Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | ulbatsaba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Ильнар Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 25 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 181 182 ( 183 ) 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
Казанда – универсиада 03.09.2012

3 нче сыйныфта «Казан – универсиада 2013 нең башкаласы» - дигән темага класс сәгате укучылар өчен мавыктыргыч һәм файдалы үтте. Сыйныф җитәкчесе Низамиева Ф.Ф. презентация аша Казан каласында үтәчәк студент – спортчыларның олимпиа уеннары хакында сөйләде. Универсиаданың талисманы булган “Юни” исемле песи белән таныштырды. Эмблемасын күрсәтеп аның һәр элементы турында аңлатып үтте. Универсиаданың логотипына кергән тюлпан чәчәгенең татар халык орнаментының бер өлеше булуын; аның яшьлек, бәхет һәм җәй символын берләштерүен ишетү укучыларга аеруча кызыклы булды. Сыйныф сәгате югары дәрәҗәдә үтте.
-
1 сентябрь - Белем бәйрәме 01.09.2012

Мәктәбебездә Белем бәйрәме күтәренке рухта узды. Быел мәктәбебезнең 1 сыйныфына 5 укучы тәүге адымнарын атлады. 6 укучы 11 сыйныфны тәмамлаячак. Бәйрәмдә район кунаклары, җирле җитәкчеләр, әти-әниләр дә катнашты. Үзләренең изге теләкләре белән алар бәйрәмгә ямь өстәделәр.
1 сентябрь - Белем бәйрәме белән барыгызны да котлыйбыз, эшегездә зур уңышлар телибез!
-
Укытучыларның август конференциясе 22.08.2012

22 август көнне укытучыларның август конференциясе узды. Укытучыларыбыз Шакирзянова Ф.Г., Каримова Р.Р., Фаляхов З.В. мәгариф өлкәсендәге эшчәнлекләре өчен Мактау грамоталарына лаек булдылар.
Аларны чын күңелебездән уңышлары белән котлыйбыз, исәнлек-саулык телибез!
-
Укытучыларның секция эшләре
17.08.2012
16-17 август көннәрендә Саба кадет интернат-мәктәбе һәм Килдебәк урта мәктәбе базаларында укытучыларның секция эшләре булып узды. Секция эшләрендә 2011-2012 нче уку елы буенча йомгаклау, методик берләшмәләрнең яңа уку елына планнары билгеләнде. Һәр фәннең төп проблемалары буенча алдынгы укытучыларның чыгышлары тыңланды.
Барлык укытучыларыбызга 2012-2013 нче уку елына эшләрендә зур уңышлар, саулык-сәламәтлек телибез!
-
Мәктәп бакчасында эш
06.08.2012
Мәктәбебездә бакчада эш җәйге каникул дәвамында гөрләп бара. Укучылар да, укытучылар да бакча хезмәтенә үзләренең көчләрен куялар. Хәзерге вакытта чүп утау, су сибү белән шөгыльләнәләр. Укытучылар коллективы суган, бәрәңге түтәлләрен чистарталар.
-
"Кояшкай" лагеренда
30.06.2012
30 июньнән 20 июльгә кадәр Гайфуллина Албина, Зайнуллина Ләйсән "Кояшкай" лагеренда ял итәчәкләр. Күңелле яллар сезгә.
-
Чыгарылыш кичәсе
26.06.2012
11 сыйныф укучыларыбыз бүген чыгарылыш кичәсен уздыра. Башта район үзәгендә районыбыз башлыгы Миннеханов Р.Н. , мәгариф бүлеге һәм мәгълүмати методик үзәге хезмәткәрләре исеменнән алдагы тормышларына юлламалар алсалар. Аннары туган мәктәпләре, мәктәп коллективы белән хушлашу кичәсе оештырылды.
-
Лагерь
09.06.2012
Юлбат урта гомумбелем бирү мәктәбендә "Хыял" ял һәм сәламәтләндерү лагереның икенче атнасы да төгәлләнә. "Инглиз теле бездә кунакта" дип исемләнгән әлеге атна лагерь балалары өчен бик тә кызыклы, истә калырлык булды. Инглиз теле укытучыларыбыз әзерләгән мавыктыргыч программа: инглиз телендә җырлар, шигырьләр, кросвордлар һ.б. кызыклы уеннар. Андый җәлеп итәрлек мизгелләрне безгә үзе шул җирләрдә ял иткән укытучыбыз Рәмзия Гәбдрәүфовна бүләк итте.
-
Казанга сәяхәт 08.06.2012

Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл Кырлай диләр...
Казан эчендәге "Шүрәле-Кырлай" паркын лагерь балалары өчен җанландыргыч урын булды.
Бүгенге көнебез "Хыял" лагерена йөрүче балалар белән Казанга сәяхәткә бару. Төрле уеннар уйнау, аттракционнарга керү, табигать кочагында ял итү. Балалар Казаннан шатлыклы һәм кызыклы тәэсирләр белән кайттылар.
-
02.06.2012
"Хыял" лагереның икенче көне матур кояш иртәсе белән башланып китте. Бүгенге көнебез Саба район үзәгенә сәяхәт...










