Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | sch736k@rambler.ru, Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гиниятуллин Фанис Фагимович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 86 учащихся / укучы |
| У нас учат: | 17 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 101 ( 102 ) 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Хәтер һәм кайгы көне 22.06.2017

Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган 22 июньне Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез. Нәкъ шул көнне, дөресрәге 1941 елның 22 июнь таңында, фашист Германиясе илебезгә бәреп кергән. 1418 көн һәм төн дәвам иткән канкойгыч сугышта СССР 27 миллионлап кешесен югалткан. Бүген мәктәбебезнең Яшь армиячеләре һәм "Кояшкай" лагерена йөрүче балалар һәйкәл янында уздырылган чарада катнаштылар.
-
Лагерь эшчәнлеге 22.06.2017

Бүген "Кояшкай" мәктәп яны ял һәм сәламәтләндерү лагерында "Гиннес рекордлары көне" иде. Иртәнге аштан соң балалар Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан үткән чарада катнаштылар. Шулай ук әлеге көнгә багышланган рәсем конкурсы оештырылды. Төшке аштан соң балалар өчен "Угадай мелодию" дип аталган музыкаль викторина үткәрелде. Әлеге бәйгедә "Җырчы балалар" командасы җиңеп чыкты. Көн барышында Гиннес рекордлар китабына багышланган әңгәмә дә булды.
-
Казанга сәяхәт 21.06.2017

Бүген "Кояшкай" мәктәп яны ял һәм сәламәтләндерү лагерына йөрүче балалар өчен Казан шәһәренә сәяхәт оештырылды. Балалар Казан Кремленә экскурсиягә бардылар, елга яр буенда урнашкан күңел ачу паркында рәхәтләнеп ял иттеләр, карусельләрдә атындылар. Әлеге сәяхәтебез барыбызга да бик ошады.
-
Наркотикларсыз тормыш 20.06.2017

"Кояшкай" мәктәп яны ял һәм сәламәтләндерү лагерында сәламәтлек атналыгы башланды. Бүгенге көнебез дә сәламәт яшәү рәвешенә багышланды. Балалар белән "Наркотикларсыз тормыш" темасына әңгәмә үткәрелде, асфальтта рәсем конкурсы узды. Шулай ук бүген балалар Олы Кайбыч авылында урнашкан Галия Кайбицкая музеена сәяхәт кылдылар. Төшке аштан соң исә Кошман авылы китапханәчесе Сафиуллина Гөлия апа лагерьга кунакка килде һәм балаларны яңа басылып чыккан китаплар белән таныштырды. Көнебез бик мавыктыргыч һәм файдалы үтте.
-
Лагерь эшчәнлеге 19.06.2017

Бүген "Кояшкай" мәктәп яны ял һәм сәламәтләндерү лагерында көнебез "Без - нәни патриотлар!" девизы астында үтте. Иртәнге аштан соң төркемдә "Ватаным - Татарстан" дигән темага әңгәмә һәм рәсем конкурсы үткәрелде. Әлеге чарада балалар бик теләп катнаштылар. Төшке аштан соң балалар өчен "Әкияттә - кунакта" кичәсе уздырылды. Кичә барышында балалар үзләре уйлап чыгарган әкиятләрне дә тәкъдим иттеләр. Шулай ук бүген табигатькә экскурсия һәм төрле кызыклы уеннар оештырылды.
-
Яфраказык җыелды 19.06.2017

Һәр елдагыча быел да маллар өчен витаминлы азык әзерләү максаты белән мәктәбебез коллективы: укытучылар, хезмәткәрләр һәм җәйге практика үтүче укучыларыбз яфраказык җыйдылар.
-
Алло, без талантлар эзлибез! 18.06.2017

"Кояшкай" мәктәп яны ял һәм сәламәтләндерү лагерында бүген балалар үзләренең җыр-биюгә, артистлыкка булган сәләтләрен күрсәттеләр. Алар өчен "Алло, без талантлар эзлибез!" дип аталган бәйге үткәрелде. Шулай ук балалар спорт мәйданчыгында рәхәтләнеп туп типтеләр, хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Көн бик күңелле үтте.
-
Без тарихта эзлебез 17.06.2017

Бүген "Кояшкай" мәктәп яны ял һәм сәламәтләндерү лагерында көнебез "Без тарихта эзлебез" исеме астында үтте. Төп максат: балаларга Кошман авылы тарихы турында мәгълүматлар җиткерү, аларда кызыксыну уяту. Шул максаттан авылның истәлекле-тарихи урыннарына экскурсия, бу темага әңгәмәләр оештырылды. Балалар үзләре дә кайбер тарихи вакыйгалар турында белешеп килгәннәр иде. Шулай ук бүген алар мәктәпнең "Туган якны өйрәнү музее"нда булдылар, рәсем конкурсында катнаштылар.
-
Экология көне 16.06.2017

Бүген "Кояшкай" мәктәп яны ял һәм сәламәтләндерү лагерында "Экология көне" иде. Көнлек план нигезендә балалар ике төркемгә бүленеп, "Мавыктыргыч экология" КВНында катнаштылар: табышмаклар чиштеләр, җырлар башкардылар, әйләнә-тирә турында булган белемнәре буенча көч сынаштылар. "Табигать сакчылары" командасы 9 балл өстенлек белән җиңү яуладылар. Шулай ук "Бас кызым, Әпипә" бию уены оештырылды.
-
Җәйге практика 16.06.2017

Укучыларның җәйге яллары мәктәп кишәрлегендә эшләре үрелеп бара. Бу көннәрдә укучылар бәрәңге чүбен утау белән мәшгуль.







