылар, төрле өлкәләргә караган сорауларга җавап табарга тырыштылар. Интеллектуаль уен укучыларның иҗади номерлары белән үрелеп барды. Нәтиҗәдә "Иң акыллы сыйныф" исемен 5А сыйныфы яулады. Котлыйбыз аларны!!!! Әлеге чараны оештырган өчен Гөлназ Мәҗитовнага рәхмәтебезне белдерәбез!
-
Ата- аналар җыелышы 22.03.2023

21нче һәм 22нче март көннәрендә гимназиябездә ата- аналар җыелышы булып узды. Җыелыш актлар залында башланып китте, аннан соң сыйныфларда дәвам итте. Башлангыч сыйныфларның әти- әниләре өчен гимназиябезнең уку эшләре буенча директор урынбасары Садыкова З. З. һәм педагог- психолог Гуменюк Л. С. "Нәрсә ул агрессия? Аның белән ничек көрәшергә?" дигән темага карата чыгыш ясадылар. Шулай ук шәфкать туташы Николаева А. С. "Сәламәт тәндә- сәламәт рух" темасы буенча сөйләп үтте.
Ә инде югары сыйныф укучыларының әти- әниләре өчен психолог, «Республика наркология диспансерының» психология лабораториясе мөдире Зайцева Л. Б. чыгыш ясады. Лилия Булатовна зарарлы гадәтләрне кисәтү максатыннан әти- әниләр белән профилактик сөйләшү үткәрде, психологик бәйлелек буенча эш тәҗрибәсеннән мисаллар китерде. -
Балалар китабы атналыгы 22.03.2023

2023 елда балалар китабы атнасына 80 ел тула, ул 21-27 март көннәрендә уза! Балалар китабы атналыгы-чын күңелдән укырга яраткан һәркемне берләштерә торган бәйрәм.

Китапларга багышланган бәйрәм авыр сугыш вакытында барлыкка килә. Беренче «Китапның туган көне» 1943 елда башкалада уздырыла. Инициатор булып Лев Кассиль чыгыш ясый, ул башка авторлар белән бергә балалар белән аралашырга һәм хикәяләрнең ничек язылуы турында сөйли. 1944 елдан китап атналары үткәрелә башлый. Бу бәйрәмнең ныклыгы фантазияне шаккатыра, чөнки бу вакыт эчендә ул актуальлеген югалтмаган гына түгел, ә яңа традицияләр белән дә тулган.
Безнең гимназия китапханәсендә дә бу бәйрәм читтә калмый һәм кызыклы чаралар үткәрелә: китапханә дәресе, викторина, язучылар әсәрләре буенча фильм күрсәтү, мастер-класс.
Буген 6Б сыйныфы «Китап атналыгы» видеоролигын карадылар, анда бу бәйрәмнең кайчан һәм кайда беренче тапкыр үткәрелүе турында белделәр. Шулай ук Марк Твен әсәре буенча «Том Сойер» фильмын карадылар. -
Юл йөрү кагыйдәләре буенча... 21.03.2023

21 нче март көнне инспектор Гиниатуллина М. П.1- 4 нче сыйныф укучылары белән юл йөрү кагыйдәләре буенча сөйләшү үткәрде.
-
Кәрим Тинчурин театрында 20.03.2023

Бүген 10 нчы сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Рушания Бәдретдиновна белән Кәрим Тинчурин театры бинасында Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры башкаруында «Алаша» спектаклен карап кайттылар.
-
Фәннәр дөньясы 18.03.2023

18 нче март көнне гимназиябез укучылары "Фәннәр дөньясы" дип исемләнгән конференциядә катнашып кайттылар. 4А сыйныфы укучысы Вәгыйзова Сәмирә (җитәкчесе Хөснетдинова Р. Ф.) 3 урынга, 7Б сыйныфы укучысы Мәхмүтова Камилә ( җитәкчесе Пашкова С. Ф.) 1 урынга лаек булдылар. Афәрин, укучылар! Алга таба да уңышлар теләп калабыз!!!
-
Илебездэ, күңелләрдә, телебездә Тукай мәңгелек 16.03.2023

16 нчы март көнне укучыларыбыз “Илебездэ, күңелләрдә, телебездә Тукай мәңгелек” яшь шагыйрьләр һәм шигырь укучылар район конкурсында уңышлы гына чыгыш ясап кайттылар.

Афәрин, укучылар!
Бу конкурс укучыларда толерантлык тәрбияләү, яшь буынны үз ватанына, үзенчәлекле һәм кабатланмас милли мәдәнияткә, халыклар гореф-гадәтләренә мәхәббәт, туган телгә карата хөрмәт, югары әхлакый һәм рухи кыйммәтләргә омтылган эстетик хисле иҗади шәхес тәрбияләү максатыннан үткәрелә.
Нәтиҗәләрен, 1 атнадан Идел Буе районынын ЦВР сайтыннан кереп карый алачаксыз. -
Мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты каршындагы Экспертлар советы утырышы 15.03.2023

15 нче март көнне гимназия базасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты каршындагы Экспертлар советы утырышы булып узды. Утырыш барышында мәктәпләрдә укучыларны сыйфатлы һәм сәламәт ризык белән тукландыру төп мәсьәлә булып торды. Шулай ук килгән кунаклар гимназиябездә уку һәм тәрбия процессының оешуы белән таныштылар.










