Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | sch736k@rambler.ru, Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гиниятуллин Фанис Фагимович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 86 учащихся / укучы |
| У нас учат: | 17 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 111 112 113 ( 114 ) 115 116 117 118 119 120 >>
-
Укучыларыбыз йөзү ярышында 04.03.2017

Мәктәбебезнең 8 нче сыйныф укучысы Садриев С. һәм 9 нчы сыйныф укучысы Мотыйгуллин Б. 2-4 март көннәрендә Казан шәһәрендә үтүче йөзү буенча ярышларда уңышлы катнашып кайттылар. Аларга киләсе ярышларда да зур уңышлар теләп калабыз!
-
Имтиханга әзерләнәбез 03.03.2017

Бүген 9 нчы сыйныф укучылары мәктәп кысаларында биология фәне буенча сынап карау имтиханын башкардылар.
-
Бәйрәмгә әзерлек 02.03.2017

Тиздән язның матур бәйрәме - 8 март, Халыкара хатын-кызлар көне булачак. Шул уңайдан укучыларыбыз сыйныф җитәкчеләре белән берлектә үз тормышларын мәктәп һәм балалар бакчасында эшләүгә багышлаган, хәзерге көндә лаеклы ялда булган укытучы апаларына һәм тәрбиячеләргә үз куллары белән ясаган "бүләкләр" әзерлиләр.
-
"Йолдызлык - 2017" 28.02.2017

Бүген мәктәбебез укучылары "Созвездие - Йолдызлык - 2017" фестиваленең муниципаль этабында чыгыш ясадылар. Әлеге фестивальдә 3 һәм 5 нче сыйныф укучылары Бурганова Т., Миңнуллина И., Гиниятуллина А., Сираҗиева Г., Насретдинова А. "Хореография" номинациясендә, 7 нче сыйныфтан Гирфанова Л. һәм Гарипов Р., шулай ук 5 нче сыйныфтан Насретдинов А. "Конферанс" номинациясендә катнаштылар. Гирфанова Л. һәм Гарипов Р. алдагы турга үттеләр. Киләсе бәйгедә аларга уңышлар телибез!
-
Котлыйбыз! 28.02.2017

Кичә иртәнге линейка вакытында Халыкара туган тел көне уңаеннан мәктәп күләмендә үткәрелгән "Туган телем - иркә гөлем" исемле шигырь бәйгесендә җиңү яулаган укучыларыбызга грамоталар тапшырылды. Алар: 5 нче сыйныфтан Хәйретдинова Л., Насретдинов А., 7 нче сыйныфтан Насретдинова И. Аларны чын күңелдән котлыйбыз!
-
Әфганчылар белән очрашу 27.02.2017

Бүген мәктәбебезнең 8 нче сыйныф укучылары Әфганстан сугышында катнашкан авылдашыбыз Хәмидуллин Р.Р. белән очраштылар. Кошман авылы китапханәчесе Сафиуллина Гөлия апа алар белән берлектә "Онытылмый, һич тә онытылмый, хәтерләрдә һаман яңара!" дип аталган очрашу кичәсе уздырды.
-
Сыерчык оялары конкурсы 27.02.2017

Тиздән авылларда сыерчыкларның матур авазлары ишетелә башлар, чөнки канатлы дусларыбыз туган якларына әйләнеп кайтачак. Шул уңайдан мәктәбебездә сыерчык оялары ясау буенча бәйге уздырылды. Әлеге бәйгедә һәр сыйныфтан да укучылар бик актив катнашты, оялар гына түгел, төрле формадагы җимлекләр дә ясап алып килделәр. Иң матур, иң яхшы дип табылган эшләргә урыннар да билгеләнде: 1 урын - Садриев Ә., 2 урын - Мотыгуллин И., 3 урын - Асадуллин А. Аларны чын күңелдән котлыйбыз! Шулай ук әлеге сыерчык оялары район этабына җибәрелде.
-
"Тыюлык дәресләре" 25.02.2017

Бүген мәктәптә "Тыюлык дәресләре" үткәрелде. Әлеге дәресләрдә укучылар "тыюлык" төшенчәсе, аның төрләре белән таныштылар, Татарстан Республикасында һәм Россия буенча ясалган тыюлыклар турында мәгълүматлар тупладылар.
-
Ватанны саклаучылар көне белән! 23.02.2017

Совет Армиясендә, һава һәм диңгез флотында хезмәт иткән кадерле абыйлар, әтиләр һәм булачак солдатларыбыз! Сезне чын күңелдән 23 нче февраль – Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз! Сезгә озын гомер, нык сәламәтлек, шатлык, бәхет телибез.
-
Регионара семинар 22.02.2017

Бүген мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нәфыйкова Р.М. һәм 8 нче сыйныф укучысы Әхмәтшина А. Чүти урта мәктәбендә үткән регионара узучы татар теле семинарында катнашып кайттылар. Әлеге семинар Халыкара туган тел көне уңаеннан уздырылды. Укытучылар төрле мастер-классларда катнашы, тәҗрибәләр белән уртаклашты. Соңыннан Чуваш Республикасы Комсомол районыннан килгән мәктәп укучылары белән Кайбыч районы укучылары арасында "Тамчы-шоу" уены оештырылды. Әлеге уенда безнең мәктәптән Әхмәтшина А. катнашты.







