МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 ( 187 ) 188 189 190 >>
-
Иң күп бөре җыючы 21.04.2016

Мәктәп буенча “Иң күп бөре җыючы”- 1 нче сыйныф укучысы Садыйкова Дилия рәхмәт хаты белән бүләкләнде
-
Иң күп макулатура җыючы 21.04.2016

Мәктәп буенча “Иң күп макулатура җыючы”- 2 нче сыйныф укучысы Каримуллин Райнур рәхмәт хаты белән бүләкләнде
-
Очрашу мизгелләре 21.04.2016

20 нче апрель көнне Бөрбаш мәдәният йортында Балтач үзәгендә яшәп, иҗат итүче мәдәният осталары –Нәҗип Әминов һәм Эльмира Кузьмина белән истәлекле очрашу булып узды. Э.Кузьмина тамашачылар алдында шигырьләрен укыды һәм матур җырлар башкарды. Сәхнәдә Н.Әминов шигырьләре, хикәяләре укылды. Спектакльләреннән өзекләр күрсәтелде, җырлары башкарылды. Без районыбызның күренекле шәхесләре белән горурланабыз, аларга иҗат уңышлары теләп калабыз.
-
Изгелек җирдә ятмас. 20.04.2016

4 нче сыйныф укучылары Галиуллина Айгөл, Хөсәенова Зәринә, Хаҗиев Дәнис күршеләрендә ялгыз яшәүче Тәскирә апаның хәлен белеп, өй эшләрендә булышып кайттылар.
-
Г.Тукай укулары 20.04.2016

13 нче апрельдә Салавыч күппрофильле лицеенда Г.Тукай укулары оештырылды. Безнең мәктәптән башлангыч сыйныф укучылары конкурста катнашып 3 урын яуладылар. Барлык укучыларны һәм аларны әзерләгән укытучыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
“Спорт сөюче Татарстан” акциясе
20.04.2016
16-23 нче апрель көннәрендә Республикакүләм “Спорт сөюче Татарстан” акциясе старт алды. Бу атнада укучыларыбыз үз көчләрен төрле спорт чараларында сыный алырлар.
-
Котлыйбыз! 20.04.2016

Мәктәбебезнең 3 нче сыйныф укучылары Гыйльмуллина Рамиля Шамилевна җитәкчелегендә Арчада уздырылган Vнче Республикакүләм Г.Тукай укуларында актив катнашып җиңү белән кайттылар.
-
“Язгы шәфкатьлелек”атнасы
19.04.2016
16-23 нче апрель көннәрендә уздырылачак “Язгы шәфкатьлелек”атнасы старт алды. Мәктәп планы буенча бу атна кысаларында төрле чаралар үтәчәк.
-
Шигырь бәйгесе 19.04.2016

Бүген бездә зур бәйрәм- шигырь бәйрәме. Күренекле татар халык шагыйре Г.Тукайның шигырьләрен укучылар бик яратып яттан сөйләделәр. Iурын-Г.Кәрим (Vсыйныф), II урын- А.Әмир (I сыйныф), IIIурын- Г.Айгөл (IV сыйныф) Катнашкан барлык укучыларга да зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Җиңүчеләр 19.04.2016

18 нче апрель көнне, шигырь чыгару бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде. Шигырьләр барысы да бөек шагыйребез Г.Тукайның тормыш юлын, иҗатын яктырта. Нәтиҗәләр түбәндәгечә булды: I урын - Гарифуллина Зилә (1нче сыйныф), Хөсәенова Зәринә (4нче сыйныф), Шакирова Галия (6нчы сыйныф).
II урын-Фазлыева Әминә (1нче сыйныф), Шакиров Әмир (4нче сыйныф), Шәрипова Фәйрүзә (6нчы сыйныф).
III урын-Акбирова Нәфисә (2нче сыйныф), Корбангалиева Энҗе (3нче сыйныф), Гыйльмуллин Фәнис (6нчы сыйныф).
Шигырь чыгару бәйгесендә катнашкан һәр укучыга зур рәхмәтебезне белдерәбез.











