Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | sch736k@rambler.ru, Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гиниятуллин Фанис Фагимович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 86 учащихся / укучы |
| У нас учат: | 17 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 111 112 113 114 ( 115 ) 116 117 118 119 120 >>
-
Ягез әле, егетләр! 22.02.2017

Бүген мәктәбебездә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан укучы егетләр һәм әтиләр, абыйлар өчен бәйрәм чарасы үткәрелде. Бәйрәм ике өлештән торды: музыкаль һәм төрле ярышларны берләштергән бәйге өлешеннән. Абый-әтиләр һәм укучы егетләрдән торган 3 команда ("Ак барс", "Лачыннар", "Бөркетләр") үзара күптөрле ярышларда көч сынашты: иртәнге "Подъём!", граната ату, яралыларны ташу, "Танк", "Сазлыктан чыгу", "Өйгә хат язу", "Разведкадан тел алып кайту", "Снайпер" һәм башка төрле кызыклы уеннар. Нәтиҗәләр түбәндәгечә булды: 1 урын - "Бөркетләр", 2 урын - "Ак барс", 3 урын - "Лачыннар". Барлык катнашучыларны һәм җанатарларны чын күңелебездән котлыйбыз!
-
"Туган телем - иркә гөлем" 21.02.2017

21 нче февраль илебездә "Туган тел көне" буларак билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм уңаеннан мәктәбебездә "Туган телем - иркә гөлем" исемле чара үткәрелде. Чараны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нәфыйкова Р.М. уздырды. Ул укучыларны бу истәлекле көннең килеп чыгу тарихы белән таныштырды, Туган телне өйрәнүнең кеше тормышында мөһим урын алып торуы хакында сөйләде. Чара барышында төрле сыйныф укучылары Туган телгә багышланган шигырь һәм җырлар башкардылар. Шулай ук, мәктәбебездә әлеге вакыйга уңаеннан китаплар күргәзмәсе дә оештырылды.
-
Бәйрәмгә әзерләнәбез 21.02.2017

Тиздән илебездә зур бәйрәм - Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтеләчәк. Шул уңайдан мәктәбебез укучылары әлеге бәйрәмгә әзерлек эшләре алып баралар: әтиләре, бабайлары һәм абыйларына кулдан бүләкләр ясыйлар, "Ватанны саклаучылар көне"нә багышланган плакатлар ясыйлар, гәҗитләр чыгаралар.
-
Бездә "Юнармия" отряды барлыкка килде 21.02.2017

Бүген мәктәбебезнең 8 нче сыйныф укучылары өчен зур вакыйга булып узды: укучы егетләр һәм кызлар "Юнармия" Бөтенроссия хәрби-патриотик хәрәкәте сафларына бастылар! Безнең мәктәбебездә дә "Юнармия" отряды оештырылды. "Салават күпере" спорт һәм сәламәтләндерү комплексында узган чарада укучыларыбыз тантаналы рәвештә "Юнармия" Антын кабул иттеләр.
-
Канатлы дусларыбызга ярдәм 20.02.2017

Мәктәбебез укучылары канатлы дусларыбызга ярдәм итү йөзеннән җимлекләр һәм сыерчык оялары ясадылар. Әлеге чарада барлык сыйныф укучылары да теләп катнашты. Иң яхшы дип табылган эшләрне без районга, ЦВР "ЭКО"га җибәрдек.
-
Бәрәкәтле мич җылысы 20.02.2017

Бүген Кошман авылы Мәдәният йортында 6-7 сыйныф укучылары һәм укытучылар, авыл китапханәчесе, Мәдәният йорты җитәкчесе көче белән әзерләнгән спектакль - тамашадан "Бәрәкәтле мич җылысы" дип аталган өзек күрсәтелде. Тамаша җыр-биюләр белән аралаштырылды. Тамашачылар әлеге спектакльне яратып карадылар.
-
20.02.2017

Яраткан кунагыбыз Насретдинова Л. бүген рәсем дәресен укырга дип мәктәбебезгә килде. Дәрестә ул "Табигать күренеше" темасына рәсем ясады.
-
Күңелле яллар 19.02.2017

Бүген 7 нче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Насретдинова А.А. һәм әти-әниләре белән бергәләп "Кайбыч" шугалагында булып кайттылар, рәхәтләнеп ял иттеләр.
-
Батырлык дәресе 17.02.2017

17 нче февраль көнне "Кайнар йөрәк" Бөтенроссия иҗтимагый-дәүләт инициативасының лауреатларын тантаналы бүләкләү церемониясе үткәрелә. Шушы мөһим вакыйга уңаеннан Кошман төп белем бирү мәктәбендә бүген һәр сыйныфта "Батырлык дәресе" үтте. Бу дәреснең максаты булып яшьтәшләренең үрнәге мисалында, укучыларда балаларның һәм яшьләрнең җаваплы гражданлык тәртип-холкы үсеше турында күзаллау тора. Шулай ук әлеге дәрес барышында укучылар "Туган якны өйрәнү музее"нда да булдылар, Бөек Ватан сугышында катнашкан, батырлыклар күрсәткән авылдашлары белән якыннан таныштылар.
-
БДИна әзерлек буенча ата-аналар җыелышы 16.02.2017

Бүген 9 нчы сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре белән берлектә "Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек" темасы астында ата-аналар җыелышы үткәрелде. Җыелышта имтихан биреләсе фәннәрдән алып барылган әзерлек эшләренә анализ ясалды, алда торган бурычлар һәм чишелергә тиешле мәсьәләләр хакында сүз алып барылды.







