Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | sch736k@rambler.ru, Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гиниятуллин Фанис Фагимович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 86 учащихся / укучы |
| У нас учат: | 17 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 ( 119 ) 120 >>
-
Бездә Цирк! 21.01.2017

Бүген мәктәбебездә укучылар өчен Цирк кунаклары үзләренең күңелле һәм мавыктыргыч тамашасын күрсәттеләр.
-
Чаңгы ярышы 21.01.2017

Бүген район мәктәпләренең 5-11 нче сыйныф укучылары арасында чаңгы ярышы булып үтте. Ярыш эстафета формасында оештырылды. Һәр мәктәптән 2 егет, 2 кыз катнашындагы командалар ярышты. Әлеге чарада безнең мәктәптән 8 нче сыйныф укучылары Сәгдиева Л., Сәләхова И., Садриев С. һәм Шәрәфиев А. катнашты.
-
Математика фәненнән ачык дәрес 20.01.2017

Бүген мәктәбебезнең 3 нче сыйныфында Вилданова Д.Р. математика фәненнән ачык дәрес күрсәтте. Дәрес "Турыпочмаклы параллелепипед" темасына үткәрелде.
-
"Кайбыч" шугалагында 20.01.2017

Бүген 5 һәм 7 нче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре белән бергә "Кайбыч" шугалагына бардылар. Укучылар тимераякта яратып шуалар.
-
"Көмеш каләм" 19.01.2017

Мәктәбебездә ай саен чыгып баручы "Көмеш каләм" газетасын укучыларыбыз көтеп ала. Әлеге мәктәп газетасын "Көмеш каләм" түгәрәген җитәкләүче Сайранова Р.Т. белән бу түгәрәккә йөрүче укучылар бергәләп иҗат итә. Аларга киләчәктә иҗади уңышлар теләп калабыз!
-
Бассейнда 18.01.2017

Бүген мәктәбебезнең 2,4,6,7 нче сыйныф укучылары "Салават күпере" спорт һәм сәламәтләндерү комплексына бассейнга бардылар. 2 нче сыйныф укучылары бассейнда аерым программа буенча атна саен бушлай шөгыльләнәләр.
-
18.01.2017

Бүген 5 нче сыйныф укучылары белән берлектә хезмәт дәресен укырга дип мәктәбебезгә Насретдинова Л. килде. Алар кәгазьдән киселгән кар бөртекләре белән кар бабай ясадылар. Лилия - безнең мәктәбебезнең даими кунагы. Укучыларыбыз да аның дәресләргә килүен көтеп алалар.
-
Кошларга ярдәм 16.01.2017

Мәктәбебез укучылары канатлы дусларыбызга үз куллары белән ясалган җимлекләр куйдылар.
-
Мәктәбебезнең зур уңышы 16.01.2017

Кайбыч районы белем бирү учреждениеләре арасында үткән "Яңа елга әзерлек" буенча конкурста безнең мәктәп II нче урынга лаек булды! Әлеге уңышка ирешүдә барлык укучыларның, укытучыларның, мәктәп хезмәткәрләренең һәм әти-әниләрнең өлеше зур. Барчагызга да зур рәхмәтебезне белдерәбез!
-
Шугалакта ял итәбез 12.01.2017

Бүген мәктәбебезнең 1, 2, 4 һәм 6 нчы сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре белән бергә "Кайбыч" шугалагында булып кайттылар.







