МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 251 252 253 254 255 256 257 258 ( 259 ) 260 >>
-
Лагерьны ябу тантанасы. 19.06.2014

Лагерьны ябу тантанасыннан балалар бик зур хисләр кичереп, күп бүләкләр алып, күтәренке кәеф белән таралыштылар.
-
Музейга сәяхәт 17.06.2014

Бүген бертөркем балаларыбыз Карадуганга Муса Җәлил музеена экскурсиягә киттеләр. Алар анда патриот шагыйребез белән якыннанрак таныштылар. Муса Җәлил турында булган белемнәрен тагын да ныгытып, аның турында булган мәгълүматларны үз күзләре белән күреп кайттылар.
-
Хезмәт һәм ял лагере 16.06.2014

Мәктәбебездә 2 нче июньнән хезмәт һәм ял лагере эшли башлады. Лагерьга барысы 20 бала йөри. Без бакчада су сибәбез, чүп утыйбыз, төрле эшләр эшлибез. Эш белән бергә күңелле итеп ял да итәбез. Пешекче апаларыбыз безгә тәмле итеп ашаулар пешерәләр, безне тәмле ашлары белән сыйлыйлар. Бик зур рәхмәт аларга.
-
Авылым кешеләре
14.06.2014
13 нче июнь , җомга көнне без мәчеткә төштек. Анда башта җомга вәгазе тыңладык,аннары авылыбыз кешеләренең нәсел җепләрен тоташтыручы шәҗәрә китабын карадык.
-
Салават күпере көне. 13.06.2014

Бүген без лагерда төсләр көне үткәрдек. Балаларыбызның һәркайсы үзенә ошаган төсләрдә матур итеп киенеп килгәннәр. Алар үзләренә ошаган төсләр турында матур итеп шигырьләр язып килгәннәр, тормыш – көнкүрештә төсләрнең ничек чагылуын да ачыклап үттеләр. Бу көнне балалар салават күперен хәтерләтә иде
-
Күңелле стартлар
12.06.2014
10 нчы июнь көнне сабантуй мәйданына күңелле стартлар үткәрергә төштек. Балалар ике командага бүленеп төрле кызыклы спорт уеннары уйнап ярыштылар. Нәтиҗәдә командалар арасында очколар тигез килеп чыкты. Командалар арасында каршылыклар килеп чыкмады, алар бергә бердәм булып, дус булып, кабат бер отрядка берләштеләр. Чынлап та безнең лагерда балалар дус һәм тату.
-
Хезмәт һәм ял лагере 11.06.2014

Мәктәбебездә 2 нче июньнән хезмәт һәм ял лагере эшли башлады. Лагерьга барысы 20 бала йөри. Без бакчада су сибәбез, чүп утыйбыз, төрле эшләр эшлибез. Эш белән бергә күңелле итеп ял да итәбез. Пешекче апаларыбыз безгә тәмле итеп ашаулар пешерәләр, безне тәмле ашлары белән сыйлыйлар. Бик зур рәхмәт аларга.
-
Соӊгы имтиханнар 11.06.2014

Бүген 11 нче сыйныф укучылары химиядән һәм җәмгыять белеменнән соӊгы бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырдылар.
-
Әкияттә кунакта 09.06.2014

Без бүген әкият иленә сәяхәт иттек. Балалар берсен – берсе уздырып әкиятләр сөйләделәр. Иң оста һәм яңа әкият сөйләүче буларак Гильмуллин Фәнис җиңүче булды. Ә Сәрдегәнннән килгән балалар әкиятләрен сәхнәләштереп , бик оста итеп уйнап та күрсәттеләр. Бик мәгънәле, тәрбияви әкиятләр сөйләделәр балалар
-
Тиздән Сабантуй бәйрәме 06.06.2014

Алдан көтеп алган Сабантуй бәйрәмнәре. Без дә лагерь балалары белән бергә Сабантуй мәйданчыгына төштек. Балалар тау битенә вак ташлар белән “Сабантуй – 2014” дип язып куйдылар. Аны матур булып балкып торсын дип акшар белән буяп та куйдык.











