Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | sch736k@rambler.ru, Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гиниятуллин Фанис Фагимович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 86 учащихся / укучы |
| У нас учат: | 17 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 ( 118 ) 119 120 >>
-
Коръән кичәсе 03.02.2017

Укучыларыбыз Кошман авылы Мәдәният йортында үткәрелгән "Коръәнле йорт - иманлы, нурлы йорт" дип аталган кичәдә катнаштылар. Әлеге кичәне Кошман авылы китапханәсе җитәкчесе Сафиуллина Гөлия һәм Кошман төп мәктәбе укытучысы Сабирова Гөлшаһидә алып бардылар. Кичәдә шулай ук мәдрәсәдә дин сабакларын укытучы Мөслимә ханым һәм Югары Кошман мәчете мулласы Фәрит хәзрәт тә катнашты.
-
Без бассейнда 01.02.2017

Укучыларыбыз атна саен "Салава күпере" спорт һәм сәламәтләндерү комплексында урнашкан бассейнга йөриләр. Бүген 1, 2, 4 һәм 6 нчы сыйныф укучылары рәхәтләнеп суда коенып, йөзеп кайттылар.
-
Студентлар очрашуына рәхим итегез! 31.01.2017

Хөрмәтле Кошман мәктәбен тәмамлап чыккан укучылар, хәзерге студентлар! Сезнең барыгызны да 4 нче февраль көнне сәгать 17.00 дә Кошман төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Студентлар белән очрашу кичәсе"ндә көтеп калабыз!
Бер күрешү-үзе бер гомер бит,
Очрашуга сәбәп табылсын.
Бер-берләрен сагынышкан дуслар
Күрешергә мәктәпкә агылсын!
Кайтыйк әле, онытмыйк без дуслар
Канат ярган туган ояны.
Кыңгыраулар чыңы кабат дәште,
Мәктәпкә дип килик без тагын.
-
Укучыларыбызның уңышлары 28.01.2017

Бүген мәктәбебезнең 7-9 нчы сыйныфта укучы егетләре "Салават күпере" спорт һәм сәламәтләндерү комплексында үткәрелгән йөзү ярышларында катнашты, нормативлар тапшырды һәм түбәндәге разрядларга ия булды: Садриев С. һәм Мотыйгуллин Б. - 1 нче разряд, Шәрәфиев А. - 2 нче разряд, Гарипов Р. һәм Хәйретдинов И. - 3 нче разряд. Егетләрне әлеге уңышка ирешүләре белән котлыйбыз!
-
"Сабантуй" журналында укучыларыбыз иҗаты 25.01.2017

Мәктәбебездә каләм тибрәтүче укучыларыбыз шактый.Алар мәктәп күләмендә чыгып баручы "Көмеш каләм" гәҗите белән генә чикләнеп калмыйлар, үзләренең иҗатларын башка басмаларга да җибәреп торалар. "Сабантуй" журналының яңа басмасында "Гаиләбез бик түгәрәк" темасы астында Шәмсетдинова К., Минвәлиева М., Сабиров С., Насретдинов А., Саттаров И. һәм Өметбаев Ә. шигырьләрен күрергә мөмкин. Җитәкчеләре - Сайранова Р.Т. Әлегә бу басманың электрон вариантын гына укырга мөмкин.
-
25.01.2017

Бүген мәктәбебезнең яраткан кунагы - Насретдинова Л. кабат 5 нче сыйныф укучылары белән бергәләп хезмәт дәресен укырга дип мәктәпкә килде. Дәрестә алар төсле кәгазь битләреннән йөрәкләр ясадылар.
-
Ветераннарыбызны онытмыйк! 24.01.2017

Янәшәбездә яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашкан, илебезгә азатлык алып килгән кадерле кешеләребез - ветераннарыбыз хәзер бармак белән генә санарлык һәм, ни кызганыч, аларның саны елдан-ел кими бара. Шуңа күрә аларга карата булган ихтирам, соклану хисләре тагын да арта гына бара. Кошман авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Зиганшин Хәсән абый - безнең зур горурлыгыбыз! Укучылар аның хәлен һәрчак белешеп торалар, кирәк чакта ярдәм күрсәтәләр һәм, сугыш белән бәйле булган хатирәләрен тыңлап, Хәсән абыйга олы рәхмәтләрен белдерәләр.
-
Мәктәп тормышы 23.01.2017

Мәктәбебездә дәресләрдә укучылар кирәкле белемнәр алып кына калмыйлар, тормыш өчен кирәкле күнекмәләр дә алалар, файдалы эш белән шөгыльләнәләр. Бигрәк тә укучылар хезмәт һәм ИЗО дәресләрен көтеп алалар, чөнки бу дәресләрдә рәхәтләнеп иҗади юнәлештә эш алып барырга мөмкин. Әлеге дәресләрдә балалар чигү, бәйләү, тегү һәм төрле эш кораллары белән эшләргә өйрәнеп кенә калмыйлар, тәмле ризыклар әзерләргә һәм пешерергә дә өйрәнәләр. ИЗО дәресләренең берсендә 6 нчы сыйныф укучылары узган гасыр сарайларының макетларын ясап, үз эшләрен тәкъдим иттеләр.
-
Атналык йомгак 23.01.2017

Мәктәптә һәр дүшәмбе көнне иртәнге линейка вакытында узган атнада мәктәп күләмендә дежур торган сыйныфның отчет чыгышы була. Бүген 7 нче сыйныф укучылары үзләренең атналык эшләре белән башкаларны да таныштырды, узган атнада булып үткән чаралар һәм мәктәп яңалыкларына йомгак ясады, укучыларга киңәшләрен җиткерде.
-
Көрәшче егетләребез - мәктәбебез горурлыгы! 22.01.2017

Кичә Яшел Үзән районында татар-башкорт милли көрәше буенча республикакүләм турнир булып үтте. Әлеге спорт чарасында безнең мәктәптән 3 нче сыйныфта укучы Саттаров И. катнашты. Илсаф милли көрәш белән әле күптән тугел генә шөгыльләнә башлады һәм кайбер уңышларга да иреште. Аңа киләчәктә дә зурдан-зур җиңүләр теләп калабыз!







