Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 ( 168 ) 169 170 >>
-
Табигать фәннәре айлыгы башланып китте 10.01.2018

Яңа уку чиреге белән беррәттән табигать фәннәре айлыгы да башланып китте. Шул максаттан укучылар стена газеталарыннан күргәзмә эшләделәр. Газеталарда олимпия уеннары, сәламәт яшәү рәвеше, география, химия, биология фәннәре турында кызыклы мәгълүматлар яктыртылган. Әлеге мәгълүматларга бай газеталар кече сыйныфлар өчен дә кызыклы. Андагы мәкаләләр нәни укучылар өчен киләчәктә өйрәнәчәк фәннәр дөньясын ача.
Табигать фәннәре айлыгы кысаларында үткәреләчәк чаралар әле дәвам итәчәк.Укучылар, сезне чараларда актив катнашырга чакырабыз. -
Яңа уку чиреге башланды 09.01.2018

Менә көтеп алган кышкы каникуллар да узып китте. Укучылар яңа көчләр белән белем алу процессына керештеләр. Бүген мәктәп коридорында укучыларның шат авазы, фикер алышуы яңгырып торды. Нәни укучылар китапханәгә ашыкты, укылган китапларын алыштырды. Дәресләр дә бүген башкачарак, җанлырак үтте. Һәр укучы үз фикерен белдерергә тырышты, каникулда туплаган белемнәре белән уртаклашты.
Кадерле укучылар һәм укытучылар! Сезгә яңа уку чирегендә фәнни һәм иҗади уңышлар теләп калабыз. Белем алуда яңа үрләр яулавыгызны телибез! -
Котлыйбыз! 28.12.2017

Гимназиябез белемле, алдынгы карашлы, креатив, тырыш, хезмәт сөючән укытучыларга бик бай. Шундый мөгаллимнәребезнең берсе - физика укытучысы Хабиров Радик Риф улы. Ул гимназиябездә быел беренче тапкыр гына белем бирсә дә, инде бик зур үрләр яуларга өлгерде. Шәһәркүләм оештырылган “Казан шәһәренең ел укытучысы – 2018” бәйгесенең район этабында катнашып, “Предмет укытучысы” номинациясендә беренче урынга лаек дип табылды.
Без сезнең кебек яңалыкка, үсешкә омтылучы укытучылар белән горурланабыз һәм эшегездә иҗади, фәнни уңышлар теләп калабыз! -
Яңа ел бәйрәме 27.12.2017

Бүген, 27 нче декабрь кѳнне, башлангыч сыйныф укучылары К. Тинчурин исемендәге дәүләт драма һәм комедия театрында кунакта булып кайттылар. Театрда балалар өчен махсус яңа ел чарасы оештырылды. Әлеге чарада балалар чыршы тирәли җырлар җырлап әйләнделәр, уеннар уйнадылар. Шулай ук артистлар тарафыннан күрсәтелгән Яңа ел спектаклен карадылар. Бәйрәм балаларга бик ошаган. Алар әле гимназиягә кайткач та, бәйрәмнән алган кичерешләре белән уртаклаштылар.
Укучыларга матур бәйрәм күрсәткәннәре өчен, К.Тинчурин исемендәге дәүләт драма һәм комедия театрына рәхмәт белдерәбез! -
Безгә кунакка Кыш бабай һәм Кар кызы килде 27.12.2017

Бүген, 27 нче декабрь көнне, гимназиягә кунакка Кыш бабай һәм Кар кызы килде. Алар башлангыч сыйныф укучыларын бәйрәм белән котлап, бүләкләр тапшырдылар. Нәни укучылар Кыш бабайга шигырьләр сөйләделәр, Кар кызы белән уйнадылар. Тылсымлы капчыкны сихерләү, бүләкләр алу балаларның күңеленә аеруча хуш килде.
Чараны оештыруда ярдәм иткән һәркемгә гимназия исеменнән рәхмәт белдерәбез!
Кадерле укучылар! Сезне якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрик итәбез. Сезгә озын гомер, ныклы сәламәтлек, укуыгызда иҗади һәм фәнни ачышлар теләп калабыз! Гимназиянең горурлыгы булып, яңа елда да яңа үрләргә ирешергә язсын сезгә! -
"Яңа ел караокесы" 26.12.2017

Бүген, 26 нчы декабрь көнне, “Яңа ел караокесы” исемле җыр конкурсы узды. Укучылар яңа елга багышлап матур җырлар башкардылар. Һәр сыйныф матур костюмнар, номер өчен кирәкле атрибутлар әзерләгән, биюләр өйрәнгән иде. Җырлар татар, рус инглиз, кытай телләрендә башкарылды. Шундый матур җыр бәйрәме бүләк иткәннәре өчен барлык сыйныфлага да рәхмәт белдерәбез.
Бәйгенең нәтиҗәләре түбәндәгечә билгеләнде:
1-2 сыйныфлар арасында:
1 нче урын – 1 нче А сыйныфы;
2 нче урын – 2 нче А сыйныфы;
3 нче урын – 1 нче В сыйныфы,
2 нче Б сыйныфы;
3-4 нче сыйныфлар арасында:
1 нче урын – 3 нче А сыйныфы;
2 нче урын - 4 нче Б сыйныфы;
3 нче урын – 3 нче Б сыйныфы,
4 нче В сыйныфы;
5-6 нче сыйныфлар арасында:
1 нче урын – 5 нче Б сыйныфы;
2 нче урын – 6 нчы А сыйныфы;
3 нче урын – 5 нче В сыйныфы;
7-8 нче сыйныфлар арасында:
2 нче урын – 7 нче Б сыйныфы,;
8 нче Б сыйныфы,
3 нче урын – 8 нче А сыйныфы;
9-10 нчы сыйныфлар арасында:
1 нче урын – 10 нчы А сыйныфы;
Барлык сыйныфлар арасында:
Гран-при- 9 нчы Б сыйныфы.
Җиңүчеләрне тәбрик итәбез! -
Яңа елга әзерлек бара 25.12.2017

Икенче чирек бетәргә дә санаулы гына көннәр калып бара. Укучылар тырышып укыйлар, контроль эшләр эшлиләр һәм Яңа ел бәйрәменә әзерләнергә дә онытмыйлар. Балалар бергәләшеп сыйныфлар бизәделәр, стена газетлары чыгардылар, җырлар өйрәнделәр. Бу көннәрдә җыр бәйгесенә әзерлек эшләре бара. Һәр сыйныф репетицияләр ясый, костюмнар әзерли, номерны сәхнәдә уңышлы тәкъдим итү юлларын эзли.
Иртәгә узачак бәйгедә барлык сыйныфларга да уңышлар теләп калабыз! -
Талантлы укучылар 22.12.2017

Безнең гимназиядә бик талантлы, кызыксынучан укучылар белем ала. Алар яңалыклар белән кызыксыналар һәм үзләре дә яңа әйберләр уйлап чыгарырга яраталар. Шундый укучылар 2 нче А сыйныфында да укый. Алар үзләре өчен төрле башваткычлар, ребуслар, әкиятләр, кызыклы хәлләр, раскрасскалар һ.б шундый эшләрдән торган журнал уйлап тапканнар. Әлеге журналның үзенчәлеге шунда: аның эчендәге барлык тупланган биремнәр һәм әкиятләрне 2 нче сыйныф укучылары үзләре уйлап тапканнар. Хезмәтләренә “Ромашка” дип исем биргәннәр.
Афәрин укучылар! Сезгә яңадан-яңа ачышлар теләп калабыз! -
Э.Н. Успенскийга 80 яшь! 22.12.2017

Декабрь аенда бик күп күренекле, талантлы кешеләр дөньяга килгән. Без гмназиябездә әлеге язучы, галимнәрнең юбилейларын искә алабыз. Бүген дә Э.Н. Успенскийның 80 яшьлек юбилеена багышланган бәйрәм үткәрелде. 4 нче В сыйныфы, Эльвира Дамировна җитәкчелегендә, бик матур, мәгълүмати чара күрсәттеләр. Беренче һәм икенче сыйныфлар өлкән иптәшләре тарафыннан куелган мультфильмнардан өзекләрне карадылар, кызыклы мәгълүматлар тыңлап, сорауларга җавап бирделәр.
Шундый кызыклы чара оештырганнары өчен Эльвира Дамировнага һәм 4 нче сыйныф укучыларына рәхмәт белдерәбез! -
Яңа ел стена газеталары 22.12.2017

Яңа ел бәйрәме якынлашу белән гимназия җанлана, бәйрәмгә әзерләнә башлый. Укучылар игълан ителгән төрле чараларга әзерләнәләр, күп фәннәрдән контроль эшләр эшлиләр.
Шундый кызыклы чараларның берсе Яңа ел бәйрәменә багышланган стена газеталары бәйгесе. Һәр сыйныф бергәләшеп, укытучыларны һәм укучыларны яңа ел белән котлап матур газеталар эшләделәр. Һәр сыйныф үзенә бер юнәлешне максат итеп алган. Кемдер гимназияне котларга теләгән, кемдер яңа ел бәйрәмен рәсемнәрдә күрсәтергә тырышкан, кемдер үзенчәлекле идеялар белән шаккаттырырга теләгән. Барлык эшләр дә бик матур, берсен дә аерып алып бәя биреп булмый. Шуңа күрә һәр эшкә номинацияләр бирергә уйладык:
1 нче А сыйныфы – “Иң бердәм эшләнгән газета”,
1 нче Б сыйныфы – “Иң күңелле газета”, “Иң матур рәсемле газета”,
1 нче В сыйныфы – “Иң самими газета”,
2 нче А сыйныфы – “Иң шигъри газета”,
2 нче Б сыйныфы – “Иң креатив газета”,
2 нче В сыйныфы – “Иң үзенчәлекле газета”,
3 нче А сыйныфы – “Иң креатив газета”,
3 нче Б сыйныфы – “Иң иҗади газета”,
3 нче В сыйныфы – “Иң бәйрәмчә газета”,
4 нче А сыйныфы – “Иң масштаблы газета”,
4 нче Б сыйныфы – “Иң кызыклы газета”,
4 нче В сыйныфы – “Иң үзенчәлекле”,
5 нче А сыйныфы – “Газета-рәсем”,
5 нче Б сыйныфы – “Башваткычларга бай газета”,
5 нче В сыйныфы – “Иң оригиналь газета”,
6 нчы А сыйныфы – “Иң мәгълүмати газета”,
6 нчы Б сыйныфы – “Иң үзенчәлекле газета”
7 нче А сыйныфы – “Газета-рәсем”,
7 нче Б сыйныфы – “Иң бәйрәмчә газета”,
8 нче А сыйныфы – “Иң кызыклы газета”,
8 нче Б сыйныфы – “Иң мастаблы газета”,
8 нче В сыйныфы – “Котлауларга бай газета”,
9 нчы А сыйныфы – “Тарихи мәгълүматларга бай газета”,
10 нчы Асыйныфы – Иң мәгълүмати газета”.
Бәйгедә катнашучыларны тәбриклибез һәм якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлыйбыз!














