Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №9"Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, г. Арск, ул. Новая, д.16 |
| Телефон: | +7(843)-663-40-71 |
| E-Mail: | ds9.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Арский детский сад № 9» |
| Руководитель: | Мустафина Эльвира Габдулхаевна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 265 |
| У нас учат: | 31 |
Новости. Объявления/Игъланнар тактасы
Страницы: << 111 112 ( 113 ) 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
“Каблучок” 16.04.2019

15 нче апрель көнне бакчабызда “Каблучок” бию конкурсы үткәрелде. Һәр төркем үзләре яратып башкарган биюне тәкъдим итте. Алтынчы номерлы мәктәпкә әзерлек төркеме, ”Фәрештәләр” композициясен куеп, конкурста 1 нче урынны яуладылар, грамота белән бүләкләнделәр. Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
Саф һава - тәнгә дәва 15.04.2019

Саф һавада булу бала организмын чыныктыруда беренчел һәм мөмкин булган чара. Балаларның саф һавада булуы физик яктан камил үсеше өчен кирәк булуын истә тотып, һәр көнне мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән саф һавада булабыз. Баланың һәр көнне саф һавада булуы - салкын тиюдән килеп чыга торган авыруларны булдырмауда иң яхшы чара. Бала үскән саен саф һавада озаграк булырга, һавада йөрүнең күп өлешен актив хәрәкәтләр ясап, яшьтәшләре белән хәрәкәтле уеннар уйнап үткәрергә тиеш. Хәрәкәтле уеннар, бала белән бергә саф һавада булу – болар барысы да яшь организмны чыныктырырга ярдәм итә. Ә чыныгу – һәртөрле авыруга каршы тору ул.
-
Космоска сәяхәт. 12.04.2019

12 нче апрель – космонавтиканың туган көне. Моннан 58 ел элек, дөньяда беренче мәртәбә бортына кеше утырткан “Восток” космик корабле Җир тирәли орбитага чыгарыла. Галәмнең очсыз-кырыйсыз киңлекләрен беренче булып очучы-космонавт Юрий Гагарин күрә. Шушы вакыйгадан соң бу көн Космонавтика көне итеп билгеләп үтелә.
Ю.А.Гагарин батырлык, хезмәт сөючәнлек, кешенең бетмәс – төкәнмәс мөмкинлекләре символына әйләнде. Тарих битләрендә Юрий Алексеевич Гагарин дөньядагы иң беренче космонавт булып тарихка кереп калды.
4 нче уртанчылар төркемендә Космонавтика көненә багышланган әңгәмә уздырылды. Балалар космонавтика тарихы белән таныштылар, дөнья турында белемнәрен арттырдылар.
-
«Династии России» 11.04.2019

В целях повышения интереса к истории родного края, привлечения учащихся к научно - поисковой работе, воспитания патриотизма у подрастающего поколения проведен X Межрегиональный конкурс творческих и проектных работ учащихся «Династии России». В конкурсе приняла участие воспитанница младшей группы №5 Хасанова Самира. Она стала призером и была награждена Дипломом Министерства образования и науки Республики Татарстан III степени. Мы поздравляем её с победой!
-
Сак булыгыз, язгы ташу! 10.04.2019

Язгы ташу сулары кешеләргә өстәмә мәшәкатьләр генә түгел, кайбер вакытта зур куркыныч та алып килә. Язгы боз кызыксынучан һәм хәрәкәтчән балаларны үзенә нык җәлеп итә. Алар, курку хисен тоймыйча, бер боз кисәгеннән икенчесенә сикереп уйнарга да ярата. Шуны истә тотып, бакчабызда һәр группа тәрбиячеләре балаларны да, әти-әниләрне дә язгы ташу вакытындагы куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыра. Бәхетсезлек очракларын булдырмау өчен тәрбиячеләр аңлату эшләре алып бара, рәсемнәр ясата, әңгәмәләр кора, буклетлар тарата һәм көн дә язгы ташу вакытында бик сак булырга, үзеңне дә, башкаларны да бәладән сакларга кирәклеген искәртәләр.
-
«Создай книгу своими руками» 09.04.2019

C 25 – 31 марта в МБУ «Арская централизованная библиотечная система» Арского муниципального района РТ в рамках недели детской книги был организован творческий конкурс для детей «Создай книгу своими руками». Воспитанники младшей группы № 5 стали активными участниками данного мероприятия. В этом непростом, но увлекательном деле ребятам потребовалась помощь родителей. Не было ни одной похожей работы, каждая интересна и индивидуальна. Все сделанные книги соответствуют возрастным особенностям дошкольников. Они безопасны, функциональны, красочны, оригинальны, направлены на развитие интеллектуальной и познавательной сферы детей дошкольного возраста.
По итогам конкурса призовые места распределились следующим образом:
1 место – Нурмухаметов Ранис
2 место – Ахмадиева Адиля
3 место – Салахетдинова Диляра
Рамазанова Латифа
Фазулзянова Азалия
Фазулзянова Амалия
Ахмадуллина Ильвина
Хочется выразить благодарность всем участникам конкурса за активность!
-
Речь – это основа человеческого разума. 08.04.2019

Работа по обогащению и активизации словаря занимает значительное место в общей системе речевого развития детей. Без расширения словарного запаса невозможно совершенствование их речевого общения. Закрепляя словарь, развивая память, воображение, логическое мышление и самое основное - речь ребёнка, в младшей группе №3 было проведено открытое комплексное занятие на тему «Путешествие в лес». На занятии дети с удовольствием отгадывали загадки о животных, различали, закрепляли и называли цвета и геометрические фигуры, проговаривали и повторяли слова, тем самым развивая речь.Во время проведения занятия присутствовали: интерес детей, воображение, положительный эмоциональный фон, доброжелательные отношения , что способствовало активному речевому общению.
-
Польза игр на открытом воздухе. 04.04.2019

Прогулки с детьми на открытом воздухе полезны в любое время года, а подвижные игры на прогулке несут особое значение. Для ребятишек, отличающихся повышенной физической активностью это отличная возможность снять напряжение, выплеснуть переполняющую энергию. Важным отличием игр с детьми на открытом воздухе от других занятий является общение со сверстниками. Во время игры дети объединяются в команды, учатся сотрудничать между собой, оказывать поддержку в нужную минуту, проявляют сочувствие, взаимопомощь, инициативность, ответственность, лидерство, соперничество, что очень важно в становлении личности ребенка.
-
Яз килә, яз килә! 03.04.2019

Бөре чуклары белән,
Сыерчыклары белән
Яз килә, яз килә.
Яз ишекләрдән керә,
Яз тәрәзәдән көлә...
Дөрестән дә, табигатьтә яз хакимлек итә. Балаларыбызның да күңелләрендә яз. Буген алар шул хисләрен рәсемнәрендә чагылдырырга тырыштылар. Коллектив аппликацияләрдә балаларның язга шатланулары чагыла. -
Исәнмесез, кошкайлар! 02.04.2019

1 апрель- халыкара кошлар көне. Бу көн гүзәл табигатебезне һәм канатлы дусларыбызны саклау көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан 1 нче номерлы мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән “Исәнмесез, кошкайлар!” дип исемләнгән экологик әңгәмә үткәрелде. Әлеге әңгәмәнең төп максаты кошларның табигатьтә һәм кеше тормышында әһәмияте, аларны саклау турында мәгълүмат җиткерү иде. Балалар кошлар турында белемнәре белән уртаклаштылар, табышмакларга җавап таптылар, рәсемнәр карадылар, хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Әңгәмә ахырында кошларны саклау, кайгырту безнең бурычыбыз, чөнки кошлар- табигатьнең күрке, алардан башка табигать җансыз булыр иде дигән фикергә килделәр.










