МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 261 262 ( 263 ) 264 265 266 267 268 269 270 >>
-
Рособрнадзор: все работы ЕГЭ, набравшие свыше 80 баллов, будут перепроверены 08.05.2014

Все контрольные измерительные материалы 2014 года, результат которых превысил 80 баллов, будут отправлены на перепроверку. Об этом сообщили в Рособрнадзоре в ходе работы ситуационно-информационного центра.
"Что касается работ, результат которых составил 50-60 баллов, их перепроверять мы смысла не видим", - отметил помощник главы Рособрнадзора Сергей Шатунов.
21 апреля в России начался период досрочной сдачи ЕГЭ. В этом году в нем принимает участие около 900 человек по всей стране. Как заявили в ведомстве, "обстановка в интернете оценивается как спокойная", экзамены проходят без интернет-утечек и технологических сбоев.
"Около 12 часов ночи накануне последнего досрочного ЕГЭ было заблокировано 275 сайтов и групп в соцсетях, - отметил помощник главы Рособрнадзора Сергей Шатунов. - Они показались нам потенциально опасными. Сайты и группы были заблокированы на время экзамена, чтобы дети не отвлекались". -
“Юность России” 07.05.2014

“Юность России” дип аталган фотографияләр конкурсына 6 сыйныф укучысы Гафарова Гөлгенәнең табигатьнең матур күренешләре төшерелгән фотографияләре җибәрелгән иде. Әлеге конкурсның район этабында Гөлгенә III урынга лаек булды
-
Математик КВН 07.05.2014

5- сыйныфлар һәр ярышта катнашырга вакыт таба. Математик КВНнарны да көтеп ала. 8 генә укучыдан торган бу класс дус, ярдәмчел, сәләтле укучылары да көчлеләр. Математик ярышта да сынатмады алар. Берсен-берсе уза-уза әз генә аерма белән кызлар командасы җиңү яулады. Бәлки егетләре юри кызларга “юл биргәндер”. Молодцы укучылар. Киләчәктә дә бүгенгедәй актив, тырыш булыгыз.
-
Математик кроссвордлар 06.05.2014

Математика елы уңаеннан сәләтле укучылар һәм математика фәнен үз итүчеләр белән төрле чаралар еш уздырыла. Бу атнада 5-6 класс укучылары математик ребус, кросворд төзү, әкият язу буенча көч сынашты. Иң яхшы эшләр дип 5-сыйныф укучыларының эшләре сайланды һәм район конкурсына җибәрелде. Уңышлар елмайсын сезгә бишенчеләр. Киләчәктә дә математика белән дуслыгыгызны югалтмагыз.
-
“Аргамак” укучылар үзидарәсе утырышы 06.05.2014

Мәктәбебезнең укучылар үзидарәсе класстагы старосталар белән берлектә чираттагы айлык утырышка җыйналды. Алар үткән эшләргә нәтиҗәләр ясап, эшләнгән эшләргә кыскачы аналаизлар ясап үттеләр. Алда эшләнәчәк эшләр, “Аргамак” укучылар үзидарәсенә президент һәм министрлар сайлаулары хакында сөйләштеләр.
-
Хезмәт бәйрәме концерты 05.05.2014

30 нчы апрель көнне район күләмендә үткән хезмәт бәйрәме концертында безнең җырчы кызыбыз Адилә Исрафилова да катнашты. Җырчы кызыбызны тамашачы бик җылы кабул итте. Тамашачы аңа булган рәхмәтен көчле алкышлары аша белдерде
-
Эстафета 05.05.2014

1 май көнне бертөркем спорт сөюче укучыларыбыз район күләмендә үткән эстафетага бардылар. Традиция буларак 1 май - Тынычлык һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан үткәрелгән бу чарада укучыларыбыз ел саен теләп катнаша.
-
"Экология һәм энергетика" халыкара олимпиадасы 03.05.2014

"Экология һәм энергетика" халыкара олимпиадасы КФУ һәм Татарстан атом-төш куркынычына каршы көрәшү җәмгыяте тарафыннан 2000 елдан башлап үткәрелә.
Бу уку елында мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучылары әлеге олимпиадада бик актив катнаштылар, араларында призлы урыннар яулаучылар да бар. Катнашкан укучыларыбызга рәхмәт белдерәбез, менә алар: Асадуллина Диләрә, Гарифуллина Ләйсән, Мифтахова Гүзәл, Мухаметзянов Муса, Сабирзянов Илназ, Хайруллина Алинә.
-
“Куркынычсыз тәгәрмәч” 03.05.2014

30 нчы апрель көнне укучыларыбыз район күләмендә үткән “Куркынычсыз тәгәрмәч” ярышында катнашып кайттылар. Укытучылары Рим Фәргатович та бик тырыштылар, булдырдылар дип , мактап алды үзләрен. Акбиров Инсаф, Гильмуллин Рифат, Корбанова Чулпан, Хаҗиева Динәләрдән торган команда әлеге ярышларда III урынга лаек булып, истәлекле бүләкләр белән кайттылар. Әфәрин!
-
Ярминкә 02.05.2014

29 нчы апрель көнне мәктәбебезнең укытучылар, укучылар һәм техник хезмәткәрләр тарафанннан оештырылган ярминкәсе булып үтте. Ярминкәдә ни теләсәң шул бар. Ярминкәгә мәктәптә булган һәркем бик нык әзерләнгән. Пешекче апаларыбыз камыр ризыкларыннан төрледән – төрле пироглар, гөбәдияләр, булочкилар, пирожкилар пешереп куйганнар. Ә укучыларыбызның сату өстәлләрендә товарның төрлесен күрергә була иде. Кемдер пешкән ризыклар,кемдер сөт ризыклары, кемдер бәйләгән әйберләр , кемдер тактадан ясалган тормыш өчен кирәк – яраклы товарларын сатты бу көнне. Бәяләре дә арзан иде. Ярминкә залы гөр килеп торды. Тиз арада товарлар сатылып та бетте.











