Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | ulbatsaba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Ильнар Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 25 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 181 ( 182 ) 183 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
20.09.2012

4 нче сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчеләре Лилия Гаптелмәннафовна белән, тәрбия сәгатендә көзге табигатьтә кунакта булдылар. Алар көзге табигатьнең матурлыгын, төсләр төрлелеген күзәттеләр. Технология, сынлы сәнгать дәресләре өчен табигый материаллар җыйдылар.
-
“Шәһәр урамында” 19.09.2012

Мәктәптә “Балалар иминлеге” айлыгы дәвам итә. Шул уңайдан драма түгәрәгенә йөрүче 4 сыйныф укучылары башлангыч сыйныф укучылары алдында “Шәһәр урамында” дип аталган сәхнә әсәре белән чыгыш ясадылар. Әлеге чыгышны укучылар зур кызыксыну белән карап, үзләре өчен бик кирәкле мәгълүмат алдылар.
4 сыйныф укучылары үзләрен чын артистлар итеп күрсәттеләр. Алга таба да Каримова Гөлия апалары белән бик күп чыгышлар әзерләп сөендерергә ышандырдылар.
-
Варислар көне 17.09.2012

15 сентябрь көнне мәктәбебездә Татарстан варислар көне уңаеннан театральләшкән зур җыен узды. Остазлар – Кызыл калфак, Белмәмеш, Пеппи озын оек, Доктор Айболит, Баба-Яга рольләрендә кереп, эзтабар һәм варисларның җитезлекләрен, фикерләү сәләтләрен, кагыйдәләрен белүләрен уеннар аша күрсәттеләр. Тантаналы вәгъдә биргәннән соң, эзтабарлар һәм варисларның муеннарына галстуклар бәйләнде. Зур җыен “Мин варисың синең, Татарстан” җыры белән тәмамланды.
-
Тәҗрибә участогында эш 14.09.2012

Бүген дәресләрдән соң югары сыйныф укучылары һәм укытучылар коллективы бердәм рәвештә мәктәп бакчасында эшләделәр. Башта бәрәңгене казып җыйнап алдылар, ашханә өчен һәм тиздән булачак ярминкә өчен кишер җыйдылар. Кечерәк сыйныфлар исә суганны кисеп, кышкы саклауга кую өчен әзерләделәр. Күмәк эшләгәч, күңелле дә, тиз дә, нәтиҗәле дә булды ул.
-
“XXI гасыр сәламәт буын балалары”
12.09.2012
Сентябрь ае "Балалар иминлеге айлыгы" уңаеннан мәктәбебездә бик күп чаралар үтә. Бүген 11нче сыйныф укучылары тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Мөбәрәкҗанов Р.Р. һәм сыйныф җитәкчеләре Мәҗитова Р.Г.тарафыннан оештырылган “XXI гасыр сәламәт буын балалары” дигән темага дәрес –презентациядә катнаштылар. Укучыларда тәмәке, аракы, наркотиклар куллануга тискәре караш формалаштырылды.
-
11.09.2012

Мәктәбебездә “Балалар иминлеге айлыгы” дәвам итә. 11 сентябрь көнне 8 нче сыйныфта ачык тәрбия сәгате үтте. Сыйныф җитәкчесе Галимуллина Д.Г. “Транспортта, мопедта, велосипедта йөргәндә белергә һәм үтәлергә тиешле кагыйдәләр” дигән темага бик эчтәлекле һәм кызыклы дәрес үткәрде. Әлеге чарада укучылар үзләре дә актив катнаштылар, юл йөрү кагыйдәләрен шактый яхшы белүләрен күрсәттеләр. Шулай ук үзләрен кызыксындырган сорауларга да җавап таптылар. Сыйныф сәгатендә укучыларның яшь үзенчәлекләренә туры килгән презентация файдаланылды.
-
«Үз –үзеңә ышаныч булсын»
10.09.2012
«Укучыларның иминлеге айлыгы» кысаларында мәктәбебездә төрле темаларга класс сәгатьләре үткәрелде. 10 нчы сентябрьда 9 нчы сыйныфта «Үз –үзеңә ышаныч булсын» дигән темага класс сәгате үтте. Класс сәгатенең максаты: укучыларда ышаныч, ихтыяр көче тәрбияләү .
Бу класс сәгатендә алар үзләре өчен кирәкле булган күп кенә мәгълүмат алдылар. Үз-үзеңә ышаныч булганда гына теләсә нинди каршылыкларны да җиңеп булачагына инандылар. Бүгенге көндә киң таралып бара торган начар гадәтләрдән дә читләшергә ярдәм итәчәген аңладылар.
-
Мәктәпкүләм эвакуация 08.09.2012

7 нче сентябрь көнне мәктәбебездә “Куркынычсызлык айлыгы” кысасында “Янгын” командасы нигезендә өйрәнү максатыннан мәктәпкүләм эвакуация уздырылды.Укучылар һәм барлык мәктәп коллективы әлеге чарага бик җаваплы карады. Нәтиҗәсе: чара бик яхшы билгесе белән бәяләнде.
-
Көзге эшләр 07.09.2012

Мәктәп яны тәҗрибә участогында көзге эшләр тулы көченә дәвам итә.Бакчабызда уңышның мул булуы һәммәбезне куандыра. Бигрәк тә кәбестә һәм кишер уңышы мулдан булыр дип көтелә. Кабак уңышын күпләп җыеп урнаштырдык. Бакчаларда кызарып балан тәлгәшләре өлгереп килә. Күмәк көч белән аларны җыярга әзерләнәбез! Һәр кушылган эшкә җитди карап, вакытында су сибеп, җирләрне йомшартып тормасаң әлеге уңышка ия булып та булмас иде..! Бер сүз белән әйтсәк, бу муллык – укытучыларыбызның һәм укучыларыбызның тырыш хезмәт нәтиҗәсе.
-
Куркынычсызлык айлыгы 05.09.2012

Сентябрь -куркынычсызлык айлыгы.Бүген мәктәбебезнең иң нәни укучылары-беренчеләр белән “Уттан сак бул!” исемендә әңгәмә уздырылды.Укучыларга ут хәвефе турында уеннар аша мәгълүмат бирелде. Кагыйдәләрне өйрәнергә һәм истә калдырырга презентация ярдәм итте.Алар һәр биремне төгәл итеп үтәделәр, дөрес җаваплар бирделәр. Укытучы Рәфис Мөбәрәкҗанов, куркыныч туган очракта, мәктәп бинасыннан чыгу юлларын җентекләп төшендерде.










