Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | sch736k@rambler.ru, Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гиниятуллин Фанис Фагимович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 86 учащихся / укучы |
| У нас учат: | 17 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 ( 107 ) 108 109 110 >>
-
Җиңү көне белән! 09.05.2017

Без барыбыз да ел саен чәчәкле язны - май аен түземсезлек белән көтеп алабыз, чөнки язын иң матур һәм тантаналы бәйрәмне- Бөек Җиңү көнен каршылыйбыз. Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 72 ел булды быел. Шул уңайдан мәктәбебездә, Кошман авылында һәм Кайбыч районында күп төрле бәйрәм чаралары үтте. Укытучыларыбыз район күләмендә узган бәйрәм тантанасында да катнаштылар: алар сугышка кадәрге чорны, авылларда күмәк хуҗалыклар оешкан вакытны сәхнәләштерделәр.
-
Алмагачалар утырту 06.05.2017

Татарстан Республикасының "Җиңү бакчасы" проекты кысаларында мәктәптләрдә алмагачлар утырту акциясе уздырылып килә. Әлеге чарада безнең мәктәп тә актив катнашты.
-
Балаларны яклау көне 05.05.2017

Бүген мәктәбебездә Балаларны яклау көне уңаеннан "Гадәттән тыш хәлләр вакытында үзеңне ничек тотарга?", "Беренче ярдәм күрсәтү" темаларына сыйныф сәгатьләре үтте, ТИН фәне укытучысы Гатауллин Д.Р. укучылар белән төрле спорт чаралары уздырды, мәктәптә эвакуация оештырылды.
-
Бөек Җиңүгә - 72 ел! 04.05.2017

Быел май аенда илебез Бөек Җиңүнең 72 еллыгын билгеләячәк! Әлеге зур, тантаналы бәйрәмгә әзерлек эшләрен безнең мәктәбебез инде күптән башлап җибәрде. Бөек Ватан сугышына киткән авылдашларыбыз, якташларыбыз хакында укучыларга күбрәк мәгълүмат җиткерү максатыннан мәктәптә әлеге темага багышланган китап күргәзмәсе оештырылды.
-
Укучыларыбыз уңышлары 02.05.2017

Иртәнге линейка вакытында уңышка ирешкән укучыларыбызны атап китү матур гадәткә керде. Бүген дә район һәм республика күләмендә үткән бәйгеләрдә катнашып, уңышларга ирешкән укучыларыбызга грамоталар, дипломнар тапшырылды. Алар: Сабиров С., Сабирова И., Насретдинов А., Хайретдинова Л., Шәмсетдинова К. Котлыйбыз!
-
Россиякүләм өмә 29.04.2017

Бүген мәктәп укучылары, укытучылар һәм хезмәткәрләр Россия күләмендә үтүче өмәдә катнашты: мәктәп янын һәм Түбән Кошман тирә-юнен чистарттылар.
-
Язгы бакча эшләре башланды 28.04.2017

Язның өченче аена аяк басабыз. Димәк, бакчаларда кызу эш вакыты җитте. Бүген мәктәп укучылары, укытучылар һәм мәктәп хезмәткәрләре көче белән бакчада кишер, чөгендер чәчелде, суган утыртылды.
-
27.04.2017

Бүген Олы Кайбыч мәдәният йортында “Халкым хәзинәсе” фестивале узды. Әлеге фестивальдә Кошман “Мизгел”е (составында мәктәбебезнең 6-7 нче сыйныф укучылар, Сабирова Г.Х., Кадыйрова А.С., Насретдинова А.А., Насретдинов И.Р. та бар) "Бәрәкәтле мич җылысы"дип исемләнгән этнографик йола-күренеш сәхнәләштерде. Чара вакытында мич чыгаручы кошманлылар һәм кирпеч сугучы осталар турында да мәгълүмат бирелде. Балалар мич турында табышмаклар, такмаклар,мәкальләр әйттеләр. Рәхимә әбинең мич чыгаруын ишетеп, икмәк сорап, кунакка мич иясе дә килгән иде. Әбекәй теләкләр теләп, соңыннан мичтә пешкән бәрәкәтле икмәк белән балаларны, күршеләрен һәм кунакларны сыйлады.
-
Габдулла Тукай туган көн 26.04.2017

26 нчы апрель - татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай туган көн. Әлеге күренекле шагыйрь барыбызга да балачактан ук таныш. Үзенең тирән мәгънәгә ия булган шигырьләре, әкиятләре аша ул һәрберебездә туган телебезгә карата мәхәббәт хисе тәрбияләгән шагыйребез! Шул уңайдан бүген мәктәптә Габдулла Тукайның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган төрле чаралар уздырылды: шагыйрьнең әсәрләренә карата рәсем конкурсы үткәрелде, бастырылган китапларыннан күргәзмә оештырылды, шигырь бәйрәме оештырылды.
-
Шигырь бәйрәме 26.04.2017

Татар халкының бөек улы - Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан бүген Кайбыч районының Олы кайбыч авылында урнашкан Г.Кайбицкая музеенда "Шигырь бәйрәме" үтте. Әлеге чарада безнең мәктәптән Хәйретдинова Л., Насретдинов А. һәм Шәмсетдинова К. катнашты (җитәкчеләре - Кадыйрова А.С. һәм Сайранова Р.Т.). Барлык укучылар да Дипломнар белән бүләкләнде.







