МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 251 252 253 ( 254 ) 255 256 257 258 259 260 >>
-
Саваплы бәйрәм 10.10.2014

10 октябрь көнне авылыбыз мәчетендә бик зур бәйрәм булып үтте. Бу көнне авылыбызның барлык өлкәннәре, мәктәп балалары Корбан ашына җыйналды. Җәлил хәзрәтнең вәгазъләрен тыңлаганнан соң, һәркем табын артында тәмле – тәмле ризыклардан авыз итте, иң саваплысы Корбан итеннән пешерелгән аш һәм пылау белән сыйланды. Бик күңелле , изге көн булды. Бу көнне һәркем күңеленә тынычлык иңде, күңелләрдә җылы хисләр артты.
-
Бездә кунаклар 08.10.2014

8 октябрь көнне бик күп кунаклар килде мәктәбебезгә. Алар районның төрле авылларыннан килгән өлкән яшьтәге абыйлар, апалар иде. Алар безне мәктәбебезне карарга килгәннәр. Укучыларыбыз ветераннарны бик җылы кабул итте, бик матур сәламләп каршы алдылар, матур җырлар, биюләр, шигырьләр аша аларга булган хөрмәт хисләрен белдерделәр. Өлкәннәрнең бик күңелләре булды, безнең мәктәбебезнең матурлыгына, чисталыгына, байлыгына шаккатып киттеләр. Изге теләкләрен җиткерделәр, шулай матур каршы алганыбыз өчен рәхмәтләрен әйтеп, безне бик ошатып, яратып киттеләр.
-
Бәйрәм белән котлап 03.10.2014

Шулай үзебез шау – гөр килеп бәйрәм иткән мизгелләрдә, тагы да матур ямь өстәп, бу көнне балалар бакчасыннан берсеннән – берсе матур , үзләре дә чәчәк бәйләмнәре кебек балалар, чәчә бәйләмнәре тотып , мәктәбебезгә килеп керделәр. Алар да укытучы апаларны бәйрәм белән котларга килгәннәр. Бик матур бәйрәм иртәсе оештырдылар. Менә шундый күңелле булды бу көнне бездә.
-
Укытучылар көне 03.10.2014

3 октябрь көнне мәктәбебезнең “Аргамак” укучылар оешмасы балалары укытучыларыбызны һөнәри бәйрәмнәре белән котлау өчен иртүк мәктәпкә җыйналдылар. Алар укытучыларыбыз килгәнче үк , ишек төбендә аларны көтеп, чәчәк бәйләмнәре белән каршы алдылар. Укытучылар хөрмәтенә яңгыраган матур җырлар бәйрәмне тагы да җанландырып җибәрде. Бәйрәм тантанасыннан мәктәбебез заллары шау итеп торды. Бик матур иртә белән башлап җибәрделәр бу көнне укытучыларыбыз хезмәт көннәрен. Һәр көн шундый матур мизгелләрдән генә торсын иде дигән теләктә булды бу көнне һәркем.
-
Иң кадерле кунаклар 02.10.2014

1 октябрь көнне өлкәннәр көне уңаеннан 8 – 11 сыйныф укучылары үзләренең әби – бабайләрын кунакка чакырдылар. Башта аларны бәйрәмнәре белән таннаналы рәвештә, матур җырлар , шигырьләр, биюләр белән котлап үттеләр, аннан өлкәннәребез өчен бәйрәм табыннар артында дәвам итте. Бәйрәмгә килгән әби – бабаларыбыз өчен үткәрелгән бу көн бик күңелле үтте. Өлкәннәребезнең һәркайсы аерым рәхмәтләрен әйтеп, бик шатланып киттеләр.
-
Бәйрәм белән котлап 02.10.2014

“Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне” . Шушы тирән мәгънәле сүзләрне үзләренә өндәмә итеп алып , 1 октябрь көнне укучыларыбыз авылыбызда яшәүче барлык өлкәннәребезне өйләренә барып, котлау открыткаларына изге теләкләрен язып, әби – бабаларыбызны котлап кайттылар. Күпме рәхмәт сүзе ишеттеләр балалар бу көнне. Бер рәхмәт мең бәладән коткарыр диләр бит, укучыларыбызның бу гамәле үзләренә яхшылык булып кайтсын иде.
-
“Олыласаң олыны – олыларлар үзеңне” 01.10.2014

Мәктәбебездә Өлкәннәр көне уңаеннан “Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне” акциясе башланып китте. Укучыларыбыз өлкәннәрне хөрмәтләү йөзеннән 29 сентябрь ,30 сентябрь, 1 октябрь көннәрендә үтәчәк төрле чараларга әзерләнәләр. Аларның һәркайсы әби – бабаларын кунакка чакырып, бәйрәм концерты әзерли. Кунакка килгән өлкәннәр хөрмәтенә бәйрәм табыны да әзерләнә. Мәктәп коридорында өлкәннәр көне уңаеннан күргәзмә дә куелды. Укучыларыбыз бу көнне авылыбызда яшәүче һәр өлкән кешенең өйләренә барып котлау открыткалары да бүләк итәрләр.
-
Өлкәннәр көне белән 01.10.2014

30 сентябрь көнне 5, 6, 7 сыйныф укучылары әби – бабайларын кунакка дәште. Укучыларыбыз яраткан әби – бабаларын хөрмәтләп концерт куйдылар, аларны өлкәннәр көне белән котлап чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр. Бәйрәмгә килгән өлкәннәребез өчен бәйрәм табыны да әзерләнде. Бик күңелләре булып, куанышып киттеләр өлкәннәребез.
-
Хезмәт бәйрәмегез белән!
01.10.2014
Тәрбиячеләр көне уңаеннан укучыларыбыз үзләре тәрбияләнеп үскән балалар бакчасында эшләүче тәрбияче апаларын һөнәри бәйрәмнәре белән котларга бардылар. Матур шигырьләр, җырлар аша алар үзләренең җылы хисләрен белдерделәр, изге теләкләрен җиткерделәр. Шулай матур итеп искә алулары, аларны хөрмәтләгәннәре өчен, тәрбияче апалар укучыларыбызга үзләре дә матур теләкләр теләделәр, рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Бик күңелле булды
-
Өлкәннәр көне. 30.09.2014

29 нчы сентябрь көнне мәктәбебезгә яраткан дәү әниләребез һәм дәү әтиләребез кунакка килделәр. Аларны "Өлкәннәр көне" белән котлап, оныклары үзләренең матур җырларын һәм дәртле биюләрен бүләк иттеләр. Бәйрәмнең икенче өлеше табын артында дәвам итте. Кунаклар мәктәбебезне бик ошатып, җылы хисләр белән таралыштылар.











