Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | sch736k@rambler.ru, Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гиниятуллин Фанис Фагимович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 86 учащихся / укучы |
| У нас учат: | 17 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 101 102 103 ( 104 ) 105 106 107 108 109 110 >>
-
Лагерь эшчәнлеге 07.06.2017

Бүген "Кояшкай" мәктәп яны ял һәм сәламәтләндерү лагерында көнебез "Таныш булыгыз, бу - без!" дип аталды. Көндәгечә балалар иртәнге күнегүләрен ясаганнан соң, пешекче апалары әзерләгән тәмле иртәнге аш белән сыйландылар. Көн матур булу сәбәпле балалар асфальтта рәсем ясадылар, авылның матур урыннарына экскурсия оештырдылар. Шулай ук, бүген балалар үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Төшке аштан соң “Саннарның дуслары кем?”- математик уены уздырылды.
-
Дуслык белән көчле без! 06.06.2017

Бүген "Кояшкай" мәктәп яны ял һәм сәламәтләндерү лагеры "Дуслык белән көчле без" исеме астында үтте. Көн барышында балалар "Мин һәм минем отрядым - саннарда" дип аталган хәрәкәтле уеннарда катнаштылар, дуслык темасына әнгәмә оештырдылар, төркемнәр үзләренең плакатларын ясадылар. Шулай ук бүген лагерьда "Халыкара рус теле көне" билгеләп үтелде: укучылар А.С.Пушкинның тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар, әкият карадылар, Пушкин әсәрләрендәге геройларны рәсемгә төшерде.
-
Математикадан имтихан 06.06.2017

Бүген мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучылары математика фәненнән төп дәүләт имтиханын тапшырдылар.
-
Лагерь эшчәнлеге 05.06.2017

Бүген "Кояшкай" мәктәп яны ял һәм сәламәтләндерү лагеры үз эшен башлап җибәрде. Иртәнге линейкадан соң, балалар физзарядка ясадылар, иртәнге аштан соң отрядларда оештыру эшләре үткәрелде. Шулай ук куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләшү булды, балалар лагерьның көн тәртибе белән таныштылар. Бүген лагерьга йөрүче балалар авыл фельдшеры белән очраштылар. Көн дәвамында төрле хәрәкәтле уеннар оештырылды, "Бәхетле балачак" исемле рәсем конкурсы үткәрелде.
-
Балаларны яклау көне 01.06.2017

Җәйнең беренче көне – балачак иленең иң матур бәйрәме - Халыкара балаларны яклау көне. Шуңа да балалар бу көнне зур түземсезлек белән көтеп ала. Балаларны яклау көне 1950 нче елдан башлап дөнья күләмендә билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм безгә, өлкәннәргә, һәр баланың яклауга, кайгыртуга мохтаҗ икәнен искәртеп тора. Чөнки үсеп килүче буын – ул безнең киләчәгебез, илебезнең киләчәге. Әлеге бәйрәм уңаеннан районда активистлар Слёты һәм балалар Сабан туе үткәрелде. Бәйрәм барышында укучыларыбыз: Насретдинова А., Шәрәфиева А., Сабиров С. кә диплом-грамоталар тапшырылды. Барлык укучыларыбызны әлеге матур бәйрәм белән котлыйбыз!
-
Укучыларыбыз имтиханда 01.06.2017

Бүген 9 нчы сыйныф укучылары сайлап алу фәненнән (химиядән) төп дәүләт имтиханын тапшырып кайттылар. Сынауларда уңышлар теләп калабыз укучыларга!
-
Ура! Каникуллар! 31.05.2017

Укучыларның көтеп алган җәйге яллары башлана бүгеннән. Димәк, 2016-2017 нче уку елына йомгак ясар вакыт җитте. Шул уңайдан бүген мәктәбебездә линейка уздырылды. Линейка барышында укучыларга җәйге ял вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре буенча аңлату эшләре алып барылды, уку елына йомгак ясалды, каникул чорында мәктәп участогында эшләү графигы белән таныштырылды һәм мәктәп тормышында актив катнашкан укучыларыбызга грамотлар тапшырылды. Каникулларыгыз күңелле һәм файдалы үтсен! Киләсе уку елында исән-имин очрашырга язсын!
-
"Әкият" бездә кунакта 30.05.2017

Башлангыч сыйныф укучылары өчен бүген Кайбыч мәдәният йортында "Әкият" Татар Дәүләт курчак театры "Су анасы" исемле әкият тамашасын тәкъдим итте. Әлеге тамаша балаларга бик ошады.
-
Рус теленнән имтихан 30.05.2017

Бүген мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучылары рус теленнән төп дәүләт имтиханын тапшырдылар. Укучыларга барлык имтиханнарын уңышлы биреп чыгуларын теләп калабыз!
-
Куркынычсыз җәй 30.05.2017

Һәр елны ,соңгы уку көннәре алдыннан ,җәйге каникулларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре буенча сыйныфларда инструктажлар үткәрелә. Сыйныфларда "Куркынычсыз җәй" темасына сыйныф сәгатьләре үтте.







