МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 ( 183 ) 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
Бердәм эшмәкәрлек дәресе 04.05.2016

29-30 нчы апрель көннәрендә мәктәбебездә бердәм эшмәкәрлек дәресләре уздырылды.Укучыларыбыз авылыбыз эшмәкәрләре Гилмуллин Илшат Рашид улы һәм Фазлыев Булат Җәлил улы белән очрашып, эш урынында экскурсиядә булып кайттылар.
-
“Иптәшеңә игътибарлы бул” темасына класс сәгате 03.05.2016

Мәктәбебездә укучылар белән күп төрле профилактик чаралар оештырыла. Шушы көннәрдә 10- класс җитәкчесе Мифтахова Н.С. “Иптәшеңә игътибарлы бул” дигән темага класс сәгате оештырды. Укучылар төрле ситуациядән чыгу, проблемаларны чишү ысулларын эзләде, матбугат материалларын укып, тиешле нәтиҗә ясады, яшьтәшләренә файдалы киңәшләрен бирде. Дәрес ахырында “Барлык проблемаларның да чишелеше бар, аны күрә белергә, кирәк очракта ышаныч телефонына (8 800 2000 122) шалтыратып, кирәкле киңәшләрне алырга мөмкин” икәнлеге укучыларның кабат исләренә төшерелде.
-
Язгы эшләр 03.05.2016

Язгы эшләр башланып китте мәктәп тирәсе укучыларыбыз тырышлагы белән чистара, ямьләнә. Бакчада һәркемгә дә эш җитәрлек.Егетләребез түтәләр казый, кызлар суган, кишер, чөгендер чәчәләр. Тиздән бик тиздән укучыларыбы чәчкән яшелчәләр мул уңыш бирер дип көтеп калыйк.
-
Нәрсә ул игелек?
03.05.2016
Бу атнада беренче сыйныф укучылары "Нәрсә ул игелек?" дигән темага рәсемнәр ясадылар. Узләре ясаган рәсемнәр буенча хикәя яздылар.
-
Иртәнге линейка 03.05.2016

Иртәнге линейкада дежур торган 6 нчы класс атналык эшкә нәтиҗә ясады. Нәтиҗәләргә килгәндә, “Иң яхшы укучы класслар” дип, 11 класслар танылды. “Шәфкатьле класс” номинациясе буенча 5-11 нче сыйныф .”Иң чиста класс”-6 нчы сыйныф, “Конкурсларда актив катнашучы класс”-4 класс, “Иң тәртипле укучылар ” дип, 10 нчы сыйныф билгеләнде.
-
Раязны котлыйбыз 03.05.2016

Балтач районы “Наз” үзәге Г.Тукайның тууына-130 ел тулу уңаеннан кул эшләре конкурсы үткәрде.Әлеге конкурста 1нче сыйныф укучысы Мифтахов Раяз I урынга лаек булды. Раязны җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз.
-
Ярминкәләр гөрләде 01.05.2016

27 нче апрель көнне укучыларыбыз көче белән әзерләнгән ярминкә булып узды. Һәр укучы ярминкәдә актив катнашты.
-
Бәйрәм белән! 01.05.2016

1 Май – илебез байлыгын булдыруда хезмәт иткән бөтен кешеләр бәйрәме. Көн саен үзенең хезмәте белән ватанын һәм гаиләсен чәчәк аттыручы бөтенхалык бәйрәме. Барыгызны да яшел чирәмнәре шытып чыккан, умырзаялары чәчкә аткан яз бәйрәме – Беренче май белән котлыйбыз. Язның сулышы, дәрте, илаһи мәгънәсе күңелегезгә нур өстәсен. Язның ягымлыгы күзләрегезгә кунсын, бәхет кояшы көннән-көн яктыра барсын, йөрәгегез хискә тулсын, һәрвакыт яшь булсын. Гомерегез дә яз көне кебек якты, кояшлы, аяз күкле, нурлы булсын.
-
Бәйрәм белән тәбрикләү 30.04.2016

Бөек җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан авылыбызның бердән-бер сугыш ветераны Хөснетдинова Нурҗиһан апаны авыл советы җирлеге рәисе Хакимов Сәйдәш Шамсиевич һәм бер төркем укучыларыбыз бәйрәм белән котлап кайттылар.
-
Котлыйбыз! 30.04.2016

10 сыйныф укучылары Нуретдинов Нияз һәм Кадыров Алмаз ХХ "Яшь программист" республика конкурсының муниципаль этабында җиңү яуладылар. Әлеге укучыларны уңышлары белән тәбрик итәбез.











