МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 261 262 263 264 265 266 ( 267 ) 268 269 270 >>
-
Бездә кунаклар
05.04.2014
5 апрель көнне, мәктәбебезне 45 ел элек тәмамлаган укучылар килде. Бу күркәм шәхесләрне мәктәбебез коллетивы бик җылы кабул итте. Укучыларыбыз аларны кабат балачак елларына алып кайтты. Матур биюләре һәм җырлары белән аларның яшьлек еллары хатирәләрен исләренә төшерделәр. Очрашуга килгән һәркемнең йөзендә шатлык иде. Алар куанып та, яшь аралаш та бер – берсе белән мәктәп елларында булган вакыйгаларны искә алдылар. Күңелләренә рәхәтлек биргән, исләрендә бары тик шатлыклы мизгелләр генә калдырган , бик матур очрашу булды ул.
-
“Без – Тукай оныклары” 04.04.2014

Апрель ае мәгълүм булганча, традиция буенча “Туган тел” айлыгы буларак билгеләп үтелә. Мәктәп һәм район күләмендә бик матур чаралар, шигырь бәйрәмнәре, Тукай иҗатына багышлап бәйгеләр оештырыла. Шул уңайдан мәктәбебездә дә аерым план төзелде. Һәм бу юнәлештә барлык чаралар да укучыларыбыз актив катнашалар. Оештырылган чаралар бик матур үтә.
-
5 апрель Равил абыйның туган көне 04.04.2014

Равил Шиһап улы Шәрәфиев — Камал театры актеры, Русиянең (1988) һәм Татарстанның (1978) халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның М. Җәлил исемендәге бүләге лауреаты (1978). 1938 елның 5 апрелендә Татарстанның Балык Бистәсе районы Олы Солтан авылында туа. 1961 елда Мәскәүнең Щепкин исемендәге Югары театр училищесын (татар студиясе) тәмамлый. Аннары татар академия театрында эшли башлый.
-
Мәгарифне үстерү өчен Татарстанга 41 миллион сум акча бүлеп бирелде 03.04.2014

Татарстанга «Безнең мәктәп» милли мәгариф инициативасы кысаларында федераль бюджеттан 41 миллион сум акча бүлеп бирелде. Әлеге ачалар мәгарифне үстерү буенча төбәк программасы чараларын гамәлгә ашыруга сарыф ителәчәк. РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев имзалаган боерык Россия Хөкүмәтенең рәсми порталында урнаштырылган. Федераль бюджеттан бүленгән акчалар мәктәпкәчә белем бирү системасын үстерүгә, шулай ук мөгаллимнәрнең квалификациясен күтәрүгә тотылачак. Федераль максатчан программа кысаларында 2011 елдан алып барлык федераль округларда 48 стажировка мәйданчыгы булдырылган. Россия бюджетында әлеге максатларга 665 миллион сумга якын акча каралган.
-
Казан каласына экскурсия 03.04.2014

Менә язгы каникуллар да үтеп китте. Кыска гына булса да күп төрле спорт ярышлары да, консультацияләр дә, төрле кичәләр дә булып узды бездә. Ә иң күңелле ял 8 нче сыйныфларга насыйп булды. Алар телевизион “Тамчы – Шоу” уенында уңышлы катнашканнары өчен Г. Камал театрына чакыру белән бүләкләнгән иделәр. 31 нче март көнне класслары белән башкалабыз Казанда истәлекле урыннарны карап, педагогика фәннәре докторы, профессор Хуҗиәхмәтов Әнвәр Нуриәхмәтович белән очрашып, Камал театрында “Бабайлар чуагы” исемле комедия карап кайттылар алар. Шушындый ял бүләк иткәннәре өчен 8 нче класс укучылары мәктәп дирекциясенә, класс җитәкчеләре һәм экскурсиягә алып барган укытучыларга, автобус шофёрына рәхмәтләрен белдерделәр. Без дә укучыларыбызны уңышлары белән кабат котлыйбыз, алга таба да зур җиңүләр насыйп булсын сезгә дигән теләктә калабыз.
-
Тукай айлыгы кысаларында Г. Тукай әдәби музеенда төрле чаралар көтелә 01.04.2014

Габдулла Тукайның Казандагы әдәби музее Тукай айлыгы уздыра. Бүген бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында барган видеоконференциядә музей директоры Гүзәл Төхфәтова сөйләде.
“Быел, Мәдәният елында, айлыкны зур түземсезлек белән көтеп алдык”, - дип белдерде музей директоры һәм музей урнашкан Шамил йортына быел капиталь реконструкция үткәрү ниятләнүе турында хәбәр итте.
Гүзәл Төхфәтова сүзләренә караганда, 2 нче апрельдә музейда Халыкара балалар китабы көненә багышланган “Бала күңеле” чарасы узачак. Анда әдипләр, Татарстанның Язучылар берлегенең балалар әдәбияты секциясе җитәкчесе, Татарстан китап нәшриятының баш редакторы Ленар Шәехның, шагыйрә Фәйрүзә Мөслимованың һәм башкаларның катнашуы көтелә.
Айлыкның беренче көннәрендә, 4 апрельдән башлап, музейга бүләк бирү көннәре булачак. Музейга килүчеләр Габдулла Тукайның үзе исән чагында язылган әсәрләрен, аның замандашлары белән бәйле материалларны, Иске Татар бистәсе тарихы турындагы язмаларны, материалларны тапшыра ала. “Былтыр без музей өчен Аппаковлар гаиләсеннән материаллар рәвешендәге кыйммәтле экспонатлар алдык. Быел да кызыклы материаллар кабул итәрбез дип ышанам”, - дип белдерде ул.
-
Иртәгә ТР Милли музее талисманына бәйге ачыла 01.04.2014

Иртәгә, 1 нче апрель көнне, Татарстан Республикасы Милли музеенда беренче тапкыр “Су сыеры көне” узачак. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган видеоконференциядә музейның генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова хәбәр итте. Матбугат очрашуында шулай ук ТР Милли музее директорының фәнни-тикшеренү эше буенча урынбасары Светлана Измайлова һәм Габдулла Тукай әдәби музее директоры Гүзәл Төхфәтова катнашты.
Иртәгә көтеләчәк чараны “Су сыеры” көне дип исемләү Милли музейның халык арасында “Бегемот” дип танылган сәүдә йорты бинасында урнашуы белән бәйле. Биредә беренче катта совет чорында озак еллар буе “Бегемот” кафесы эшләгән. Музейга килүчеләр “Казанский бегемот” халык кәсепләре эшләнмәләре күргәзмәсе белән таныша алачак. Шулай ук алар өчен шаян викторина, музей экспозициясе буенча балалар уен-экскурсиясе презентациясе әзерләнгән.
Гөлчәчәк Нәҗипова ассызыклаганча, “Су сыеры көне” акциясе Милли музей бинасына игътибарны җәлеп итү максаты белән дә оештырыла. Бүгенге көндә музей капиталь төзекләндерүгә мохтаҗ. Хәзерге вакытта бинаның өчтән бер өлеше генә реставрацияләнгән. Мәдәният елы кысаларында, быел бинаны яңартып кору дәвам иттереләчәк.
-
Рособрнадзор и крупнейшие Интернет-ресурсы страны подписали соглашение о взаимодействии 01.04.2014

31 марта 2014 года в Минкомсвязи состоялось подписание Меморандума о взаимодействии между Рособрнадзором и поисковыми сервисами и социальными сетями Рунета. Документ пописали руководитель Федеральной службы по надзору в сфере образования и науки С.С. Кравцов, заместитель генерального директора Российской ассоциации электронных коммуникаций (РАЭК) С.А. Плуготаренко и лидер студенческого движения «За честный ЕГЭ!» А.В.Кречетова.
«Соглашение предусматривает открытое взаимодействие Рособрнадзора с ведущими компаниями Рунета: поисковыми системами и социальными сетями, для формирования культуры честного отношения к проверке знаний, – отметил руководитель Рособрнадзора Сергей Кравцов. – Мы должны поставить заслон сайтам, группам в соцсетях, наживающихся на выпускниках, размещающих недобросовестный контент».
Присутствовавший на подписании заместитель министра связи и массовых коммуникаций РФ Алексей Волин подчеркнул, что цель соглашения – учить жестким образом отличать достоверные источники информации от недостоверных: «Теперь у нас появились готовые механизмы, которые позволят выявить и исключить недобросовестный контент».
В тексте Меморандума особо отмечено, что активность Интернет-мошенников отвлекает выпускников от честной подготовки к ЕГЭ, формирует ложную мысль о возможности «лёгкого и гарантированного» метода сдачи ЕГЭ без всяких последствий и подрывает доверие к процедуре ЕГЭ – современной форме итоговой аттестации, принятой в образовательной практике большинства передовых стран мира, разработанной и скрупулезно протестированной с учётом образовательных, социокультурных и других аспектов. «Нам нужны специалисты, прошедшие честный отбор - начиная от тестирования на ЕГЭ и заканчивая защитой диплома», - сказал замруководителя РАЭК С. А. Плуготоренко. -
“Озын толым” 27.03.2014

Каникул планы нигезендә 26 март көнне башлангыч сыйныф кызлары арасында “Озын толым” бәйгесе булып үтте. Бәйгедә катнашучы кызларыбыз берсеннән – берсе матур иделәр. Алар апалары оештырган төрле сынау – уеннар аша үзләренең осталыкларын күрсәтә алдылар. Иң озын толымлы кыз исеменә 2 сыйныф укучысы Базагутинова Диния лаек булды. Безнең мәктәбебездә гомумән бер генә кыска чәчле кыз да юк. Бу кичә бик матур үтте, кызларыбыз бәйгедә бик теләп һәм матур итеп катнаштылар. Әфәрин, кызларыбыз!
-
Непродуманные реформы образования и науки как угроза национальной безопасности страны 26.03.2014

Непродуманные реформы образования и науки как угроза национальной безопасности страны
С.Е.Рукшин, член Общественного Совета Минобрнауки РФ, проф. РГПУ им. Герцена, зам.директора Президентского Физико-математического Лицея № 239 (Санкт-Петербургский Союз Ученых)
"Суверенитет, самостоятельность, целостность России - безусловны. Это те "красные линии", за которые никому нельзя заходить" В.В.Путин
Еще древние греки говорили, что в обществе есть две важнейших профессии – (это) преподаватели и врачи. Но если ошибка врача влияет лишь на ближайшее будущее одного человека, то ошибки педагогов – на отдаленное будущее всего общества. Стоит ли говорить о масштабах последствий малейшей оплошности людей, в руках которых находится такой мощный рычаг, как управление образованием и наукой целого государства? И тем более кардинальные реформы образования и науки?! И если свое здоровье и здоровье своих детей никто из нас не готов доверить случайному человеку, то почему же решение накопившихся проблем образования и науки государство с легкостью (а подчас и без всякого обсуждения!) должно доверять людям, которые не доказали своего профессионализма ни личными достижениями, ни успехами образовательных и научных систем, которые они возглавляли?











