Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 161 ( 162 ) 163 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
"21 нче гасыр интеллекты" 17.04.2018

13 нче апрель көнне Казан шәһәре Яңа Савин районының аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 146 нчы мәктәбендә, В. И. Андреев исемендәге “21 нче гасыр интеллекты” I фәнни-гамәли конференциясе узды. Чарада гимназиянең 5 нче сыйныф укучысы Әхмәдиева А. II дәрәҗәдәге дипломга лаек булды.
Укучыбызныя котлыйбыз, алга таба да фәнни уңышлар телибез! -
"Озын тәнәфес бәйгесенең гала-концерты узды 16.04.2018

Мәктәп еллары иң матур, рәхәт, күңелле вакытлар. Тырышып белем алу белән беррәттән, укучылар иҗат белән дә шөгыльләнәләр. Алар зур кызыксыну белән төрле-төрле ярышларда, бәйгеләрдә катнашалар.
16 нчы апрель көнне гомум белем бирү оешмалары арасында уздырыла торган “Озын тәнәфес” бәйгесенең гала-концерты узды. Бу чарада безнең гимназия укучылары да катнашты. Без “Зәңгәр күл” вокаль-хореографик номеры белән чыгыш ясадык.
Бәйге нәтиҗәләре буенча гимназиянең музыкаль һәм театраль коллективлары дипломнарга лаек булды. Шулай ук, гимназия коллективы финалист дипломы һәм кубок яулады. 200 дән артык мәктәп арасында, 12 финалист исемлегенә керү безнең өчен зур дәрәҗә.
Барлык укучыларны, укытучыларны әлеге уңышлар белән тәбрик итәбез! Алга таба да иҗади уңышлар телибез! -
"Йөрәкләрдә, күңелләрдә, телебездә Тукай мәңгелек" 11.04.2018

11 нче апрель көнне “Йөрәкләрдә, күңелләрдә, телебездә Тукай мәңгелек” яшь шигырь укучылар бәйгесенең шәһәр этабы узды. Чарада безнең гимназиянең 3 нче, 6 нчы, 10 нчы сыйныф укучылары уңышлы чыгыш ясады. Алар “Г Тукай әсәрләрен иң яхшы башкаручы”, “Иң яхшы инсценировка” номинацияләрендә көч сынаштылар.
Бәйгенең нәтиҗәләре 16 нчы апрель көнне билгеле булачак. -
Экскурсиядә булдык 07.04.2018

7 нче апрель көнне 8 нче сыйныф укучылары Л. Толстой тормышына багышланган музейда булып кайттылар. Укучыларны иң элек татарлар тормышы белән таныштырдылар. Л. Толстойның тәрҗемә әсәрләре турында сөйләделәр. Аның шигырьләрен иң беренче тәрҗемә итүче К. Насыйри булган. Шулай ук аның тормышы, иҗаты, туганнары турында мәгълүмат бирделәр. Ул яшәгән өйне күрү укучылар күңеленә аеруча хуш килде.
-
Куркынычсызлык турында сөйләшик... 06.04.2018

6 нчы апрель көнне “Социумда үз-үзеңне тоту буенча куркынычсызлык кагыйдәләрен формалаштыруда сыйныф җитәкчесенең роле” темасына педсовет узды. Куркынычсызлык турында тирәнтен мәгълүматны, гаилә иминлеге һәм балигъ булмаганнар арасында хокук бозулар профилактикасы инспекторы, Боровкова Дарья Андреевна бирде. Чарада гимназиянең шәфкать туташы – Г.Ә.Сираева һәм психолог – Т.И. Патеева чыгыш ясады. Педсоветны тәрбия эшләре буенча директор урын басары А.Э. Хабирова алып барды. Балалар куркынычсызлыгы темасына, гимназия укытучылары бик күп биремнәр күнегүләр эшләделәр, төрле проблемалардан чыгу юлларын таптылар.
-
4 нче чирекне башлап җибәрдек!
05.04.2018
Менә яңа көчләр белән соңгы уку чиреген дә башлап җибәрдек. Укучылар каникуллардан соң яңа уй-хыяллар, максатлар белән белем дөньясы серләрен төшенергә керештеләр. Укучыларга зур уңышлар телибез! Бу чирек тә башкалары кебек үк уңышлы булсын иде дигән теләктә калабыз!
-
Ата-аталар җыелышы 05.04.2018

5 нче апрель көнне “Социумда үз-үзеңне тоту буенча куркынычсызлык кагыйдәләрен формалаштыруда әти-әниләрнең роле” темасына ата-аналар җыелышы узды. Әти-әниләр белән балалар куркынычсызлыгы темасына әңгәмә үткәрелде, 3 нче чирек өлгереше анализланды. Шулай ук балалар тормышына караган башка мөһим мәсьләләр хәл ителде.
-
Сыйныф сәгатьләре узды 04.04.2018

Бүген, 4 нче апрель көнне, барлык сыйныфларда “Куркынычсызлык дәресе” темасына сыйныф сәгатьләре узды. Кемерово фаҗигасе булу сәбәпле, сыйныф сәгате бер минутлык тынлыктан башланды. Укучылар язгы, куркыныч табигать шартларында һәм кешеләр күпләп җыела торган урыннарда үз-үзеңне тоту буенча куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерде.
-
"Театр яктылыкка, нурга илтә!.." 27.03.2018

Бүген, 27 нче март көнне, Фатиха Аитова исемендәге 12 нче татар гимназиясендә халык язучысы, күренекле драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин исемендәге укытучыларның һәм укучыларның V республика конференциясе узды. Чарада укучыларыбыз ике номинациядә җиңү яулады.
10-11 нче сыйныф укучылары тарафыннан тәкъдим ителгән чыгыш “Драматургия. “Театр яктылыкка, нурга илтә!..” (сәхнәләштерү) номинациясендә III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. 10 нчы сыйныф укучысы Фаекова Д. “Журналистика. Кызыл тышлы дәфтәрдән” номинациясендә I урын яулады.
Укучыларны уңышлары белән тәбрик итәбез, алга таба да уңышлар теләп калабыз! -
"Илебездә, телебездә, күңелләрдә Г. Тукай мәңгелек" бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле булды
22.03.2018
Укучыларыбыз 15 нче март көнне “Илебездә, телебездә, күңелләрдә Г. Тукай мәңгелек” исемле бәйгедә катнашып призлы урыннар яуладылар. 3 нче сыйныф укучысы Хадиева Д. “Г. Тукай шигырьләре” номинациясендә 1 нче урынга лаек дип табылды. 2 нче сыйныф укучысы Абдуллина З. “Авторлык әсәре” номинациясендә 2 нче урынга лаек булды. 6 нчы сыйныф укучысы Нуруллина Л. “Г. Тукай шигырьләре” номинациясендә 1 нче урын яулады. 5 нче сыйныф укучысы Закирова И. “Авторлык әсәре” номинациясендә үз иҗат җимешен тәкъдим итте. Ул 2 нче урынга лаек дип табылды. Иҗат коллективы “Иң яхшы инсценировка” номинациясендә 1 нче урынны яулады.
Барлык җиңүчеләрне тәбрик итәбез, алга таба да иҗади уңышлар теләп калабыз!














