Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 171 172 173 174 ( 175 ) 176 177 178 179 180 >>
-
Башлангыч сыйныфлар атналыгы 16.11.2017

Ноябрьнең бу атнасы башлангыч сыйныфлар атналыгы дип игълан ителде. Укытучылар башлангыч сыйныфта кызыклы чаралар, ачык дәресләр үткәрделәр.
Бүген шундый ачык дәресләрнең берсен 2 нче сыйныфта карадык. Укытучылары Анжелика Евгеньевна әйләнә-тирә дөнья дәресендә “Бүлмә үсемлекләре” темасына бик эчтәлекле, кызыклы дәрес күрсәтте. Дәрес үз эченә рәсем, технология, информатика дәресләрен берләштергән (интегрированный) иде. Анда кызыклы биремнәр, төркемнәрдә эшләү, парлап эшләү, табышмаклар чишү, микроскоп белән мамыкны тикшерү һ.б. шундый алымнар кулланылды. Дәресне карарга укытучылар һәм әти-әниләр килгән иде. Ачык дәрес бик уңышлы үтте һәм методистлар, укытучылар тарафыннан югары бәяләнде. -
Котлыйбыз! 15.11.2017

Бүген, 15 нче ноябрь көнне, гимназиядә тырышып хезмәт куючы укытучыларга мактулы грамоталар тапшырылды. Тормышын мәктәпкә, укучыларга багышлаган, бөтен күңелен биреп укучыларны тәрбияләгән, актив укытучыларны, гимназия директоры, Гөлфия Гаязовна тәбрикләде. Әлеге укытучылар арасында башлангыч сыйныф укытучылары Анжелика Евгеньевна, Эльвира Дамировна, куркынычсызлык нигезләре фәне укытучысы Ринат Хәмзович, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ольга Владимировна, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Айгөл Эрнстовна да бар иде.
Хөрмәтле укытучылар! Алдагы тормышыгызда иҗади һәм фәнни уңышлар, гаилә бәхете, эшегездә яңа үрләр яулавыгызны теләп калабыз! -
Укытучылар имтихан тапшырды 14.11.2017
Бүген, 14 нче ноябрь көнне, гимназиядә укытучылар, тәрбиячеләр һәм педагоглар өчен квалификация күтәрү имтиханнары узды. Тестлар эшләү өчен Вахитов һәм Идел буе районнары укытучылары гимназиягә килгән иде. Әлеге сынауда 600 дән артык укытучы катнашты. Гимназия укытучыларга җиңел, авырлыкларсыз гына имтиханны үтү өчен барлык шартларны да булдырырга тырышты. Бүгенге көн барлык укытучылар, тәрбиячеләр, педагоглар өчен уңышлы үткәндер дигән теләктә калабыз! -
100 еллык юбилей кичәсендә актив катнашкан укучыларны бүләкләү 13.11.2017

Бүген, 13 нче ноябрь көнне, гимназиянең 100 еллык юбилей кичәсендә актив катнашкан укучыларга рәхмәт хатлары тапшырылды.
Концертта берсеннән-берсе матур җырлар, биюләр башкарган, ике-өч, хәтта дүрт номерда катнашкан актив укучылар бүген макту кәгазьләренә ия булдылар. Сезнең мәктәп тормышында актив катнашуыгыз безгә яңа үрләр яуларга ярдәм итә. Уңышлы белем алу белән беррәттән иҗат белән шөгыльләнүегез, сезнең актив, тырыш, заман белән бергә атлаучы укучылар икәнлегегезне исбатлый.
Алга таба да шундый ук актив, тәрбияле, тырыш булып калыгыз! Сезгә укуыгызда уңышлар телибез! -
“Дуслык һәм аңлашу” дәресе 10.11.2017

9 нчы ноябрь көнне, 7 нче сыйныф укучылары Әлфия Әдисовна җитәкчелегендә, “Халыклар дуслыгы йорты”нда узган чарада булдылар. Казан шәһәре укучыры “Дуслык һәм аңлашу” дәресендә бер-береңә толерантлы булу турында фикер алыштылар. Мондый форматтагы чара укучыларга бик ошады.
Башта укучылар милләтләр арасында мөнәсәбәтләр турында видеоязмалар карадылар, ә соңыннан һәр укучы бу темага үз фикерен белдерде. “Ботинка”, “Минем халкым кем?”, “Карбыз” һ.б. исемле видеоязмалар, укучыларны кызыклы темаларга уйландырды.
Үз илебездә дус-тату яшәү, бер-беребезгә ярдәм кулы сузу - иң мөһим әйберләрнең берсе. Үсеп килүче буын әлеге кыйммәтләрне аңлаганда гына, илебездә тынычлык, матур тормыш хөкем сөрер. -
Безнең турыда күбрәк белергә теләсәгез, “Татарлар” тапшыруын карамый калмагыз! 09.11.2017

Бүген гимназиядә зур вакыйга булып узды. “ТНВ” телерадиокомпаниясеннән, “Татарлар” тапшыруы өчен материал әзерләү максатыннан, журналистлар килгән иде. Бер гасырлык тарихы булган гимназия белән чит төбәкләрдә яшәгән татарларны якыннан таныштыру өчен бик эчтәлекле материал төшерелде.
Укучыларга әлеге видеотасмага төшү процессы бик ошады. Катнашкан һәр укучы тамашачыларга тулы, матур, мәгънәле фикер җиткерергә тырышты.
Киләсе атнага күрсәтеләчәк әлеге тапшыруда сез мәктәп тарихы, мәктәптә эшләп килүче укучылар үзидарәсе эшчәнлеге, музей, актив, иҗади укучылар, гомумән, гимназия тормышы турында тулы мәгълүмат ала аласыз. Безнең турыда күбрәк белергә теләсәгез, “Татарлар” тапшыруын карамый калмагыз! -
Мәктәп китапапханәсенә экскурсия 08.11.2017

Бүген, 8 нче ноябрь көнне, гимназиянең нәни укучылары, беренче сыйныфлар, Азалия Рависовна җитәкчелегендә, мәктәп китапапханәсендә экскурсиядә булдылар. Аларга яңа, зур, кызыклы дөнья ачылды. Китапханәче, Фирая Разыйховна, балаларга китапның кеше тормышында тоткан урыны һәм аларга сакчыл караш тәрбияләү турында сөйләде. Укучылар мәктәп китапларының кайда саклануы турында белделәр. Китапларны өйгә алу, аны вакытында китапханәгә кайтару, һәр кешенең китапханә карточкасы булуы турында кызыклы лекция тыңладылар. Нәни укучылар шундый файдалы танышудан бик кәнәгать калдылар. Беренче сыйныф укучылары сүзләренә караганда, аларга китапханәдә кызыклы, матур китапларның күп булуы бик ошаган.
-
“100 бишле” акциясенә йомгак ясалды 08.11.2017

Бүген “100 бишле ” акциясенә йомгак ясалды. Әлеге чараның максаты: укучыланы яхшы белем алуга дәртләндерү, этәрү иде. Нәтиҗәләр безне бик куандырды. Беренче чирек буена 100 һәм анннан да күбәк бишле алган укучылар саны 25 тән артык иде. Бер-ике билге җитеп бетмәү белән конкурстан төшеп калучылар да күп булды. Бәйгедә җиңүче дип 7 сыйныф укучысы Габдрахманов А. билгеләнде. Ул беренче чиректә 138 бишле җыярга йөлгергән.
Барлык укучылар да бик молодцы! Юбилей кичәсенә бик актив әзерләнү, белем алуга игътибар һәм омтылышларын киметмәгән. Әлеге укучылар безнең гимназиябезнең горурлыгы! -
Икенче уку чиреген башлап та җибәрдек 07.11.2017

Бүген икенче уку чиреген башлап та җибәрдек. Укучылар һәм укытучылар, яңа көчләр туплап, янәдән белем бирү процессына кереп “чумдылар”. Укучылар озак күрешмәгән иптәшләре белән, каникул буе җыелган кичерешләрен уртаклашып туя алмады. Бүген гимназиянең һәр почмагында, шау-гөр килеп, фикер алышкан балалар тавышын ишетергә була иде. Китапханәдә дә укучылар аеруча күп. Каникулда укыган китапларын алыштырырга теләк белдерүчеләр хәйран иде.Укучылар һәм укытучылар арасында үткән юбилей кичәсе турында фикер алышучылар күп иде.
Гимназиянең 100 еллык юбилеена багышланган бәйгеләр әле дә дәвам итә. Укучыларны әлеге акция, проектларда актив катнашырга чакырабыз! -
Гимназиянең 100 еллык юбилеена багышлап үткәрелгән проектларның нәтиҗәләре 01.11.2017

Гимназиянең 100 еллык юбилеена багышлап бик күп проектлар игълан ителде. Алар арасында “100 чәчәк”, “100 проект”, “100 бишле”, “100 рәсем” бәйгеләре бар иде. Күбесенә инде нәтиҗәләр дә чыгарылды. Ә бүген чираттагы проект, “100 автор” бәйгесен йомгаклыйбыз. Әлеге бәйгедә балангыч сыйныф укучылары актив катнаштылар. Бигрәктә, Азалия Рависовна җитәкчелегендәге, 1 нче Б сыйныфы бик күп иҗат җимешләре тәкъдим иткән иде.














