Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | sch736k@rambler.ru, Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гиниятуллин Фанис Фагимович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 86 учащихся / укучы |
| У нас учат: | 17 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 109 ( 110 ) >>
-
Әбрар Сәгыйди туган көн 14.04.2017

Бүген мәктәбебездә Әбрар Сәгыйдигә багышланган "Давыллы дәвер шагыйре" исемле кичә үткәрелде. Әбрар Закир улы Сәгыйди — мәшһүр татар шагыйре, драматург. Ул 1895 елның 14 апрелендә хәзерге Татарстанның Кайбыч районы Түбән Кошман авылында мулла гаиләсендә туа. Казанда “Мәрҗания” мәдрәсәсен һәм мөгаллимнәр әзерли торган мәктәпне тәмамлаганнан соң, укытучылык эшен башлап җибәрә. Кичә барышында укучылар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, аның тормыш юлы белән тирәнрәк таныштылар.
-
Габдулла Тукай укулары 14.04.2017

Мәктәбебезнең башлангыч сыйныф укытучысы Хәмидуллина М.С. бүген Арча шәһәрендә үткән VI нчы республикакүләм Габдулла Тукай укуларында катнашып кайтты.
-
Ачык ишекләр көне 13.04.2017

Бүген мәктәптә 6 нчы сыйныф укучыларының әти-әниләре өчен ачык ишекләр көне үткәрелде. Ата-аналар төрле фәннәр буенча ачык дәресләргә керделәр.
-
Куркынычсыз интернет 12.04.2017

Интернет челтәрендә эшләгәндә балаларны куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыру ниятеннән бүген 8 нче сыйныфта "Куркынычсыз интернет. Профилактик чаралар" темасы астында ачык ТИН дәресе үткәрелде. Бөтендөнья пәрәвезе ятьмәсенә эләкмичә, кагыйдәләргә буйсынып сак эш итү - һәрберебезнең бурычы. “Сакланганны саклар” гыйбарәсенә таянып эш йөртү кирәклегенә укучыларыбыз тагын бер кат төшенделәр. Һәрвакыт эшчәнлегеңне үзең контрольдә тотып, интернетны тиешле очракта гына кулланырга кирәклекне бервакытта да хәтердән чыгармаска кирәк.
-
Ачык ишекләр көне 11.04.2017

Мәктәбебездә ачык ишекләр көне дәвам итә. Бүген 7 нче сыйныф укучыларының әти-әниләре өчен ачык дәресләр күрсәтелде.
-
Табигатькә бергә ярдәм итәбез 11.04.2017

Урамда яз. Димәк, тиздән табигать янәдән яшеллеккә күмеләчәк. Табигатьнең матур һәм чиста булуында, һичшиксез, безнең дә тырышлыгыбыз кирәк. Шул уңайдан мәктәп укучылары әйләнә-тирәне яңарту һәм чистарту максатыннан актив эш алып баралар.
-
Котлыйбыз! 10.04.2017

Мәктәбебездә Экология елы уңаеннан төрле чаралар үтеп килә. Шундый чараларның берсе - "Кошлар көне". Әлеге көн уңаеннан мәктәптә төрле бәйгеләр уздырылды һәм бүген иртәнге линейка вакытында иң актив катнашкан һәм җиңүгә ирешкән укучыларга грамота һәм дипломнар тапшырылды.
-
Юнармия хәрәкәте 10.04.2017

Мәктәбебездә эшләп килүче ЮНАРМИЯ отряды мәктәп күләмендә үткәрелгән һәм Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган җыр һәм строй смотрында актив катнашты.
-
Ата-аналар җыелышы 09.04.2017

Кичә 8 нче сыйныф җитәкчесе Сабирова Г.Х ата-аналар өчен "Аңлы тәртип тәрбияләү" темасы астында җыелыш уздырды.
-
Тимурчылык эше 09.04.2017

Мәктәбебез укучылары ялларын күңелле һәм файдалы үткәреп кенә калмый, тирә-якта яшәүче ярдәмгә мохтаҗ булган абый-апаларга, әби-бабайларга да көчләреннән килгәнчә ярдәм итәргә тырыша.







