Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | sch736k@rambler.ru, Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гиниятуллин Фанис Фагимович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 86 учащихся / укучы |
| У нас учат: | 17 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 ( 109 ) 110 >>
-
Строй һәм җыр смотры 20.04.2017

Бүген "Салават күпере" спорт һәм сәламәтләндерү комплексында Бөек Җиңүнең 72 еллыгы һәм Кайбыч районы оешуга 26 ел тулу уңаеннан мәктәпләр арасында "Строй һәм җыр смотры" оештырылды. Әлеге бәйгедә безнең мәктәптән Яшь армиячеләр отряды һәм 3 нче сыйныф укучылары актив катнашып кайттылар.
-
Россиядә донорлар көне 20.04.2017

20 нче апрель көне илебездә "Милли донорлар көне" буларак билгеләп үтелә. Мәктәбебездә әлеге көнгә багышланган сыйныф сәгатьләре үткәрелде.
-
Ачык ишекләр көне 20.04.2017

Бүген мәктәптә 5 нче сыйныф укучыларының әти-әниләре өчен ачык ишекләр көне үткәрелде. Инглиз теле һәм география фәннәре буенча ачык дәресләр күрсәтелде, ата-аналар җыелышы уздырылды.
-
Кайбычыма 26 яшь! 19.04.2017

Бүген Кайбыч районы оешуга 26 ел. Шул уңайдан мәктәбебездә "Кайбычым - туган ягым!" исеме астында сыйныф сәгатьләре үтте, Кайбыч районына багышланган китап күргәзмәсе оештырылды.
-
Ачык ишекләр көне 19.04.2017

Бүген мәктәбебезнең иң нәни укучылары - 1 нче сыйныф кызлары һәм егетләре сыйныф җитәкчеләре Хәмидуллина М.С. белән бергә әти-әниләренә ачык дәресләр күрсәтте.
-
Электрон хезмәт күрсәтү 19.04.2017

Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы кысаларында бүген башлангыч сыйныф укучылары өчен "Электрон хезмәт күрсәтү" дәресләре үткәрелде.
-
Истәлекле урыннарны чиста тотыйк! 18.04.2017

Мәктәбебез укучылары көче белән бүген авылыбызның тарихи, истәлекле урыннарын чистарту, яңарту эшләре башкарылды.
-
4 нче сыйныфта тикшерү эше 18.04.2017

Бүген 4 нче сыйныф укучылары рус теленнән Россиякүләм тикшерү эшләренең беренче өлешен башкардылар. Икенче өлеше 20 нче апрель көнне үтәчәк.
-
Атналык йомгак 17.04.2017

Һәр атнадагыча дүшәмбе көнне мәктәбебездә иртәнге линейка уздырылды. Дежур сыйныфның атналык йомгаклау отчетын тыңлаганннан соң мәктәп директоры Хәмидуллин И.И. мәктәп күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдә җиңү яулаган укучыларга грамоталар тапшырды. "Җыр һәм строй смотры" ярышында 1 урын - 8 нче сыйныф, 2 урын - 7 нче сыйныф, 3 урын - 3 нче сыйныф. Укучыларны әлеге уңышлары белән котлыйбыз!
-
Янәшәбездә - өлкәннәр 17.04.2017

Татарстан Республикасында "Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы - яхшы эшләр эстафетасы" исеме астында акция башланып китте. Бүген укучыларыбыз "Янәшәбездә - өлкәннәр" темасы буенча эшләделәр. Тимурчылык эше мәктәбебездә даими башкарылып килә. Шулай да әлеге атналык барышында укучыларыбыз ялгыз торучы әби-бабайлар һәм ветераннар янына ешрак йөри, аларның хәлләрен белешә, кулдан килгәнчә ярдәм итә.







