Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | sch736k@rambler.ru, Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гиниятуллин Фанис Фагимович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 86 учащихся / укучы |
| У нас учат: | 17 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 101 102 ( 103 ) 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Табигать - уртак йортыбыз 15.06.2017

Бүген "Кояшкай" мәктәп яны ял һәм сәламәтләндерү лагерында көн "Табигать - уртак йортыбыз" дип аталды. Төшке ашка кадзр балалар төрле дару үләннәре җыю максаты белән табигатькә чыктылар, экологик темага саф һавада уеннар уйнадылар. Аннан соң берничә төркемгә бүленеп көн темасы буенча плакатлар ясадылар. Бәйгедә катнашучыларга грамоталар, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.
-
Без - сәяхәттә 14.06.2017

"Кояшкай" мәктәп яны ял һәм сәламәтләндерү лагерында Экология атналыгы дәвам итә. Балалар бүген табигать кочагына пикникка чыктылар. Шунда ук "Туган як чишмәләре" темасына әңгәмә дә уздырылды. Төшке аштан соң балалар рәхәтләнеп туп типте, хәрәкәтле уеннарда катнашты, бадминтон буенча көч сынашты. Шулай ук "Куңелле балачак" исемендә рәсемнәр дә ясадылар. Бүгенге көнебез бик күңелле һәм файдалы үтте.
-
Лагерь эшчәнлеге 13.06.2017

"Кояшкай" мәктәп яны ял һәм сәламәтләндерү лагерында Экология атналыгы башланды. Шул сәбәпле лагерьда балаларны табигать белән якыннанрак таныштыру өчен төрле чаралар оештырыла. Бүген балалар "Татарстанның яшел аптекасы" китабы белән таныштылар, авылның истәлекле урыннарына экскурсиягэ бардылар, шулай ук "Чиста яр буйлары" акциясендә катнаштылар. Төшке аштан соң малайлар һәм кызлар арасында шашка ярышлары үтте.
-
Помидор утыртылды 12.06.2017

Бүген мәктәп яны кишәрлегенә практика үтүче укучылар көче белән помидор утыртылды.
-
Бүген - Россия көне! 12.06.2017

Бүген илебездә зур бәйрәм - Россия көне. Шул уңайдан "Кояшкай" мәктәп яны ял һәм сәламәтләндерү лагерында да төрле чаралар үткәрелде. Балалар Кайбыч районы күләмендә үткәрелгән бәйрәм чарасына бардылар, кызыклы уеннарда катнаштылар, күңел ачтылар. Төшке аштан соң лагерьда "Мин яратам сине, Ватаным!" рәсем конкурсы оештырылды. Шулай ук балалар асфальтта Россиягә багышлап рәсемнәр ясадылар.
-
Кызыклы саннар иле 11.06.2017

Бүген "Кояшкай" мәктәп яны ял һәм сәламәтләндерү лагерында белемнәрне ныгыту атнасының соңгы көне иде. Иртәнге аштан соң балалар саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Пешекче апалары әзерләгән тәмле төшке аштан соң, төркемдәге балалар ике командага бүленеп, "Кызыклы саннар иле" дип аталган математик КВНда катнашты. "Мыслители" командасы 10 балл өстенлек белән "Пятерочки" командасын җиңүгә иреште.
-
Спорт көне 10.06.2017

Бүген "Кояшкай" мәктәп яны ял һәм сәламәтләндерү лагерында "Спорт көне" иде. Исеменнән аңлашылганча, балалар өчен бүген төрле спорт төрләре буенча уеннар, ярышлар үткәрелде. Җиңүче командаларга грамоталар тапшырылды. Шулай ук балалар өчен Кошман авылындагы чишмә-күлләргә экскурсия оештырылды. Көннең икенче яртысында балалар "Минем гаиләм" дип аталган рәсем конкурсында катнаштылар. Иң-иң дип табылган рәсем хуҗаларына грамоталар, бүләкләр бирелде һәм әлеге рәсемнәрдән күргәзмә ясалды.
-
Светофор төсләре ни сөйли 09.06.2017

Бүген "Кояшкай" мәктәп яны ял һәм сәламәтләндерү лагерында көн "Светофор төсләре ни сөйли" дип аталды. Көндәгечә балалар иртәнге зарядканы ясадылар һәм иртәнге аштан соң малайлар һәм кызлар арасында бадминтон ярышлары үтте. Төшке аштан соң "Светофор" һәм "Дорожные ребята" командалары арасында "Светофор төсләре ни сөйли" исемле интеллектуаль-интерактив уен уздырылды. Шулай ук бүген "Юл йөрү кагыйдәләре" дигән рәсем конкурсы оештырылды. Уен-бәйгеләрдә җиңүчеләргә медаль - грамоталар тапшырылды.
-
Бездә сәяхәтчеләр көне 08.06.2017

Бүген "Кояшкай" мәктәп яны ял һәм сәламәтләндерү лагерында "Сәяхәтчеләр көне" иде. Иртәнге аштан соң балалар бергәләп флешмоб өйрәнделәр. Шуннан соң алар Кошман авылы китапханәчесе Сафиуллина Гөлия апага кунакка бардылар. Гөлия апалары балаларга күп төрле кызыклы уеннар әзерләгән иде. Тәмләп төшке аш ашаганнан соң төркемнәрдә табышмаклар бәйгесе үтте. Иң күп табышмаклар белүчеләргә грамоталар да тапшырылды. Шулай ук бүген лагерьда "Төрле илләргә сәяхәт" исемле интеллектуаль марафон да оештырылды. Көн бик күңелле һәм мавыктыргыч үтте.
-
Укучыларыбыз имтиханда 08.06.2017

Бүген мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучылары сайлап алынган фән буенча (химия, география һәм җәмгыять белеме) төп дәүләт имтиханын биреп кайттылар.







