МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 251 ( 252 ) 253 254 255 256 257 258 259 260 >>
-
Тел язмышы - милләт язмышы 26.10.2014

“Тел язмышы – милләт язмышы” – дип тик торганнан гына әйтмиләр. Бу барыбызны да борчыган мәсьәлә. Шуларның тагын берсенә тукталып китәсем килә. Мин үзем Биектау районының Чыпчык авылында яшим. Безнең авылыбыз рус авылы, ләкин ярты авылыбыз татар кешеләре. Мондый күренешләр аз түгелдер дип уйлыйм. 1994 нче елда безнең авылыбызда татар сыйныфлары ачылды. 2006 һәм 2007 нче елларда татар сыйныфларындагы укучылар мәктәпне тәмамлап чыктылар. Бу сыйныфларда укыган укучылар барысы да яхшы билгеләренә генә мәктәпне тәмамладылар, төрле вузларда укыдылар. Алар барысы да тормышта үз урыннарын таптылар, җәмгыятькә файдалы кешеләр булдылар. Араларында төрле һөнәр ияләре бар. Ләкин хәзер ата-аналар балаларын татар сыйныфына бирергә теләмиләр, чөнки имтиханнарны рус телендә бирергә кирәк. Шунлыктан татар сыйныфлары ябылды. Татар сыйныфлары рус сыйныфлары белән кушылды. БДИ (Бердәм дәүләт имтиханы)ны бирү күп кенә укучыларны борчый һәм куркыта. Шунлыктан, күп кенә укучылар 9 нчы сыйныфны тәмамлагач, мәктәптә укырга теләмиләр. Башка уку йортларына яки эш эзләргә чыгып китәләр. Ә татар мәктәпләрендә бу эш бигрәк тә аяныч хәлдә тора, чөнки имтиханнарны рус телендә бирергә кирәк. Бу укучылар өчен бик авыр. Шуңа күрә 10 нчы, 11 нче сыныфларда укучылар аз калганлыктан мәктәпләр ябыла яки төп мәктәп кенә булып кала. Мәсәлән, безнең районыбызда да андый мәктәпләр бар................
-
Профсоюз җыелышы 25.10.2014

24 нче октябрь көнне мәктәбебездә районыбызның барлык мәктәп һәм балалар бакчаларында эшләүче профсоюз оешмасы вәкилләренең җыелышы булып үтте. Әлеге зур җыенга Казаннан да килделәр. Районыбызда профсоюз оешмасы эшчәнлегенең эшен анализлап үткәннән соң , бергә фикер алышып, эшчәнлекләренә нәтиҗә ясадылар. Бу җыелышта Казаннан килгән вәкилләргә һәркем үзен кызыксындырган сорауларын биреп, аларга дөрес җавапларын да белеп киттеләр.
-
Сынау имтиханнары 25.10.2014

22-23 октябрь көннәре 9 нчы һәм 11 нче класс укучылары өчен аеруча җаваплы көннәр. Алар бу көнне сынау имтиханнарында үзләренең белемнәрен сынады. Аларга уңышлар теләп калабыз.
-
Яшь математиклар 25.10.2014

Яшь математиклар
-
Әкияти КВН 24.10.2014

24-октябрь көнне 5 – классларда “Әкияти КВН” математик уены оештырылды.
-
“Серле сандык” уены 23.10.2014

23- октябрь 7- класс укучылары өчен “Серле сандык” уены белән истә калыр. “Математиканы өйрәнегез. Математиканы белсәгез, барысын да белерсез “ – дигән канатлы сүзләргә тагын да ныграк ышанды алар бу көнне
-
Атаклы математикларыбызның тормышы һәм хезмәте 23.10.2014

23 – октябрь көнне классларда “Атаклы математикларыбызның тормышы һәм хезмәте” темасына класс сәгатьләре оештырылды. Бу чарада 9 – класс укучылары рефератлар әзерләп һәр класста чыгыш ясады, викторина сораулары әзерләде.
-
"Наркотикларсыз тормыш" айлыгы. 23.10.2014

Мәктәбебездә 13 нче октябрьдән 13 нче декабрьгә кадәр "Наркотикларсыз тормыш" айлыгы игълан ителде. Шушы ай эчендә бик күп чаралар, төрле очрашулар, файдалы сөйләшүләр көтелә.
-
5-8 сыйныфларда математик КВН 22.10.2014

21- октябрь атналыкның иң эшлекле, иң тыгыз һәм күңелле көненә әверелде. Бу көнне безгә районыбызның математика укытучылары семинарга җыйналды. Мәктәбебез белән танышып, 6 нчы һәм 8 нче классларда ачык дәресләр карап, 5-8 класс укучыларының “КВН” уенында катнашып, районыбыз укытучылары эшлекле киңәшмә уздырды
-
Ачык дәрес 22.10.2014

6 – классларда район математика укытучылары өчен “Ваклаучылары төрле булган вакланмаларны кушу, алу, чагыштыру” темасына дәрес күрсәтелде. Дәресне 1 – категорияле математигыбыз Н.С. Мифтахова әзерләде. Дәрестә интерактив чаралар кулланылды, укучылар белемен бәяләү өчен MyTest программасы ярдәмендә төзелгән тестлар файдаланылды.











