МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 181 ( 182 ) 183 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
Бөек Җиңүнең 71 еллыгын каршы алып 07.05.2016

Укучыларыбыз 5 май көнне Бөек Җиңүгә багышланган “72 сәгать” дип исемләнгә кино карадылар.
-
Класс сәгате 07.05.2016

5 май көнне 6 сыйныфларда “Дуслык” темасына тәрбия сәгате үтте. Укучыларга бер-берсенә карата дустанә мөнәсәбәттә булырга кирәклеге аңлатылды.
-
Класс сәгате 07.05.2016

6 май көнне 7 сыйныфларда “Сталинград сугышы” турында видеофильм күрсәтелде һәм безнең солдатларның сугыштагы батырлыклары турында тәрбия сәгате үткәрелде.
-
Физикадан сынау имтиханы 07.05.2016

Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек кысаларында 10 сыйныф укучылары физикадан сынау имтиханнары эшлиләр.
-
8 нче сыйныфлар ветераннарыбызны котлый 07.05.2016

Бөтендөнья тантанасы, бәйрәм, горурлык, югалту әчесе һәм киләчәккә ышаныч хисләрен бергә берләштергән Бөек Җиңү көненнән алып 71 ел вакыт үткән.
Бөек Ватан сугышында илебез язмышы гына түгел, башка күп кенә дәүләтләр һәм бөтен кешелек язмышы хәл ителде. Яу кырында үлмәс батырлыклар, хезмәттә фидакарьлек һәм җиңүгә омтылыш күрсәтеп, безнең халкыбыз Ватан бәйсезлеген һәм азатлыгын яулады.
Бәйрәм белән сезне кадерле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, солдат толлары! Кылган батырлыкларыгыз, көнне-төнгә ялгап хезмәт куйганыгыз, бүген дә безнең белән бергә булганыгыз өчен рәхмәт сезгә! -
“Георгиевская ленточка” акциясе 06.05.2016

Укучыларыбы һәм укытучыларыбыз “Георгиевская ленточка” акциясендә теләп, актив катнашалар. Һәркем өчен дә бу иң зур бәйрәмнәрнең берсе булып тора. Безгә шундый матур, тыныч тормыш бүләк иткән өчен без бабаларыбыз-әбиләребез алдында баш иябез.
-
Бөек Җиңүнең 71 еллыгын каршы алып 06.05.2016

Бөек Җиңүнең 71 еллыгын каршылап 10-класс җитәкчесе Мифтахова Н.С. “ Дети войны” дигән видиофильм күрсәтте. 20 минутлык әлеге класс сәгатендә герой пионерлар, концлагерьлардагы балалар турында тетрәндергеч күренешләр сүрәтләнгән.
-
ФОРПОСТ эшчәнлеге 06.05.2016

3 нче май көнне ФОРПОСТ членнары тәрбия завучы Раушания Урановна җитәкчелегендә укучылар арсында кич йөрү , су буйларында учак ягу очракларын һәм укучылар арасында тәртип бозуларны булдырмау максатыннан кичке дежурлыкка чыктылар.
-
Класс җитәкчеләре семинары 05.05.2016

3 нче май көнне сыйныф җитәкчеләре семинары булды. Семинарда сыйныф җитәкчеләренә укучылар арасында стресс һәм суицид очракларын булдырмау буенча профилактика чаралары аңлатылды. Укучыларга карата игътибарлы һәм ягымлы мөнәсәбәттә булыйк.
-
Марш парков-2016 04.05.2016

29 нчы апрель көнне Сосна мәдәният йортында Марш парков-2016 булып узды. Безнең мәктәбебездән бүләкләнү өчен бер төркем укучыларыбыз барды. Шигырь чыгару номинациясендә 4нче сыйныф укучысы Сәфәргалиев Айрат диплом һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде. (Җитәкчесе Хөсәенова Фирания Хәниф кызы.) “Сыерчык оясы “ номинациясендә Акбирова Нәфисә, Гыйльмуллин Фәнис, Габдрахманова Алинә, Шакирова Галияләр диплом белән бүләкләнделәр.











