МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 251 252 253 254 255 256 ( 257 ) 258 259 260 >>
-
“1 нче сыйныфларда очрашу” 04.09.2014

4нче сентябрь көнне 1нче сыйныф укучылары полиция хезмәткәре Ләйсән Маратовна белән очрашты. Ләйсән Маратовна 1 нче сыйныф укучыларын юл йөрү кагыйдәләре белән таныштырды. Һәр укучыга памяткалар тапшырды.
-
Игътибар, балалар! 04.09.2014

Балалар куркынычсызлыгы айлыгы уңаеннан мәктәбебезгә 4 сентябрь көнне районның балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспекторы Ләйсән Маратовна килде. Ул беренче сыйныф укучылары белән очрашып, алар белән әңгәмә үткәрде. Аннан соң югары сыйныф укучылары белән сөйләшүләр алып барды. Укучыларга кагылышлы барлык төр законнар, алар үтәргә тиешле таләпләр турында бик җентекләп аңлатты. Ләйсән Маратовна белән очрашып сөйләшү укучыларыбызга бик файдалы һәм кирәкле очрашу булды.
-
2014/15 уку елы чыгарылыш укучылары өчен сочинение темалары 04.09.2014

Аларга сугыш, яшәү мәгънәсе, кеше һәм табигатьнең әдәбиятта роле хакында уйланырга туры киләчәк. Мәктәпне тәмамлаучы чыгарылыш сыйныф укучыларының белем дәрәҗәсенә нәтиҗә ясаучы инша темалары билгеле булды. 11 нче сыйныф укучылары бу иншаны декабрь аенда язачак. Язылган инша БДИ га керү мөмкинлеге бирә, ә җыелган баллар исә югары уку йортына кергәндә исәпкә алыначак. Укучыларга сугыш, яшәү мәгънәсе һәм кешенең, табигатьнең әдәбиятта роле хакында язу мөмкинлеге бирелә. «Новые известия» хәбәр иткәнчә, чыгарылыш сыйныф укучылары өчен биш тема сайланылган. “Бөтен Россия юкка гына хәтерләми...” («Недаром помнит вся Россия...») темасы шагыйрь Михаил Лермонтовның тууына 200 ел тулуга һәм аның әсәрләренең үзенчәлегенә багышлана. Икенчесе — “Кешелеккә сугыш тарафыннан бирелгән сораулар” («Вопросы, заданные человечеству войной»):
-
«Терроризмга – юк!» 03.09.2014

Бүген мәктәбебездә терроризмга каршы тәрбия сәгатьләре үткәрелде. Һәр укучыга, кыен хәлдә калмас өчен, нинди кагыйдәләр үтәргә кирәклеге аңлатылды. Сыйныф җитәкчеләре презентацияләр кулланып, файдалы тәрбия сәгатьләре үткәрде.
-
Табигать кочагына сәяхәт 03.09.2014

Уку елын «Минем кече Ватаным» темасына тәрбия сәгатьләре белән башлаган идек. Ә бүген мәктәбебез белән табигать кочагына юл тоттык. Биек таулары, кара урманнары, тирән күлләре булмаса да, мул сулы, балыклы плотина буенда, каен полосасы ышыгында көзге яңгыр да безнең кәефне төшермәде. Тәмле ашлар пешереп, шифалы чәйләр кайнатып, җәйге ялыбыз белән хушлашып рәхәтләнеп ял иттек табигать кочагында. Яңа уку елында уңышлы эшләребез, матур күрсәткечләребез белән сөенергә насыйп булсын безгә.
-
Куркынычсызлык дәресләре 02.09.2014

Куркынычсызлык дәресләре
-
Белем бәйрәме 01.09.2014

Иртәдән көн болытлы булуга карамастан, бәйрәм көн булгангамы күңелләрдә кояш балкый иде бу көнне. Сәгать җиде тулуга балалар мәктәпкә килә башладылар. Берсеннән – берсе матур, шат күңелле балалар килгәч мәктәбебез тагы да ямьләнеп, җанланып киткәндәй булды. Матур гына бәйрәм тантанасы үткәргәннән соң укучылар классларга таралыштылар. Алар “Минем кече Ватаным” темасына тәрбия дәресләре үткәрделәр. Яңа уку елын шулай матур һәм күңелле итеп башлап җибәрдек. Уку елын гел шундый матур – матур эшләребез белән дәвам итәргә язсын иде дигән теләктә калабыз
-
Классларда тәрбия сәгатьләре 01.09.2014

Мәктәптә "Минем кече Ватаным" дигән темага Белем дәресләре узды.
-
Юбилеегыз белән тәбрик итәбез 31.08.2014

Юбилеегыз белән тәбрик итәбез
-
Кадерле укучылар һәм укытучылар! Хөрмәтле әти-әниләр! 30.08.2014

Сезне чын күңелдән Белем көне һәм яңа уку елы башлануы белән котлыйм!
1нче сентябрь укучылар өчен дә, укытучылар – һәммәбез өчен дә үзенчәлекле бәйрәм. Нинди генә югары үрләр яуласак та, юл башы мәктәптән башлана.
Соңгы елларда Татарстан Республикасы мәгариф системасы актив рәвештә үсеш алып бара. Белем көнендә Татарстан Республикасында 7 яңа мәктәп һәм 16 балалар бакчасы ачылачак, аларның 8е авыл җирлегендә урнашкан. Белем бирү оешмаларында инновацион технологияләр, сәламәтлекне саклау проектлары актив гамәлгә ашырыла, заманча җиһазлар кулланыла. Тик шәхес буларак укытучы моннан күп еллар элек кебек үк, укыту һәм тәрбия процессында төп фигура булып кала бирә.











