Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | sch736k@rambler.ru, Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гиниятуллин Фанис Фагимович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 86 учащихся / укучы |
| У нас учат: | 17 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 101 102 103 104 ( 105 ) 106 107 108 109 110 >>
-
Без походта 29.05.2017

Бүген башлангыч сыйныф укучылары класс җитәкчеләре белән берлектә походка чыктылар, табигать кочагында күңелле ял иттеләр.
-
Җәйгә инструктаж 29.05.2017

Балигъ булмаган балалар белән эшләүче Зиннурова И.И. бүген мәктәбебез укучылары белән җәйге каникул чорында "Су коенганда куркынычсызлык кагыйдәләре" темасына әңгәмә үткәрде. Шулай ук сыйныф җитәкчеләре укучыларга җәйге каникулга инструктаж үткәрде.
-
Өмә 27.05.2017

Бүген мәктәбебез укучылары, укытучылар һәм мәктәп хезмәткәрләре мәктәп тирә-ягын чистарту максаты белән өмәгә чыктылар.
-
Укучыларыбыз уңышы 26.05.2017

Бүген мәктәбебезнең 8 нче сыйныф укучысы Әхмәтшина А. (җитәкчесе - Сабирова Г.Х.) Казан шәһәрендә үткән "Вперёд в прошлое" дип аталучы иҗади бәйгедә катнашты һәм III нче урынны яулады. Алияне һәм ГөлШаһидә Харисовнаны чын күңелдән әлеге зур җиңүләре белән котлыйбыз! Киләчәк бәйгеләрдә дә уңышлар теләп калабыз!
-
Котлыйбыз! 26.05.2017

Мәктәбебезнең музыка укытучысы Кадыйрова А.С. бүген Казан шәһәрендә узучы "Үз эшенең остасы" республикакүләм татар музыкасы бәйгесендә катнашып, III нче дәрәҗәле Дипломга лаек булды. Барыбыз да Айгөл Сәлимулла кызын әлеге җиңүе белән тәбрик итәбез, алдагы эшендә зур уңышларга ирешүен телибез! Афәрин!
-
"Соңгы кыңгырау" 25.05.2017
2008 нче елның беренче сентябрендә ак бантиклы, ак алъяпкычлар кигән нәни кызлар, кара костюм, ак күлмәкле шук малайлар 1 нче тапкыр мәктәпкә белем дөньясына кереп киттеләр. Шушы көннән соң күпме айлар, атналар, көннәр сизелми дә үтеп киткән. Бүген 8 чыгарылыш сыйныф укучысы өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Соңгы кыңгырау ул, мәктәпне тәмамлап, зур тормышка, олы дөньяга юлланган укучыларны алдагы көннәрнең гаҗәп матур да, тынгысыз да, соклангыч һәм авыр да булачагын искәртеп тора кебек. Бу чың аларның кадерле укытучылары белән хушлашу авазы да.Соңгы кыңгырау яңгырый бүген.
Яңа юл яра гомер агышы.
Соңгы кыңгырау—әнкәй догасы,
Изге юл тели аның тавышы.
Ашыгабыз һаман ашыгабыз,
Ни көткәнен белми һичкем дә-
Сезнең юллар вакыт кулында гел,
Сезнең юллар язмыш иркендә.
-
Әлифба бәйрәме 24.05.2017

Бүген башлангыч сыйныф укучылары өчен класс җитәкчеләре Әлифба бәйрәме үткәрделәр. Бәйрәм җырлар, шигырьләр, уеннар белән үрелеп барды.
-
#СтопВИЧ/СПИД# 20.05.2017

21 май - ВИЧ инфекциясе корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан СПИДка каршы көрәшү буенча Бөтенроссия акциясе кысаларында мәктәбебездә "#СтопВИЧ/СПИД#" исеме астында дәресләр үткәрелде.
-
Шатлык көне 19.05.2017

19 нчы май – һәр кеше күңеленә Пионерия туган көн булып кереп калгандыр. 1922 елдан башлап, ул тарихта беренче пионер оешмалары барлыкка килгән көн буларак яши... Димәк, быел Пионер оешмасы барлыкка килгәнгә 95 ел! Шул уңайдан әлеге бәйрәм бүген безнең мәктәптә Шатлык көне буларак билгеләп үтелде. Көн барышында балалар өчен төрле кызыклы уеннар, ярышлар үткәрелде, табигатькә поход оештырылды.
-
Иммунлаштыру атналыгы 18.05.2017

Европа иммунлаштыру атналыгы кысаларында мәктәптә "Вакцинация ни өчен кирәк?" дигән темага сыйныф сәгатьләре үтте. Дәрес вакытында укучылар вакцинациянең килеп чыгу тарихы, төрләре, кайсы авырулардан ясалуы хакында мәгълүматлар тупладылар, "Я привит" исемле видеоролик карадылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таптылар.







