Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | ulbatsaba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Ильнар Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 25 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 187 ( 188 ) 189 190 >>
-
“Китаплар иленә сәяхәт” 03.04.2012

2 нче апрель Халыкара балалар китабы көне. Шул уңайдан 2 нче апрель көнне Юлбат урта гомумбелем бирү мәктәбендә “Китаплар иленә сәяхәт” һәм “Әкиятне таны” дип аталган кичәләр үткәрелде. Балалар китабы күргәзмәсе куелды. Кичә мәктәп китапханәчесе Мансурова Энҗе Вазиховна һәм Юлбат авыл китапханәчесе Хаҗиева Кадрия Хатмулловналар тарафыннан күтәренке рухта үтте. Кичәдә 6 нчы һәм 3 нче сыйныф укучылары катнашты. Әлеге чарадан балалар бай мәгълүмат белән кайтып киттеләр.
-
Боз сараенда 02.04.2012

Бүген Юлбат урта мәктәбенең 3-4, 8-10 сыйныф укучылары класс җитәкчеләре белән берлектә, язгы каникул кысаларында, Лесхоз боз сараенда рәхәтләнеп шуып, ял итеп кайттылар.
-
"Тамчы-шоу" уены 30.03.2012

29 мартта Юлбат мәдәният йортында шахмат түгәрәге уенчылары, җитәкчесе Каримова Р.Р. , мәдәният хезмәткәре Мансурова С.С. белән берлектә "Тамчы-шоу" уены оештырдылар. Әлеге чарада укучыларыбызның белемнәре төрле өлкәдә сыналды. Тәнәфес вакытындагы музыкаль паузалар кичәгә күтәренке рух өстәде. Балалар әлеге чарадан канәгать калып таралыштылар.
-
"Табышмаклар иленә сәяхәт"
29.03.2012
29 мартта "Драма-вокал" түгәрәге укучылары белән "Табышмаклар иленә сәяхәт" дигән музыкаль кичә узды. Әлеге кичәдә "Тапкырлар" белән "Батырлар" командасы табышмакларга тапкыр җавапларын яудырдылар. Яклаучы укучыларыбыз үзләренең матур шигырьләре, җырлары белән кичәгә ямь өстәделәр.
-
Туган көнегез белән 28.03.2012

Хөрмәтле Рәмзия Габделбаровна!
Энҗе Васыйховна!
Сезне чын күңелебездән үзегезгә генә хас бәйрәмегез туган көннәрегез белән котлыйбыз!
Сезгә озын гомер, саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете, балаларыгызның иминлеген һәм эшегездә зур уңышлар телибез.
Юлбат мәктәбе коллективы.
-
"Теле барның-иле бар"
28.03.2012
28 нче март көнне район мәктәпләре арасында «Теле барның – иле бар»
дигән темага шигырьләр конкурсы үтте.Бу чарага безнең мәктәптән
1нче класс укучысы Фатхриева А., 8 нче класстан Әмирова А., 9 нче класстан
Хамитова Ә., Фәләхова Ф. катнашып, уңышлы чыгыш ясадылар. Һәр укучыга Сертификат һәм балалар өчен чыгарылган календарьлар бирелде. Җиңүчеләр 3 - апрельдә билгеле булачак.
-
24.03.2012

1 сыйныфта дәрестән тыш эшчәнлек дәресләре балаларга файдалы итеп үткәрелә. Бүген , “Мин туган җиремне яратам !” – дип аталган түгәрәк укучылары мәктәп музеенда булдылар. Кызыксынган сораулар бик күп,музейдагы һәрбер мәгълүмат балаларга яңалык иде. Укытучылары һәм тарих белгече сөйләгәннәрне балалар кызыксынып тыңлады.Өйләрендә булган борынгы әйберләрне алып килергә сүз биреп таралышты укучылар.
-
"Туган телем-иркә гөлем" 22.03.2012

Башлангыч сыйныфлар атналыгы кысасында туган телгә багышлап “Туган телем - иркә гөлем” дип исемләнгән бәйрәм-бәйге булды. Шул ук көнне атналыкка йомгак ясалды һәм иң күп “5” ле билгесе алучы ачыкланды. 4 сыйныф укучысы Гайфуллина Альбина - абсолют җиңүче. Ул атна дәвамында 27 “5” ле билгесе алган.
-
Уңышларың белән, Гүзәл!
19.03.2012
17 март көнне Саба аграр көллиятендә район беренчелегенә шашка ярышы булып узды. Хатын-кызлар арасында безнең мәктәптән Кәримова Гүзәл (7 кл) I урынга лаек булды. 18 мартта исә, Р. Нәҗметдинов исемендәге шашка-шахмат мәктәбендә узган блиц-турнирда катнашып, Гүзәл республика күләмендә яхшы нәтиҗәләргә иреште.
-
Математикадан "Авангард"та җиңүчеләр 17.03.2012

Укучылар төрле олимпиада һәм конкурсларда бик теләп катнашалар. 5 нче сыйныф укучылары Галләмова Алсу һәм Гыйльманова Лилияләр «Авангард» регионара математик олимпиадасында катнашып, җиңү яуладылар һәм I дәрәҗә Дипломга лаек булдылар. Котлыйбыз!!










