МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 261 262 263 264 ( 265 ) 266 267 268 269 270 >>
-
Әкият иле 22.04.2014

-
Бии, җырлый Бөрбашым 21.04.2014

Мәктәбебез күләмендә, класслар арасында татар халык җырларына һәм биюләргә конкурс үткәрелде. Укучыларыбыз бәйгегә тырышып әзерләнгәнәр. Әлеге бәйгедә катнашкан оста җырчыларны һәм бию коллективларын мәктәп администрациясе мактау грамоталары белән бүләкләде. Мәктәбебез директоры аларга матур теләкләр теләде, рәхмәтләрен сүзләрен белдерде. “Бу бәйрәм киләчәктә традициягә әйләнсен, алда сездән халкыбызның тагы да матур җырларын, тагы да матур биюләрен көтеп калабыз” – дигән теләкләрен җиткерде
-
Спорт, спорт, спорт 21.04.2014

Район күләмендә үткән волейбол ярышларында мәктәбебезнең 2000 – 2001 нче елгы кызларыбыз һәм егетләребез командасы катнашты. Бу ярышларда егетләр командасы IV урынны яуласа, кызлар командасы пьедесталның югарырак баскычына күтәрелделәр, алар III урынга лаек булдылар. Әфәрин, кызлар! Алда тагы да зур җиңуләр насыйп булсын сезгә
-
Күргәзмә 19.04.2014

-
Кичә 18.04.2014

-
"Шүрәлеләр" бәйгесе 18.04.2014

17 нче апрель көнне 5-8 нче сыйныф укучылары катнашында “Су анасы” һәм “Шүрәлеләр” бәйгесе үткәрелде. Бу бәйгегә 8 укучы әлеге персонажлар булып киенеп килделәр. Иң беренче үзләре белән таныштырдылар һәм үз-үзләрен якладылар. Алга таба сораулар Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗатыннан алынды. Нәтиҗәләр түбәндәгечә булды. “Шүрәлеләр”-20 очко, “Су аналары”-17 очко җыйдылар. Укучылар бик актив булдылар. Бәйге шигырьләр һәм җырлар белән үрелеп барды. Кичәдә катнашкан 7 нче сыйныф укучысы Шакиров Рәмзилгә, 5 нче сыйныф укучысы Корбанова Чулпанга Грамоталар, калган укучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
Бәйрәм 16.04.2014

-
Кроссвордлар төзү конкурсы 16.04.2014

15 нче апрель көнне Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буенча кроссвордлар төзү конкурсына нәтиҗә ясалды. Бу бирем 8 нче сыйныф укучыларына йөкләнгән иде. Барысы да актив катнаштылар. Кроссвордлар 5,6,7,10 нчы сыйныф укучылары тарафыннан чишелде. Иң яхшылары дип, Хайруллина Ләйсән, Мостафина Алсу һәм Фәхретдинова Илзирәнеке табылды. Әлеге укучыларның эшләре башкаларныкыннан төгәл, сорауларның кызыклы булуы белән аерылып торды.
-
Каратэ 14.04.2014

Әлки районында, республика күләмендә үткәрелгән каратэ ярышларыннан кызларыбыз - Корбанова Чулпан һәм Абдрахманова Алия зур җиңуләр белән кайттылар. Әлеге ярышларда Чулпан I урынны яулаган булса, Алия II урынга лаек булган. Кызларыбыз кубок, медаль һәм мактау грамоталары белән бүләкләнгәннәр. Әфәрин, кызлар!
-
Космонавтика көне 12.04.2014

Мәгълүм булганча 12 апрель, календарь битләрендә космонавтика көне буларак билгеләп үтелә. Тарих битләренә үзенең төрле вакыйгалары белән кереп калган бу көнне укучыларыбыз кабат искә алды. Радиотапшыру аша укучыларыбыз бу көннең вакыйгалары белән якыннанрак таныштылар. Космонавтиканың яшәешкә булган кирәкле факторларын, бик күп очучыларның исемнәрен һәм аларның хезмәтләре хакында кабат исләренә төшерделәр. Беренче очучы – Юрий Гагаринның тавышын да ишетә алдылар алар. Радио аша укучыларыбызга Юрий Гагаринның очыш алдыннан халыкка сөйләгән ышаныч һәм өметен сүзләрен, күңелендәге уй – хыяллары хакындагы чыгышын тыңлаттык. Менә шулай укучыларыбыз кабат, 12 апрель көненең серле вакыйгаларын хәтер йомгакларына чорнап куйдылар.











