МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 251 252 253 254 255 256 257 258 259 ( 260 ) >>
-
Нәфис сүз осталары 05.06.2014

Алдагы көннәрне берсендә нәфис сүз осталарына конкурс үткәрдек. Балалар бик матур шигырьләр өйрәнеп килгәннәр. Һәммәсе яттан, матур итеп сөйләп күрсәттеләр. Ахырдан бергә – бергә, кемнең иң оста сөйләүче, иң озын шигырь сөйләүче, иң матур шигырь өйрәнүче буларак нәтиҗәләр дә ясап үттек, аларга бүләкләр дә өләштек
-
Поход 04.06.2014

3 нче июнь көнне лагерь балалары белән су буена походка киттек. И “тәмле” көн булды бу. Нәрсәләр генә ашап сыйланмадык, хәтта учакта коймак та пешереп ашатты апалар. Бик рәхәтләнеп ял итеп, күңелле уеннар уйнап кайттык. Походка бару, бик ошады безгә.
-
Кызык мәзәк 03.06.2014

Бүген көлке көне ясадык лагерьда. Балалалар кызык итеп сөйләп , сәхнәләштереп тә күрсәтеп мәзәкләр көне үткәрделәр. Рәхәтләнеп көлдек, ял иттек. Аннары көлке көнен дәвам итеп бик кызык кино да карадылар. Көлке көне бик ошады аларга. Соңыннан, әзерләнеп килгән балаларга бүләкләр дә бирдек.
-
9 нчы сыйныфлар математикадан имтихан тапшыра 31.05.2014

-
Очрашу 31.05.2014

-
Бантиклар көне 30.05.2014

Лагерның алдагы көннәре тагы кызыклы һәм күңелле бәйрәмнәр белән дәвам итте. Бантиклар көне үткәрдек без. Һәр бала үзенчә , төрледән – төрле бантиклар тагып, алардан берсеннән – берсе матур чәчәкләр ясап тагып килгәннәр. Бу көнне лагерыбыз гөлбакча иленә әйләнгән кебек булды, чөнки балаларыбыз матур чәчәкләргә әйләнгәннәр иде.
-
Лагерь ачу тантанасы 29.05.2014

28 нче май көнне лагер ачу тантанасы булып үтте. Балалар концерт программасы әзерләп, берсеннән – берсе матур җырлар, биюләр, шигырьләр әзерләделәр. Ул көнне табигать кочагында бәйрәм ясап, рәхәтләнеп җырладылар, биеделәр, бик матур концерт куйдылар.
-
Каратэ 28.05.2014

"Соңгы кыңгырау" бәйрәме көнне дә спортчы кызларыбыз безне кабат сөендерде. Каратэ ярышларыннан кызларыбыз - Корбанова Чулпан һәм Абдрахманова Алия зур җиңуләр белән кайттылар. Әлеге ярышларда Чулпан II урынны яулаган булса, Алия III урынга лаек булган. Кызларыбыз медаль һәм мактау грамоталары белән бүләкләнгәннәр. Әфәрин, кызлар!
-
Педсовет 27.05.2014

-
Лагерь - 2014 27.05.2014

26 майдан мәктәбебездә балалар өчен җәйге ял лагеры эшли башлады. Балалар бик теләп лагерьга йөри башладылар. Беренче көнне отрядларга бүленеп, эш башлап җибәрдек. Отрядларга исемнәр сайлау, эш бүленешләре, отрядларны бизәү хакында фикер алыштылар. Тәрбияче апалар лагерьның эш планнары белән таныштырдылар.











