МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 187 188 ( 189 ) 190 >>
-
Котлыйбыз! 13.04.2016

9 нчы апрель көнне 11 нче сыйныф укучысы Хисамутинова Ралия Кукмарада уздырылган кул көрәше ярышында, үз үлчәмендә 3 урынга чыгып, грамота белән бүләкләнде. Ралияне чың күңелдән бу җиңүе белән котлыйбыз, алдагы ярышларда тагын да матур күрсәткечләргә ирешүен телибез.Афәрин!
-
Гаилә гомер бишеге 12.04.2016

9 нчы апрель көнне Бөрбаш мәдәният йортында бик матур, тәрбияви “Гаилә –гомер бишеге” дип аталган гаилә бәйрәме булып узды. Бу чарада мәктәбебездән Заһидуллиннар һәм Абдрахмановлар гаиләләре катнашты.Бу ике гаиләдә авылыбызда тыныч, эш сөючән,тырыш, спортны яратучы гаиләләр буларак билгеле. Әлеге гаиләләр үзләренең нәсел җепләрен җыеп тамашачыларга үз осталыкларын күрсәтә алдылар.
-
Иртәнге линейка 12.04.2016

Иртәнге линейкада дежур торган 9 нчы класс атналык эшкә нәтиҗә ясады. Нәтиҗәләргә килгәндә “Иң яхшы укучы класслар” дип 11 класслар танылды. “Шәфкатьле класс” номинациясе буенча 8 нче сыйныф, “Спорт сөюче класс”-11 нчы сыйныф укучыларына бирелде.”Иң чиста класс”-7 нче сыйныф, “Иң тәртипле укучылар ” дип 5 нче сыйныф билгеләнде.
-
"Изгелек кыл" атналыгы 11.04.2016

11 нче апрель көнне 2 нче сыйныф укучылары язгы "Изгелек кыл" атналыгы кысаларында мәктәп китапханәсенә ярдәм итү йөзеннән, таушалган китапләрны ремонтлау эше башкардылар.
-
Коръән уку бәйгесе 11.04.2016

10 апрель көнне Балтач мәчетендә башлангыч сыйныф укучылары арасында коръән уку бәйгесе уздырылды. Бу чарада безнең укучыларыбыз 1 нче сыйныфтан Гилмуллин Рамазан, 4 нче сыйныфтан Базагутинова Диния катнашып 3 урын яулап кайттылар. Аларны бу уңышлары белән котлыйбыз.
-
Бөре җыю акциясе 10.04.2016

Мәктәбебездә бөре җыю акциясе игълан ителде.Һәр сыйныф укучылары бу эштә активлык күрсәте.
-
Профтест 09.04.2016

7 нче апрель көнне мәктәбебездә 8,9,10 нчы сыйныфлар өчен һөнәр сайлау буенча тест үткәрелде.
-
Өмә 09.04.2016

8 нче апрель көнне барлык укучылар һәм укытучылар мәктәп территориясен чистарту өмәсендә катнашты.Карлар таратылды, чүпләр җыелды. Өмәдә катнашкан барлык кешегә зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Туган тел айлыгы 08.04.2016

-
Котлыйбыз 07.04.2016

Урта Көшкәт мәктәбендә уздырылган “Иң яхшы вожатый” конкурсында 6нчы сыйныф укучысы Шакирова Галия катнашты. Галиягә зур рәхмәтебезне белдерәбез, алга таба уңышлар теләп калабыз.











