Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << ( 171 ) 172 173 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
Рәсем бәйгесе 11.12.2017

Бүген, 11 нче декабрь көнне, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә быгышланган декада кысаларында рәсем күргәзмәсе узды. Укучылар “Яхшылык җир буйлап атлый” темасына матур-матур рәсемнәр ясаганнар иде. Һәр укучы әлеге теманы үз карашларыннан чыгып яктырткан.
Афәрин , укучылар! Алга таба да сездән шундый үзенчәлекле эшләр көтеп калабыз! -
Ватаныбыз батырлары 11.12.2017

9 нчы декабрь көнне безнең илдә Ватан геройлары көне билгеләп үтелә. Бу дата 2007 нче елда , РФның Дәүләт думасы тарафыннан билгеләнә.
Ни өчен нәкъ менә 9 нчы декабрь? Чөнки бу көнне 1769 нчы елда иң кыю, батыр солдатларны, Екатерина II орден белән бүләкли. Хәзерге көндә дә әлеге эш яңадан торгызылды. Бу көнне Советлар Союзы һәм Россия Федерациясе геройларын Кремльдә махсус орден медальләр белән бүләклиләр.
Безнең гиназиядә дә әлеге бәйрәмне онытмыйлар. Укытучылар тарих дәресләрендә, сыйныф сәгатьләрендә әлеге темага караган лекцияләр үткәрәләр. -
Халыкара хокук көне 11.12.2017

Бу атнада тарих дәресләрендә, Халыкара кеше хокуклары көненә багышланган биш минутлыклар уза. Бу бәйрәм 1950 нче елның 10 декабреннән һәр ел билгеләп үтелә.
Һәр елны бәйрәм төрле лозунг астында үтә. Мәсәлән: “Минем тавышым мәгънәгә ия”, “Кеше хокукларын таныйбыз!”, Башка кеше хокуклары өчен көрәш!” һ.б.
Ә һәр биш ел саен кеше хокуклары белән бәйле БМО премиясен тапшыру тантанасы уза. Кеше хокукларын яклауга үзеннән зур өлеш керткән кешеләр бүләкләнә.
Ә без үз чиратыбызда, әлеге биш минутлыкларда үзебездән әлеге зур эшкә өлеш кертергә тырыштык. Укучыларны әлеге чарага җәлеп иттек. -
Театр яктылыкка, нурга илтә... 09.12.2017

8 нче декабрь көнне, гимназиянең 7-11 нче сыйныф укучылары К. Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрда булып кайтты. Укучылар Кәрим Тинчуринның "Назлы кияү" спектаклен карадылар. Әлеге чара укучыларда татар сәнгатенә мәхәббәт уяту, җәмгыять урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәнү өчен оештырылды.
Кызыклы сәяхәттән укучылар да, укытучылар да кәнәгать калдылар. Мондый кызыклы чара соңгысы булмас дигән теләктә калабыз. -
Гаилә бәйрәме 09.12.2017

9 нчы декабрь көнне 4 нче сыйныф укучылары “Гаилә бәйрәме” уздырдылар. Укучылар иң якын кешеләренә багышлап җырлар җырладылар, биюләр биеделәр, матур шигырьләр сөйләделәр. Ә бәйрәм ахырында әти-әниләренә үз куллары белән ясаган магнитлы йөрәкләр бүләк иттеләр. Әлеге матур бәйрәм әти-әниләргә дә, укучыларга да бик ошады.
Гаилә кыйммәтләрен саклау һәм мәктәп белән әти-әниләр арасын якынайткан өчен Эльвира Дамировнага рәхмәт белдерәбез! -
Әбиемнең сандыгы 09.12.2017

8 нче декабрь көнне, 5 нче сыйныф укучылары, Хөснетдинова Э.Р. җитәкчелегендә, “Әбиемнең сандыгы” исемле бәйгедә булып кайттылар. Әлеге чара гореф-гадәтләрне саклау һәм халык авыз иҗатына хөрмәт хисе тәрбияләү максатыннан оештырыла. Бәйгенең кагыйдәләре буенча татар телендә берәр әкият яки мәсәл сәхнәләштерелергә тиеш.
Безнең укучыларыбыз “Зөһрә” әкиятен хөкемдарлар игътибарына тәкъдим иттеләр. Һәр укучы үз ролен аңлап, күңелен биреп уйнарга тырышты.
Гимназия данын яклап шундый матур сәхнә әсәре тәкъдим иткәннәре өчен, 5 нче сыйныф укучыларына һәм җитәкчеләренә рәхмәт белдерәбез! -
Шахмат турниры үтә 08.12.2017

7 нче декабрь көнне, математика һәм информатика кысаларында, беренче сыйныфлар арасында шахмат турниры узды. Күп нәни укучылар өчен әлеге турнир беренчесе булды. Шахмат уенынын үз итүче малайлар һәм кызлар бик яратып, кызыксынып, мавыгып шахмат уйнадылар. Уен балаларның логик фикерләвен дә, акыл үсешен дә, игътибарлылыгын да үстерә. Әлеге турнирда катнашырга теләк белдерүчеләрнең күп булуы безне аеруча сөендерде.
Җиңүчеләргә килгәндә финал ярышларына Абдрахманов А. Һәм Малышев А. чыктылар. Укучыларны җиңүләре белән котлыйбыз! Алдагы уеннарда уңышлар телибез. -
Кыш бабайга хат 08.12.2017

1 нче Б сыйныфында “Кыш бабайга хат” акциясе башланып китте. Балалар бик тырышып, иң ихлас теләкләрен Кыш бабайга язалар. Декабрь ахырына кадәр укучылар якынлашып килүче Яңа ел белән дусларын, сыйныфташларын укытучыларны котлый алачак.
Укучылар тырышып открыткалар, матур бизәкле хатлар язалар. Ә хатны язарга аларны укыучылары Азалия Рависовна әйләнә-тирә дөнья дәресендә өйрәтә икән.
Шундый кызыклы акцияләр, чаралар оештырганы өчен Азалия Рависовнага һәм аларда актив катнашканнары өчен 1 нче сыйныф укучыларына рәхмәт белерәбез! -
Баскетбол ярышы 08.12.2017

1 нче декабрь көнне, гимназиябез егетләре баскетбол ярышларында булып кайтты. Егетләребез бик яхшы уен күрсәттеләр. Җитезлек, кыюлык, уен кагыйдәләрен яхшы белү һәм хәйләкәрлек күрсәтеп җиңү яуладылар.
Вахитов һәм Идел буе гомум белем бирү оешмалары арасында гимназия данын яклаганнары өчен егетләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Алга таба да зур җиңүләр нысыйп булсын! -
Шахмат турнирына рәхим итегез! 07.12.2017

Гимназиядә 7-22 нче декабрь көннәрендә шахмат турнирлары узачак. Ярыш безнең гимназиянең 29 нчы кабинетында уза. Ярышлар турында төгәл мәгълүматны бирелгән рәсемнән күрә аласыз. Җиңүчеләрне бүләкләү һәм турнирның ябылышы 22 нче декабрьгә билгеләнгән.
Турнирда катнашырга теләк белдерүче барлык укучыларны бәйгедә көтеп калабыз!














