Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | ulbatsaba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Ильнар Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 25 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 ( 186 ) 187 188 189 190 >>
-
“Тукай эзләре буйлап” 24.04.2012

21-22 апрель көннәрендә Арча шәһәрендә традицион XVIII республикакүләм “Тукай эзләре буйлап” варислар походы үткәрелде. Әлеге поход Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 126 еллыгы һәм Пионериянең 90 еллыгына багышланды. Походта мәктәбебездән педагог-оештыручы Гөлсинә Раяновна һәм 8 нче сыйныф укучысы 3 нче сыйныф укучыларының вожатыйлары Рахимуллина Резеда катнашты.
-
“Фестиваль вкуса» 23.04.2012

21 апрель көнне 10 нчы сыйныф укучылары Габдрахманова Гүзәл һәм Шәяхметова Эльмиралар Алабуга шәһәрендә КФУ тарафыннан “Фестиваль вкуса» дигән темага үткәрелгән республика конкурсында булып кайттылар.
Укучылар өч этапта үзләренең көчләрен сынадылар һәм уңышлы гына чыгыш ясадылар.
Гүзәл һәм Эльмирага алга таба да уңышлар телибез!
-
Мәктәптә өмә 21.04.2012

Бүген мәктәбебез тирә-юнен, бакчасын яфрак калдыкларыннан, башка чүпләрдән арындыру буенча өмә булды. Мәктәп территориясе чистарып, матурланып китте. Һәммәбез дә канәгатьләнү хисләре белән өйләргә таралыштык.
-
Экология айлыгы кысаларында 20.04.2012

Безнең мәктәбебездә экология айлыгы кысаларында 16нчы апрельдән 23нче апрельгә кадәр биология атналыгы үтә. Укытучы Хаҗиева Альфира Рифкатовна атналыкны кызыклы һәм мавыктыргыч итеп оештыра. Укучылар үткәрелгән һәр чарада актив катнашалар.Атналык бик тыгыз, эшлекле һәм күңелле уза.
-
Волейбол зона ярышы
19.04.2012
18 нче апрель көнне район мәктәпләре арасында волейбол буенча зона
ярышы үтте. Безнең мәктәп егетләре – Багавиев Ирек, Фатхриев Илдус, Ибрагимов Рәнис, Гайфуллин Айдар, Мансуров Расыйл, Мубаракшин Айнур 1нче урынны алып финал турына үттеләр. Аларны ярыштагы уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз!
-
Гала-концертта 19.04.2012

Кичә, 18 нче апрель көнне, Саба муниципаль районы мәдәният йортында “Хезмәтемдә юлдаш җыр һәм бию, тормышымда юлдаш җыр һәм моң” исемле авыл җирлекләрендә җиңеп чыккан коллективлар, үзешчәннәр Гала – концертта катнаштылар.
-
“Пробный ГИА”
17.04.2012
Бүген, ягъни 17 апрель көнне 9 нчы сыйныф укучылары мәктәптә рус теленнән “Пробный ГИА” эшлиләр. Имтихан 4 сәгать дәвам итә. Эшләрне дә ГИА бланкларында эшлиләр. Шундый ук имтихан математикадан 20 апрельгә билгеләнде. Аларга имтиханнарда уңышлар телик.
-
IT-лицей-интернат 16.04.2012

14 апрельдә математика фәне белән шөгыльләнүгә сәләтле 6, 7 сыйныф укучыларыбыз Мазитов Райхан, Галавиев Рамазан, Фатхриев Ринат, Рахимуллина Чулпан, Гомәров Азат, Ганиев Ришат Казан Федераль Университет вәкилләре белән очрашуга бардылар. Алар тарафыннан КФУ янында оештырылачак укучылар чакырылды. Бу интернат-мәктәп "Универсиада авылы" микрорайонында урнашачак.
-
«Сандугач керде күңелгә” 16.04.2012

14-16 апрель көннәрендә республикабыз башкаласы Казанда җыр сөючеләрнең бик зур конкурсы - «Сандугач керде күңелгә” узды. Әлеге бәйгедә мәктәбебез сандугач Райнур Мансуров (җитәкчесе Фәрит Гаптелмәҗитович) катнашты һәм бик зур уңышка иреште.
Райнур! Киләчәктә дә зур уңышларга ирешергә язсын!
-
"Аҗаган-2012" 14.04.2012

13 нче апрель көнне Саба муниципаль районы мәктәпләре арасында 5 зонада “Аҗаган-2012” хәрби-гамәли спорт уеннары бәйгесе үтте. Безнең Юлбат мәктәбе командасы Кадет интернат мәктәбендә чыгыш ясады һәм өченче призлы урынга лаек булды. Команда составында Рәхимуллина Резеда (командир), Әмирова Айзилә, Мансурова Лилия, Шакирҗанова Ләйлә, Гайфуллин Айдар, Габдрахманов Зөлфәт, Хәлилов Илнар, Ганиев Ришат, Төхбәтуллин Фәннүрләр чыгыш ясадылар.










