Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | ulbatsaba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Ильнар Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 25 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 181 182 183 ( 184 ) 185 186 187 188 189 190 >>
-
"Хыял" лагере эшен башлады
01.06.2012
1 июньдә "Хыял" сәламәтләндерү лагере үзенең эшен башлап җибәрде. Лагерьга 24 укучы йөри, 7 укытучы хезмәт куя. Беренче көн тарих эзләре буйлап... мәктәп музеена экскурсия белән башланып китте.
-
31.05.2012
Бүген 11 сыйныф укучылары рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы бирә.
Аларга имтиханнарын уңышлы тапшыруларын теләп калабыз!
-
Математикадан ГИА
29.05.2012
Бүген 9 сыйныф укучылары математикадан дәүләт йомгаклау аттестациясе узалар.
Аларга имтиханнарын уңышлы тапшыруларын теләп калабыз!
-
Соңгы кыңгырау 25.05.2012

25 нче май көнне мәктәбебездә тантаналы төстә Соңгы кыңгырау бәйрәме узды. 11 нче сыйныфны тәмамлаучы Галимҗанова Ләлә, Кәбирова Сиринә, Фатхриева Альбина, әниләре белән бергә, бәйрәмчә
бизәлгән зал түренә уздылар. Алар белән янәшә 9 нчы сыйныфны тәмамлаган 8 егет һәм кыз урын алды.
Бәйрәм катнашучылар күңелендә озак сакланыр әле. Алда имтиханнар... Укучыларыбызга зур уңышлар телибез!
-
Күңелле җәйләр сезгә, беренчеләр! 24.05.2012

Беренче сыйныф укучылары уку елының соңгы көннәрен тәмамлау алдында. Бу көннәрдә алар бер ел эчендә ирешелгән уңышлар, алда эшләнәсе эшләр хакында фикер алыштылар. Билгеләр куелмаса да, һәркем үзенең белемен комплекслы тестлар ярдәмендә сынап карады һәм нәтиҗәләр ясады.
-
Хәрби хезмәткә әзерлек 22.05.2012

17-21 нче май көннәрендә Саба муниципаль районы гомуми урта белем бирү мәктәпләрендә укучы 10 нчы сыйныф егетләре кыр җыеннарында булып кайттылар. Алар анда ел әйләнә мәктәптә алган белемнәрен практик яктан ныгыттылар. Кырыс кыр шартлары аларны тагын да якынайтты дуслаштырды.
-
Язгы бакча эшләре 19.05.2012

Юлбат урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары уку белән беррәттән, бик тырышып, мәктәп яны тәҗрибә участогында да эшлиләр. Күмәк көч белән түтәлләр әзерләнеп, аларга суган, кишер, чөгендер, кәбестә, кыяр утыртылды. Һәр сыйныфка, чәчәк үстерү өчен, җир бүлеп бирелде. Укучылар һәм сыйныф җитәкчеләре, бу эшкә намус белән карап, бик матур чәчәк түтәлләре хәзерләделәр. Бик тиздән бу түтәлләр аллы-гөлле чәчәкләргә күмелер дип өметләнәбез.
-
I республика эзләнү һәм иҗади эшләр конкурсында 19.05.2012

I республика эзләнү һәм иҗади эшләр конкурсында 18 нче май көнне бер төркем башлангыч сыйныф укучылары Яшел Үзән муниципаль районы С.К.Гиматдинов исемендәге Осиново мәктәп гимназиясендә башлангыч сыйныф укучыларының I республика эзләнү һәм иҗади эшләр конкурсында катнашып зур уңышлар белән кайттылар.
Укучыларны һәм укытучыларны уңышлары белән котлыйбыз!
-
Котлыйбыз!
17.05.2012
16 май көнне безнең мәктәпнең 14 укучысы җитәкчеләре Фаляхов З.В, белән район күләмендә узган җәйге спартакиадада катнаштылар һәм матур нәтиҗәләргә дә ирештеләр.
-
“Юл йөрү кагыйдәләрен беләсеңме?”
14.05.2012
9 класс укучылары Хафизов Хәдис, Сәйфуллин Инсаф, 7 класс укучысы Кәримова Гүзәл “Юл йөрү кагыйдәләрен беләсеңме?” дигән темага район газетасы тестларын чиштеләр. Ә 12 май көнне, алар, уңышлы җавап бирүчеләр буларак, ЮХИДИ оештырган компьютер тестларын эшләделәр.










