Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | sch736k@rambler.ru, Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гиниятуллин Фанис Фагимович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 86 учащихся / укучы |
| У нас учат: | 17 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 ( 106 ) 107 108 109 110 >>
-
Яшь янгынчылар бәйгесе 17.05.2017

Бүген район күләмендә "Иң яхшы яшь янгын сүндерүчеләр отряды - 2017" исеме астында бәйге уздырылды. Әлеге ярышта безнең мәктәптән "Ялкын" дружинасы да катнашты (составында: 7 нче сыйныфтан Гирфанова А., Гирфанова Л., Саттаров А., Хәйруллина И., 8 нче сыйныфтан Салаватуллина А.). Бәйге барышында укучылар үз отрядлары белән таныштырдылар, иҗади чыгыш ясадылар, практик биремнәр үтәделәр.
-
Республика контроль эшләре 16.05.2017

Мәктәбебезнең 6, 7, 8 нче сыйныф укучылары 15-16 май көннәрендә Республика контроль эшләрен башкарды: 6 нчы сыйныф - рус теле һәм математика, 7 нче сыйныф - рус теле һәм математика, 8 нче сыйныф - химия һәм тарих фәннәреннән.
-
Халыкара гаилә көне 15.05.2017

Ел да 15 майда – табигатьнең иң гүзәл, алмагачлар чәчәккә төренгән вакытында Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәбез. Гаилә гомер-гомергә яшәешнең башлангычы булды. Ул – кешенең төп терәге, җәмгыятьнең рухи сәламәтлеге чыганагы. Гаилә – ул җылылык, мәхәббәт, ышаныч учагы. Әлеге матур бәйрәм уңаеннан бүген мәктәбебездә "Гаилә - тормыш нигезе" исемле чара үткәрелде. Әлеге чараны Сабирова Г.Х. җитәкчелегендә ел дәвамында "Семьеведение" программасы буенча дәрестән тыш шөгыльләнгән 6 нчы сыйныф укучылары әзерләде. Алар чара барышында үзләренең гаиләләренә багышлап ясалган проект эшләрен дә тәкъдим иттеләр. Шулай ук бүген сыйныфларда "Гаилә дәреселәре" дә уздырылды.
-
8-9 сыйныф укучылары һәм әти-әниләр өчен! 15.05.2017

«Союз организаций потребительской кооперации Татпотребсоюз» на базе "Казань Кампус" совместно с РДМОО "ШТК" и Образовательным центром "Хогвартс" организует республиканскую программу «Школьный Кампус-Казань для абитуриента» (далее Школьный Кампус).
Настоящий Порядок определяет условия проведения программы для учащихся 8,9,10 классов общеобразовательных муниципальных учреждений районов РТ и регионов РФ в период:
1) с 4 июля по 18 июля 2017 года;
2) с 20 июля по 3 августа 2017 года;
3) с 6 августа по 20 августа 2017 года.
Цели программы: Проведение курса интенсивной подготовки к ЕГЭ и ОГЭ от проверяющих экспертов школьникам 8,9,10 классов из сельской местности, совмещенного с посещением ВУЗов, профессиональной ориентацией и оздоровительно-развлекательной программой в городе Казань.
Подробная информация на сайте: www.campusrt.ru
-
Бадминтон ярышлары 13.05.2017

Бүген "Салават күпере" спорт һәм сәламәтләндерү комплексында Кайбыч муниципаль районы Кубогына бадминтон ярышлары үтә. Әлеге ярышта безнең укучыларыбыз да актив катнаша: 7 нче сыйныфтан Саттаров А., 8 нче сыйныфтан Шәрәфиев А., Хайретдинов И., Әхмәтшина А., Гиниятуллина К., Хәйруллина А.
-
12.05.2017

Бүген мәктәбебезнең 6 нчы сыйныф укучылары Сабиров С. һәм Миңнуллин И. Тәтеш шәһәрендә үтүче Республикакүләм техника иҗат фестивалендә булып кайттылар. Алар анда авиа - һәм судомодельләштерү юнәлешләре буенча көч сынаштылар. Әлеге чарада барлыгы 500 дән артык укучы катнашты.
-
"Куркынычсыз тәгәрмәч" 11.05.2017

Бүген мәктәбебез укучылары: Насретдинова А. һәм Садриев Г.(3 нче сыйныф), Насретдинов А. һәм Борханова Т.(5 нче сыйныф) районда үткәрелгән "Куркынычсыз тәгәрмәч" ("Безопасное колесо") бәйгесендә катнашып кайттылар. Алар анда юл-йөрү кагыйдәләре, беренче ярдәм күрсәтү буенча биремнәр башкардылар, велосипедта төрле каршылыклар аркылы үтү буенча осталыкларын күрсәттеләр. Шулай ук "Без авыл балалары" командасы астында агитбригада чыгышын оештырдылар.
-
"Укучыларның җәйге ялы" 10.05.2017

Ата-аналар һәм укучылар игътибарына!
Тиздән укулар тәмамланачак, димәк, укучыларның көтеп алган озын җәйге ялы җитә. Җәйге каникул чорында балаларның ялын файдалы һәм күңелле үткәрү максатыннан, күп кенә ял һәм сәламәтләндерү лагерьлары үз эшләрен башлап җибәрәчәкләр. Әлеге лагерьлар турында тулырак мәгъүматны сез безнең мәктәп сайтына түбәндәге сылтама аша кереп карый аласыз: https://edu.tatar.ru/kaybitcy/kushmany/sch/page3288445.htm
-
Бөек Җиңү көне котлы булсын! 09.05.2017

9 май - җиһаныбызда олы тантана - Бөек Җиңү көне! Олы ихтирамыбызга лаек ветераннарыбыз – яу кырларында дошманга каршы сугышкан, тылда көнне төнгә ялгап эшләгән, үсмер килеш тормыш арбасына җигелүгә мәҗбүр булган өлкән буын вәкилләре! Кадерле әби-бабаларыбыз! Хөрмәтле якташлар! Быел без 72 нче тапкыр Җиңү бәйрәмен тантаналы төстә билгеләп үтәбез. Йөрәкләребездә сезгә карата рәхмәт һәм хөрмәт хисләре кабат яңара, без сезнең тиңдәшсез батырлыгыгыз, фидакарь хезмәтегез белән чын күңелдән горурланабыз! Алдагы көннәребез тыныч-имин үтсен!
Җиңү көне,күктән күзем алмыйм,
Күгәрченнәр уйный очынып.
Зәңгәр күктә ап-ак канатлары
Көмеш кебек китә чагылып.Җиңү көне җиңел бирелмәде,
Җыр җырланмый шөһрәт-дан өчен.Йөрәк җылый һәрбер солдат өчен,
Егермеләп миллион җан өчен. -
Үлемсез полк 09.05.2017

Быел без Бөек Җиңүнең 72 еллыгын каршы алабыз. Бөек Ватан сугышының дәһшәтле һәм канкойгыч 1418 көне һәм төне кешелек хәтереннән мәңге чыкмас. Бу көрәштә илебезнең миллионлаган намуслы һәм батыр ул-кызлары җирдә тынычлык һәм бәхет өчен гомерләрен бирделәр. Барлык каһарман сугышчыларны - әби-бабайларыбызны искә алу максатыннан бүген Кошман авылында "Үлемсез полк" акциясе үтте.







