МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 261 262 263 264 265 266 267 268 ( 269 ) 270 >>
-
Министрлар утырышы 18.03.2014

17 нче март көнне укучылар үзидарәсенең чираттагы үтырышы булып үтте. Класс старосталары белән берлектә алар мәктәп һәм классларда эшләнгән эшләргә нәтиҗәләр ясадылар. Ярыш шартлары экранында билгеләнеп барган баллар хакында фикер алыштылар. Укучылар оешмасы җыелышын үткәрүгә эзерлек эшләре алып бардылар
-
Безнең яшь көрәшчеләребез 17.03.2014

15 нче март көнне Рафиков призына узган татарча көрәш бәйгесендә безнең көрәшче егетләребез командасы да катнашты. Ахмәтҗанов Хәниф, Мөхәммәтҗанов Муса, Фәхертдинов Рүзәл, Кадыйров Алмаз, Нуретдинов Нияз, Сәләхетдинов Рәдисләрдән торган көрәшчеләребез тагын матур нәтиҗәләргә ирешеп кайттылар. Бу бәйгедә Кадыйров Алмаз II урынны яуласа, Фәхертдинов Рүзәл III урынга лаек булган. Әфәрин, егетләр!
-
Безнекеләр беренче 14.03.2014

14- март көнне Балтач мәктәбендә “Шаги в науку-2014” республика фәнни-гамәли конференциясенең йомгаклау туры булып узды. Республикабызның төрле төбәкләреннән килгән укучылар белән бергә безнең мәктәбебездән бу конкурста тарих, география, биология, информатика фәннәре буенча укучылар матур гына чыгыш ясады. Иң зур мактауга лаек булган укучыларыбыз 9 – класстан Мифтахова Гүзәл һәм Асадуллина Диләрәләр. Кызларыбызның “Информацион технологияләр һәм программалаштыру” секциясендә эшләре иң яхшы дип бәяләнеп, I – дәрәҗә диплом һәм истәлек бүләгенә лаек булды. Кызларыбыз һәм аларның укытучылары Мифтахов Фуат Раифовичны бу җиңүләре белән котлыйбыз, алга таба да зур уңышлар телибез.
-
Татарстан Республикасы Дәүләт Советында педагогик кадрларны әзерләү һәм яңабаштан әзерләү мәсьәләләре хакында сөйләштеләр 13.03.2014

11 мартта ТР Дәүләт Советында мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышы үтте. Көн кадагына педагогик кадрларны әзерләү һәм яңабаштан әзерләү мәсьәләләре чыгарылды. Доклад белән ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фаттахов чыгыш ясады. “Педагогик югары уку йорты яки колледж тәмамлаган студентның мәктәпкә укытырга әзерлекле булып килүе мөһим. Иң беренче чиратта, бу – фәнне белү, заманча технологияләр һәм методиканы, психологик алымнарны куллана алу. Шулай да хезмәт хакын күтәрүгә дә карамастан, укытучылар составын яшәртү процессы акрын бара”, - дип ассызыклады ул. Шулай ук муниципалитетларда 1402 педагог җитми, нигездә, бу – физика һәм математика укытучылары. Тагын бер проблема – югары уку йортларында татар телендә дә белем бирә алырдай белгечләр әзерләү.
-
Бәйрәм белән котлап 12.03.2014

7 сыйныф укучылары 8 март бәйрәменә багышлап бик матур концерт куйдылар. Концерт башланганчы мәктәбебез директоры Гүзәл Галимулловна барлык әниләрне, әбиләрне, апаларны, гүзәл кызларны бәйрәм белән котлады. Аларга булган барлык җылы хисләрен , матур теләкләрен җиткерде. Аннан укучыларыбыз әниләренә әзерләгән бүләкләрен тапшырдылар. Менә шундый матур мизгелләр белән башланып китте концерт. Матур биюләр, шат җырлар , шигырьләр белән уралып барган бәйрәм концертыннан һәркем күңелләренә рәхәтлек алып, шат хисләр белән таралды. Бик күңелле , бик матур булды бу көн.
-
Безнекеләр икенче 12.03.2014

Район күләмендә үткәрелгән хоккей ярышында 10, 11 сыйныф егетләреннән торган командабыз икенче урында калды. Молодцы, егетләр!
-
Intertat.ru редакциясе яңа бәйге игълан итә 12.03.2014

Интернет! Интертат! Мәгълүмат! Яз! Ярату! Шушы сүзләрне кертеп өч-дүрт куплетлы шигырь язган авторны эзлибез.
Бәйгегә килгән барлык әсәрләр газетабыз битендә урын алачак. Ә иң яхшы дип табылган шигырьләр авторларын, гадәттәгечә, бүләкләр көтә. Беренче урынны яулаучыларга Казан театрларына һәм Милли музейга ике кешелек билет тапшырылачак.
Бәйгенең җиңүчеләре берничә номинациядә билгеләнәчәк:
-
Бәйрәм белән! 11.03.2014

Мәктәбебездә эшләп чыккан, лаеклы ялда булган укытучы апаларыбызны да бәйрәм белән котладылар укучыларыбыз. Аларга да матур котлау открыткалары ясадылар. Һәркайсының өйләренә барып котлап кайттылар. Ветеран укытучыларыбызның бик күңелләре булды
-
Апаларны котлап 10.03.2014

7 март көнне егетләребез иртән эшкә килгәндә укытучы апаларны, мәктәптә эшләүче барлык апаларны бәйрәм белән котлап каршы алдылар. Матур котлау открыткалары ясап, аңа изге теләкләрен яздылар. Талгын музыка астында котлау открыткаларын бүләк итеп, матур теләкләрен теләделәр. Менә шундый күңелле мизгелләрдән башланды бәйрәм
-
“Җырлы бүләк” 10.03.2014

“Аргамак” укучылар оешмасы укучылары радио тапшыру аша да бәйрәм белән тәбрикләделәр. “Җырлы бүләк” тапшыруы аша барлык укучылар исеменнән күңелләрендәге матур хисләрен шигырьләр, җырлар белән җиткерделәр . Бу көнне мәктәбебез заллары бәйрәм рухыннан яңгырап торды. Һәркемнең күңелендә сөенеч, йөзендә шат елмаю иде











