МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 261 ( 262 ) 263 264 265 266 267 268 269 270 >>
-
Очрашу
14.05.2014
7 май көнне башлангыч сыйныф укучылары сугыш чоры баласы, ветеран укытучы Сафаргалиева Гашия апа белән очрашу үткәрделәр. Гашия апа балаларга үзенең бала чагының нинчек үтүен, сугыш арты елларының авырлыкларын сөйләде. Үзенең балачак елларын исенә төшерде. Балаларга изге , матур теләкләрен җиткерде. Аларның акыллы, сүз тыңлаучан, тәртипле булып үсүләрен теләде.
-
Экологик дәрес 14.05.2014

-
Митинг 13.05.2014

8 май көнне һәйкәл янында үткән митингта катнашты укучыларыбыз. Бер минут тынлык белән искә алганнан соң һәйкәл алдына яу кырында ятып калганнар истәлегенә венок та салдылар. Тик быел Бөек Җиңү тантанасында ветераннарыбыз санаулы гына иде. Үзәкләренә үткән, авыр сугыш елларын кичергән ветераннарыбыз елдан – ел кими бара. Ә бүгенге көндә исән булган хөрмәтле ветераннарыбызны котларга район башкарма комитетыннан Ирек Сәяфович килгән иде. Ул аларга җылы хисләрен җиткерде, башкарма комитеты исеменнән изге теләкләрен теләде. Авыл җирлеге башлыгы Сәйдәш Шәмсиевич, мәктәбебез директоры Гүзәл Галимулловна бик матур теләкләр теләп, олы рәхмәт хисләрен белдерде ветераннарыбызга.
-
Авыр елларның тере шаһитләре. 13.05.2014

7 май көнне 5 сыйныф укучылары сугыш чорында туган Шафигуллин Рашит абый белән очрашу үткәрсә, 6 һәм 7 сыйныф укучылары бу көнне шулай ук сугыш чоры баласы Сибагатуллин Тимерхан абый белән очраштылар. Алар укучыларыбызга ничек итеп укуларын, бәләкәй чактан ук ничек итеп колхоз басуларында эшләүләрен ул елларның авырлыкларын, үзәккә үткән ачы көннәрен исләренә төшереп балаларга гыйбрәт итеп сөйләделәр. Ачлык, ялангачлык елларын, ул елларда ничек тамак туйдыруларын , нәрсәләр ашауларын, нинди киемнәр киюләрен елый – елый сөйләделәр. Укучыларыбызга бүгенге тормышларның рәхәтлегенә , аларның бик бәхетле булуларына сөенүләрен белдерделәр. Матур булып, акыллы, тәртипле булуларын сорадылар. “Әти – әниләрегезгә, әби – бабаларыгызга шәфкатьле һәм мәрхәмәтле, кешеләргә карата ихтирамлы булыгыз, сезгә бернинди авырлыклар күрергә язмасын, дип теләделәр алар.
-
Ачык дәрес 12.05.2014

7 май көнне рәсем укытучысы Фирания Хәнифовна 2 класслар белән берлектә мәктәп күләмендә ачык дәрес күрсәтте. Рәсем дәресендә иң кирәкле һәм төп кулланыла торган төсләр турында белемнәрен ныгытканнан соң , экраннар аша да алар төсләрнең рәсемнәрдә ничек чагылуын күзәттеләр. Аннан Фирания Ханифовна укучыларга төсләрнең килеп чыгуы турында кызыклы әкият тә сөйләп күрсәтте. Укучылар бу дәрестә серле агач рәсеме ясадылар, яңа агач образы барлыкка китерделәр. Яңа технологияләр кулланып үткәрелгән дәрес бик матур үтте, укучыларга да дәрес кызыклы булды.
-
Сугыш чоры балалары белән очрашу 12.05.2014

7 май көнне 8 – 11 сыйныф укучылары сугыш чоры балалары белән очраштылар. Сугыш чорында туган балалар Гафаров Булат абый һәм Нурсөя апа, Шафигуллин Ринат абый, Абдрахманова Нурзия апа, Файзрахманова Сәвия апаларны чакырдык без очрашуга. Инде ул еллар бик артта калса да, йөрәктәге яралардан әле дә кан саркый, күзләрдән яшь ага. Ул елларның үзәккә үткән көннәрен әрнеп искә алдылар алар. Еламыйча сөйли дә алмадылар, аларны тыңлаган без дә еламыйча түзә алмадык. Бик авыр чорлар булган шул ул. Шуңа да алар аны укучыларыбызга гыйбрәтле итеп, яшь буынның бүгенге рәхәт тормышларның кадерен белеп яшәсеннәр дип, үзәккә үтә торган итеп сөйләделәр. Бик күңелләргә тия торган очрашу булды ул. Шуңа да тормышларның кадерен белеп, матур итеп яшәсәгез иде дигән теләкләрен җиткерделәр алар укучыларыбызга.
-
БДИны үзгәртү отышлымы? (Сораштыру) 10.05.2014

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы киләсе елдан БДИның иң җиңел өлеше булып саналган тест өлешен бетерергә җыена. Ведомство җитәкчесе Дмитрий Ливанов сүзләренә караганда, бу үзгәреш этаплап кертеләчәк.
Проект авторлары фикеренчә, БДИдагы тест биремнәре укучының белем дәрәҗәсен тиешле дәрәҗәдә күрсәтми. Өстәвенә, “А” өлешендәге биремнәр укучыны фикерләү сәләтеннән дә мәхрүм итә, дип саный алар. БДИ текстын төзүчеләр исә, киресенчә, тест өлешен алып ату БДИ нәтиҗәләренә тискәре йогынты ясаячак дигән фикердә. Алар кайбер фәннәр буенча имтиханда тест өлешен калдыру яклы. Ничек уйлыйсыз, имтиханның формасын үзгәртү укучының белем дәрәҗәсен объектив рәвештә күрсәтергә ярдәм итәрме?
-
Тыл ветераны Шәмсенур апада кунакта 10.05.2014

Бәйрәм көннәрендә митинглар, концертлар, котлаулардан тыш “тимурчылык” эшен дә истән чыгармый укучыларыбыз. Мәктәбебезнең 8-класс укучылары, үзләре шефлык итә торган тыл ветераны Шәмсенур апаны бәйрәм белән котлап, күчтәнәчләр белән сыйлап кайттылар. Бер уңайдан өй тирәләрен җыештырып, бакчаларын китмәнләп, капка төпләрен тәртипләп тә куйганнар. Шәмсенур апа рәхмәтләр укып, изге теләкләр теләп озатып калган үзләрен. Молодцы укучылар. Һәрвакыт шулай ярдәмчел, ихтирамлы булыгыз.
-
“Без сугыш чоры балалары” 08.05.2014

5 май көнне авылыбызның мәдәният йортында 1941 – 1945 нче елгы сугыш чоры балаларын кунакка дәштеләр. Әлеге очрашуда безнең укучыларыбыз да катнашты. Сугыш чоры балалары кабат тарих битләрен барлап үттеләр. Укучыларыбызга кабат ул елларның авырлыкларын, үзләренең нинди тормыш кичерүләрен гыйбрәт итеп сөйләделәр. Күңелле дә, әллә нинди авыр хисләр, күңелләрдә авыр яралар калдыра торган, моңсу да булган бу кичәдән укучыларыбыз хәзерге тормышның ямен, рәхәтлеген, матурлыгын күрә белергә кирәклекне күңелләренә салып куйганнардыр мөгаен.
-
“Яшел беретлар” 08.05.2014

6 май көнне авылыбызның мәдәният йортында бик матур, тирән эчтәлекле концерт булып үтте. Афган сугышында булып, исән кайткан Башкортстан егетләренең изге уйлары, изге гамәлләре белән куелган “Яшел беретлар” ансамбле концертын һәркем яшь аралаш, чын йөрәктән карады. Алар шулай концертлар куеп , вафат булган Афганчы дусларына мемориаль такталар куеп, аларның исемнәрен мәңгеләштереп, тарих битләренә язалар, аларны шулай хөрмәт белән искә алалар.











