МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 187 ( 188 ) 189 190 >>
-
Иртәнге линейка 18.04.2016

Иртәнге линейкада дежур торган 8 нче класс атналык эшкә нәтиҗә ясады. Нәтиҗәләргә килгәндә “Иң яхшы укучы класслар” дип 11 класслар танылды. “Шәфкатьле класс” номинациясе буенча 9 нчы сыйныф .”Иң чиста класс”-7 нче сыйныф, “Иң тәртипле укучылар ” дип 10 нчы сыйныф билгеләнде.
-
Бөек Җиңүнең 71 еллыгын каршылап 18.04.2016

Бөек Җиңүнең 71 еллыгы кысаларында мәктәбебездә төрле чаралар үткәрелә.10 сыйныф укучылары “Безнең Җиңү” интернет конкурсында, сугышта катнашкан авылдашларыбыз турында бай эчтәлекле фотоальбом төзеп урнаштырдылар.
-
Шигырь бәйгесе 17.04.2016

15 нче апрель көнне, шигырь чыгару бәйгесенә йомгак ясалды. Шигырьләр барысы да бөек шагыйребез Г.Тукайның тормыш юлын, иҗатын яктырта. Нәтиҗәләр түбәндәгечә булды: I урын - Гарифуллина Зилә (1нче сыйныф), Хөсәенова Зәринә (4нче сыйныф), Шакирова Галия (6нчы сыйныф).
II урын-Фазлыева Әминә (1нче сыйныф), Шакиров Әмир (4нче сыйныф), Шәрипова Фәйрүзә (6нчы сыйныф).
III урын-Акбирова Нәфисә (2нче сыйныф), Корбангалиева Энҗе (3нче сыйныф), Гыйльмуллин Фәнис (6нчы сыйныф).
Шигырь чыгару бәйгесендә катнашкан һәр укучыга зур рәхмәтебезне белдерәбез. -
Алар Ватан өчен көрәштеләр 17.04.2016

9 сыйныф укучылары Гобайдуллин Ранил Мөнир улы җитәкчелегендә авылыбызның бердәнбер сугыш ветераны Хөснетдинова Нурҗиһан Гыймран кызы белән очрашу үткәреп сугыш хатирәләре турында видеоролик эшләделәр һәм истәлекле фотоальбом ясадылар
-
Мобилизацион өйрәнү 16.04.2016

Мәктәбебездә мобилизацион өйрәнүләр оештырылды
-
Психологик тренинг 16.04.2016

14 нче апрель көнне мәктәбебезгә "Психологик десант" килде. Галимзянова Г. һәм Идрисова А.В. 9,11 нче сыйныфлар белән психологик тренинг уздырдылар
-
Тәрбия сәгате 15.04.2016

12 нче апрель көнне һәр сыйныфта “Сулыкларда сак бул”- дип исемләнгән тәрбия сәгатьләре булып узды. Һәр сыйныф җитәкчесе укучыларга язгы ташу вакытында су кырларында йөрмәскә , кечкенәләргә игътибарлы булырга, үз гомеренне куркынычсызлык астына куймаска кирәклеге турында аңлатып, инструктажлар үткәрделәр.
-
12 нче апрель - космонавтика көне 14.04.2016

12 нче апрель - космонавтика көне. Шул уңайдан мәктәбебездә төрле чаралар үткәрелде. 10 нчы класс укучылары V-VII нче класслар өчен “Кеше галәмдә” һәм “Космос серләре” темасына докладлар, презентацияләр әзерләде. 11-класс укучылары IX-XI нче классларга видеофильмнар күрсәтте. Ә VIII- классларда “Космос серләре” темасына КВН оештырылды. Укучылар белән әнә шулай беренче космонавт Ю. А. Гагаринның батырлыгын искә алдык, аның белән горурландык һәм аңа сокландык.
-
Ш.Мәрҗәни исемендәге Республикакүләм фәнни-гамәли конференция 14.04.2016

8 апрель көнне Әтнә районнында уздырылган Ш.Мәрҗәни исемендәге Республикакүләм фәнни-гамәли конференциядә 8 нче сыйныф укучысы Гафарова Гөлгенә укытучысы Миңнемулин Айгиз Рафилевич җитәкчелегендә матур чыгыш ясап кайттылар. Гафарова Гөлгенәне “Дөньякүләм танылган милләтәшләребез” секциясендә уңышлы чыгыш ясап, 2 нче урынны алуы белән котлыйбыз, зур уңышлар телибез.
-
Мультфильмнар карыйбыз 13.04.2016

Тәнәфесләрдә Г.Тукай әсәрләре буенча эшләнгән мультфильмнарны укучылар яратып карыйлар. Мультфильмнардагы геройлар укучыларда хезмәткә, белемгә омтылыш уята. Дәреслекләрдән укып белгән Шүрәле, Су анасы геройларын җанлы итеп күрү укучыларда бетмәс тәэсирләр калдыра.











